Башкортстан илнең бакчачылык белән шөгыльләнүче төбәкләреннән шактый ерак урнашкан. Шуның өчен халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында республика җитәкчелеге ул елларда зур эш башкара. 1926 елда Урал төбәгендә беренчеләрдән булып БАССР Совнаркомы Башнаркомземның Топорнино (Кушнаренко) тәҗрибә-помология (сорт чыгару) терәк пунктын төзү турында карар кабул итә. Ул 1936 елда — Башкортстан җиләк-җимеш тәҗрибә станциясе, 1956 елда тәҗрибә бакчасы итеп үзгәртелә. Бүген ул Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының Кушнаренко җиләк-җимеш һәм виноград селекциясе үзәге дип атала.
Соңгы елларда Русиядә булып үткән үзгәрешләр нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җиләк-җимеш продукциясе җитештерү сизелерлек кимеде. Шуны да билгеләп үтү урынлы булыр: хәзер илдә бакчачылык продукциясенең 81 проценты шәхси җиләк-җимеш бакчаларында җитештерелә. Күпләр үзенең азык-төлек запасын шәхси бакчалары исәбенә тулыландыра. Русиядә шәхси хуҗалыкларда елына бер кешегә — 20-25, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 3-4 килограмм җиләк-җимеш үстерелә. Икътисади кризис чорында моңа кадәр ташланган, эшкәртелмәгән бакчаларда да бәрәңге, кишер, кәбестә үстерүчеләр артыр дип көтелә.
— Башкортстан коллектив бакчалар мәйданы буенча Урал төбәгендә һәм Русиядә алдынгы урыннарның берсендә тора. Республиканың табигать-климат шартлары катлаулы. Шуңа күрә бакчачылыкны үстерү өчен безнең шартларга яраклашкан, зона һәм туфрак үзенчәлекләрен исәпкә алып, мул уңыш бирүче җиләк-җимешнең сортларын сайлап алырга, аларны үстерүнең агротехник чараларын да эшләргә кирәк. Республика бакчачыларын яхшы үсенте материал белән бары тик Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институтының Кушнаренко җиләк-җимеш һәм виноград селекциясе үзәге тәэмин итә. Ул — республикада бердәнбер шундый үзәк, — ди институт директорының беренче урынбасары Әхмәт Сәхибгәрәев. — Биредә югары технологик һәм тәм сыйфатлы, чирләргә бирешми торган җиләк-җимеш культураларының яхшы продукция бирүче сортларын чыгару буенча гыйльми тикшеренүләр үткәрелә. Биш культура: алма, груша, кара һәм алтынсыман карлыган, виноград буенча эш алып барыла. Соңгы 15 елда Кушнаренко селекция үзәгендә алманың — 7, грушаның — 1, кара карлыганның — 4, алтынсыман карлыганның — 6, виноградның 5 сорты чыгарылды. Грушаның — 2, кара карлыганның — 3, крыжовникның 1 сорты дәүләт сынавына тапшырылды. Барлык сортлар да югары уңыш бирә.
Медицина нормасы буенча, кеше елына 70-80 килограмм җиләк-җимеш ашарга тиеш. Асылда исә әле аны куллану 15-20 проценттан артмый. Шуңа да Русиядә яшәүчеләрнең 70 проценттан артыгы авитаминоз кичерүе бер дә гаҗәп түгел.
Бакчачылар соңгы вакытта традицион булмаган культуралар — абрикос, айва, актинидия үстерә башлады. Бакчачыларның сорауларын исәпкә алып, институт галимнәре бу культураларның сортларын өйрәнә һәм сыный. Аларның югары уңыш бирүче сортлары өйрәнелеп, безнең шартларда үстерү өчен тәкъдим ителде.
2006 елда — “Башкортстанда бакчачылык”, 2008 елда — “Урал төбәгендә җиләк-җимеш бакчасы”, ә 2012 елда “Башкортстан Республикасында җиләк-җимеш культуралары” дип аталган һәм институт галимнәре әзерләгән гаять файдалы китаплар дөнья күрде. Бу хезмәтләрдә байтак файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.
Әле Кушнаренко селекция үзәгендә “урак өсте” — җиләк-җимешнең утырту материалын сату башланды. Биредә һәвәскәр бакчачыларга алма, груша, алтынсыман һәм кара карлыган, крыжовник, кызыл миләш, балан, гөлҗимеш, кура җиләге үсентеләрен тәкъдим итәләр. Узган елда институт 12 мең данә җиләк-җимеш үсентесе сатты.
— Узган гасырның 70-80нче елларында җиләк-җимеш мәйданнары буенча Башкортстан Урал зонасында беренче урында иде. Хәзер исә 12 җиләк-җимеш совхозыннан 2-3 кенә хуҗалык калды, — ди институтның әйдәүче гыйльми хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Мәхмүдә Әбдиева. — Күмәк хуҗалыкларда җиләк-җимеш җитештерүнең сизелерлек кимүенең төп сәбәбе — бакчалар “картаюы”, көндәшлек һәм продукциянең рентабельлеге түбәнлеге, матди-техник база искерүе.
Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү институты галимнәре фикеренчә, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен зур матди һәм хезмәт ресурслары таләп ителә. Көндәшлек түбән, үстерелгән продукциянең бәясе арзан булганлыктан, тармакны үстерүгә инвесторларны җәлеп итү гаять катлаулы. Фермерлар һәм шәхси эшкуарлар да бу катлаулы һәм кыйммәтле эшкә алынырга ашыгып бармый. Мисал өчен, 1 гектар алма бакчасы утырту өчен — 800-900, чия, слива, җимеш куаклары утыртырга — 400-500, җир җиләге утырту өчен 500-600 мең сум акча таләп ителә. Бакчачылыкны уңышлы үстерү дәүләт ярдәменнән башка мөмкин түгел. Әлеге вакытта субсидияләр чыгымнарның 10-20 процентын гына каплый. Республикада бакчачылыкны үстерү өчен яңа бакчаларга субсидия күләмен арттырырга, аларга югары уңыш бирүче яңа сортлар утыртырга; Башкортстанның барлык табигать зоналарында чиста сортлы утырту материалы сатучы хуҗалыклар булдырырга; утырту материалының сыйфатын тикшерүне көчәйтергә һәм илнең ерак төбәкләреннән аларны алып кайтып сатуны тыярга; халыктан җиләк-җимешне сатып алуны оештырырга, җиләк-җимешне саклау һәм эшкәртү пунктлары төзергә; махсус бакча техникасын сатуны оештырырга кирәк. Башкортстанда бакчачылык тармагын үстерү буенча республика программасын эшләргә һәм кабул итәргә дә вакыт җитте.