– Быел чәчү эшләрен 3546 гектар мәйданда башкарып чыгу бурычы тора. 840 гектарда – бодай, 805 гектарда – арпа, 120 гектарда – солы, 189 гектарда вика чәчелде дә инде. 200 гектарда кукуруз чәчәсе калды. Сыйфатлы, югары репродукцияле орлык җитәрлек күләмдә тупланды, ягулык-майлау материалларына кытлык юк, – ди баш агроном, җитештерү буенча директор урынбасары Олег Горошко.
Чәчүне кыска вакыт эчендә, оешкан төстә башкарып чыгу өчен җәмгыятьтә зур тырышлык салына. Заһир Идиятов – 369 гектар, Равил Җәмгыев 241 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тырмалаган. Дым каплатуга җәлеп ителгән механизаторлар Мияссәр Гәрәев, Вячеслав Гәрәев һәм Александр Кузнецовны җитәкчелек мактап телгә алды. Җир эшкәртүдә Наил Әхмәтшин, Александр Стариков, Николай Рыков уңганлык күрсәткән. Чәчү алдыннан “нольдәге технология” буенча химик утау үткәрелгән. Аны 871 гектарда Фәвис Ямалиев башкарган. Вячеслав Гәрәев – 611 гектарда, Павел Царьков – 282 гектарда, Евгений Плаксин 414 гектарда иген чәчкән. Чит илдә җитештерелгән яңа “Амазоне” чәчү агрегатында Хәлил Садриев 865 гектар мәйданда шулай ук бөртеклеләр чәчкән.
– Эшче көчләр сынатмый, егетләребез вакыт белән исәпләшми, көн-төн диярлек басуда. Баш агроном Олег Горошко барлык эшләрне җитди контрольдә тота, баш инженер Зинур Хәмидуллин техниканың һәрвакыт төзек булуы өчен җаваплы, икътисад буенча директор урынбасары Иван Петров – һәр башлангычның оештыручысы. “Шаранагрогаз” җәмгыяте менә шундый тырыш, булдыклы хезмәткәрләргә таянып эшли, – ди Тимергали Мәгъдән улы.
Язгы чәчүне басу уңганнары бүген-иртәгә тәмамларга исәп тота. Алдынгы предприятиенең хезмәт батырларына мул уңыш үстереп алырга насыйп булсын!
Узган ялларда республика буенча чәчелгән мәйданнар күләме 11 процентка, ягъни 209 мең гектарга арткан. Авыргазы, Шаран һәм Яңавыл районнары хуҗалыклары күрсәткечләрен 20-22 процентка яхшыртуга иреште.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар 137 мең гектар мәйданда (10 процент) чәчелгән. Әлшәй, Дүртөйле һәм Краснокама районнары хуҗалыкларында чәчеләсе мәйданнар күләме 10 проценттан азрак калган.
Шикәр чөгендере 6025 гектарда (12 процент) чәчелгән. Дәүләкәнлеләр, мәләвезлеләр, миякәлеләр һәм туймазылылар бу культураны чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады.
31021 гектарда (15 процент) көнбагыш уңышына нигез салынган. Архангель районы эшчәннәре аны чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады.
Бүгенге көнгә 997 мең гектарда (49 процент), шул исәптән, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар — 734 мең гектарда (56), шикәр чөгендере — 33,5 мең гектарда (67), көнбагыш 123,3 мең гектарда (59) чәчелгән.