+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2015, 21:38

Җир — уңышның әнкәсе, хезмәт — аның әткәсе

“Заря” җәмгыятендә җаваплы чорда таңнар да иртәрәк ата.“Заря”лылар сынатырга уйламый. Узган айда гына хуҗалыкка берничә “К-700”, “К-701” тракторлары сатып алынган. Капиталь ремонттан соң яхшы хәлдә булган техника барлык куәтенә эшли, тоткарлык тудырмый. Чәчүчеләрнең дә беләге нык, кәефе яхшы. Чәчү сезонын Фәнзил Ишембәтов ачкан. Механизаторның техникасы җитди —күпфункцияле “Агромастер-8500” чәчү комплексы. Көн ярым дигәндә ул 128 гектарлы басуны җиңеп чыккан. Чәчү эшләре башланганнан алып уңган хезмәткәр 500 гектардан артык җирдә чәчеп өлгергән.

Хуҗалыкның баш агрономы Линир Халитов сүзләренә караганда, басуга барлык диярлек техника чыгарылган. Механизатор Фәвәзит Габитов та яңа тракторларның берсен сынап өлгергән. Ул хуҗалыкта сабан ашлыгы чәчү өчен бүленгән 1500 гектар мәйданда хезмәт сала.
— Туфракта көздән дым аз булу сәбәпле, уҗымга дигән мәйданны икеләтә диярлек кыскартырга туры килде, шуңа сабан ашлыгын, карабодайны күбрәк чәчү мөмкинлеге туды, — ди баш агроном.
Басуда эш гөрләп тора. Ике сменада культивацияләү бара, өч агрегат көнбагыш чәчә, тагын өчесе тиздән ярдәмгә киләчәк. Динар Сәйфетдинов, Инсаф Мөхәммәтҗанов, Рәфкать Хә­сәнов кебек хезмәт батыр­лары яңгырдан соң килгән кояшлы көннәрнең һәр минутын файдаланып калырга тырыша.
Читайте нас: