Атап әйткәндә, басуларга 60 тонна ашлама кертелгән. Үзләрендә тупланган югары репродукцияле орлыктан тыш, “Экада 70” сортлы 20 тонна элита бодай кайтартканнар. Ул 75 гектар мәйданда чәчелгән. Җәмгысы исә хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары 2500 гектар тәшкил итә. Шуның 1250 гектарын ашлык культуралары били. Аерым алганда уҗым бодаена 500 гектар мәйдан бирелгән. Ул яхшы кышлаган һәм язгы дымга туенып, мул уңыш вәгъдә итә. Ашламаның 40 тоннасы да әлеге басуларга кертелгән. Янә килеп 100әр гектарда борчак һәм көнбагыш, 200 гектарда кукуруз чәчеләчәк. Күпьеллык үләннәр хуҗалыкта 300 гектар мәйданны алып тора. Аның 100 гектарына люцерна үләне яңартып чәчелгән. Гомумән, “Мәтәүтамак” кооперативында күпьеллык үләннәрнең өчтән бер өлешен ел саен яңартып чәчү яхшы традициягә әверелгән. Бу исә хәтта корылыклы елларда да мал азыгын җитәрлек күләмдә хәзерләү мөмкинлеге бирә.
Ә мал азыгын мул хәзерләү әлеге хуҗалыкта традиция дә, мөһим таләп тә. Эш шунда, 2013 елда “Мәтәүтамак” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылган. Мөнир Мансур улы белдерүенчә, ике елда ике бозау абзары төзелгән, сыер абзары бинасы нигездән яңартылган. Аларга заманча җиһазлар урнаштырылган. 2016 елда янә бер сыер фермасын нигездән төзекләндерү күздә тотыла. Ул вакытта савым сыерлары саны да 400 башка җиткереләчәк. Әлеге вакытта исә 300 сыер савалар. “500 ферма” программасына кушылу нәтиҗәсе буларак, соңгы бер елда савым күрсәткече артканнан-арта бара. Бүген инде биредә ай саен якынча 1 миллион сумлык сөт саталар.
— “500 ферма” программасының файдасы зур. Аның кысаларында сатып алган орлык бәясенең дә 50 процентына кадәре субсидияләнә, — ди Мөнир Гарифуллин.
Терлекчелек тармагында, хуҗалык рәисе алдынгы савучылар Мөршидә Вәлиева, Эльмира Фәйзуллина, үрнәкле бозау караучылар Чулпан Исламова һәм Светлана Хөсәенованың фидакарь хезмәтен мактап телгә алса, үсемлекчелек өлкәсен әйдәп баручы уңган мезанизаторлар Альмир Мөхәммәтгалиев, Әнәс Ганиев, ремонтчы Вәзир Миңнекәев, чәчүче Азат Низаметдинов һәм водитель Азат Фәхретдиновны без кызу эш өстендә очраттык.
— Әлегә чәчү 40 гектарда башкарылды. Озайлы яңгырлар эшне берникадәр тоткарлады. Әмма без моның өчен кайгырмыйбыз. Һава шартлары уңай торганда эшне атна-ун көндә төгәлләячәкбез. Моның өчен техник куәтләр дә, ягулык-майлау материаллары да, эшче көчләр дә җитәрлек. Чәчүдә дүрт агрегат катнаша. Атап әйткәндә, ике Т-150, берәр ДТ-75 һәм МТЗ-82 тракторлары эшли. Техника бар да үзебезнеке һәм, нигездә, яңа. Шуңа эштә тоткарлык булмаячак. Ә инде югары сыйфатлы орлыкларның дымлы, бәрәкәтле туфракка салынуы, аларның тиз шытым биреп, мул уңыш белән сөендерүен вәгъдә итә, — ди канәгатьлек белән Мөнир Гарифуллин.
Әйткәндәй, озайлы яңгырлар хуҗалыкта эшләр тормышына да берникадәр төзәтмә керткән. Чәчү тәмамлану белән биредә печәнгә төшәчәкләр. Дымга туенган люцерна басулары инде бүгеннән үк күкрәп утыра. Теләк бер генә: район һәм республика күләмендә алдынгы хуҗалыкларның берсе булган “Мәтәүтамак” кооперативына барлык мөһим кампанияләрне дә уңышлы башкарып чыгарга язсын!