— Югары яки урта махсус белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучы аграр белгечләрне авыл хуҗалыгы оешмаларында эшкә урнаштыру аеруча авыр, — дигән фикердә тармак министры Николай Коваленко. —Үткән елда авыл хуҗалыгында уртача айлык эш хакы — 12,9 мең, эшкәртү сәнәгатендә 19,4 мең сум тәшкил итте. Бу, башка тармаклар белән чагыштырганда, күпкә түбәнрәк.
Һәм менә шундый шартларда дипломлы яшь белгеч авылга кайтырга теләк белдерер микән? Әлбәттә, студентларны сайлаган һөнәрләренә тугры калдыру максатында тәрбияви чаралар бихисап үткәрелә. Эшче һөнәрләрен пропагандалау юнәлешендә төрле конкурс-бәйгеләр дә аз түгел. Әмма чынбарлык тормыштан чыгып, караш үзгәрә.
2009 елдан башлап республикада авыл хуҗалыгында эшкә урнашучы белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Югары белемле яшь белгечләрне дәртләндерү максатында — бер тапкыр бирелүче йөзәр мең, урта һөнәри белемле кадрларга алтмышар мең сум күләмендә акча тапшырыла. Шул ук тәртиптә, аларга ай саен хезмәт хакына җидешәр һәм дүртәр мең сум өстәлә. Шушы вакыт эчендә барлыгы 855 яшь белгеч, шул исәптән, югары белемле — 560, урта һөнәри белемле 295 кеше, шушы ярдәмне алды. Ләкин шунысын да истән чыгармыйк: ел саен аграр юнәлештәге уку йортларындагы меңнәрчә егет һәм кызның барысы да дәүләт ярдәменә өмет итә алмый. Дөрес, авылга кайтучы яшь белгечләргә, максатлы федераль программа кысаларында, үзләре эшләгән хуҗалыкта йорт салу яки сатып алу өчен социаль түләүләр каралган. Субсидия күләме торак бәясенең 70 процентына кадәр тәшкил итә. 2003-13 елларда әлеге программа буенча 4442 гаиләгә гомум бәясе 2,5 миллиард сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән.