Әйткәндәй, Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган мондый чара быел бөтенләй икенче төс алды. Гадәттә, мондый җаваплы чара алдыннан аграр ведомство, барча район белгечләрен Уфага яисә төбәкләргә бүлеп, берничә районда җыя торган иде. Ә быел министрлык җитәкчеләре, белгечләре, фән әһелләре, аерым ведомство вәкилләре белән берлектә мондый очрашуны һәрбер районга үзләре барып үткәрергә булды. Бу күп яклап отышлы. Беренчедән, район белгечләре, республиканың бер очыннан икенче очка машина куып, акча сарыф итми, икенчедән, бер генә районда үткәч, бу төбәктәге проблемаларны ныграк ачарга мөмкинлек бирә. Өченчедән, райондагы чарада хуҗалыкларның барлык җитәкчеләре, белгечләре һәм фермерлары катнаша. Ә республика, зоналар дәрәҗәсендә үткәрелгән чараларда һәр районнан дүрт-биштән артык кеше катнаша алмый.
Терлекчелек продукциясе җитештерүдә миякәлеләр бүген макталганнар рәтендә түгел. Сөт саву буенча, мәсәлән, республикада утыз алтынчы урындалар. Быел беренче кварталда да хәл төзәлмәгән — республикада савым 5 процентка артса, Миякә районында җиде процентка кимегән. Район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов кимчелекләрне инкарь да итмәде, акланмады да:
— Эшләп җиткермәгәнбездер, күрәсең, — диде ул. — Чөнки моны башкача берничек тә аңлатып булмый. Әлбәттә, объектив сәбәпләр дә булгандыр. Мал азыгы өчен мәйданнар да, аны хәзерләү өчен техникабыз да җитәрлек. Быел һәр малга 36 центнер азык берәмлеге хәзерләү максатын куйдык һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен уңай якка үзгәртербез дип ышанам.
Министр Николай Коваленко да сүзне шушы юнәлештә алып барды.
— Һава шартларының яхшы торуы мал азыгы культураларының тизрәк үсүенә китерде. Әгәр без аларны вакытында: үләннәрне —чәчкәгә бөреләнгән мәлдә, ә бөртеклеләрне башакка төрелә башлаганда җыеп алмасак, мал азыгы сыйфатын нык югалтачак.
Әйтик, люцернаны чәчкәгә бөреләнгәннән соң егерме көн үткәч (чәчкә атып орлыклана башлагач) хәзерләсәк, аның алмаш энергиясе — 30-40, ә үзләштерелүче протеин 20 процентка кимиячәк. Ә болар — мал азыгының югары туклыклылыгын тәэмин итүче төп күрсәткечләр. Алар җитешми икән, сөт тә, ит тә артмаячак. Әнә шуңа кышлату чорында энергияне бөртеклеләр белән тулыландырырга туры киләчәк. Бодайны малга ашатуга караганда, сату күпкә отышлырак. Катнашазык, фураж ашатып та сөтне арттырып була, әлбәттә, әмма бу очракта аның үзкыйммәте дә арта, рентабельлелеге кими, төрле мал авыруларына юл ачыла...