+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь 2015, 01:37

Көннәр дә, печән басуында да эш кызу

Әлшәй районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Данир Әхмәдишин, элек хуҗалык җитәкчесе булып эшләгәнлектән, терлекчелек тармагы өчен мал азыгы хәзерләү чорының гаять җаваплы икәнлеген яхшы белә. Шуңа да районда барлык техник мөмкинлекләр сыйфатлы мал азыгы туплауга юнәлтелгән.— Хуҗалыкларда берь­еллык һәм күпьеллык үлән басулары 17 мең гектардан артыграк тәшкил итә, — ди Данир Әнвәр улы. — Бу безгә кышлату чорына җиткелекле күләмдә печән һәм сенаж хәзерләү мөмкинлеге бирә. Һәрхәлдә, һәр баш малга район буенча 30 центнер азык берәмлеге туплау бурычы куелды. Максатка ирешербез, дип уйлыйм, чөнки басучылыкта табигать шартлары уңайлы килә, үлән быел шактый куе, салган тезмәләр калын.

Яшел урак район басула­рында киң колач белән бара. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, 3 мең тоннадан артыграк печән хәзерләнгән, бу — планлаштырылганның 48 проценты. Шул ук вакытта 4200 тонна сенаж салынган, ягъни куелган максатның өчтән бере үтәлгән.
Шикәр чөгендере үстерүгә махсуслашкан “Раевский” җәм­гыяте районда иң эре хуҗалык санала, биредә сөренте мәй­даннар 17 мең гектар тирәсе тәшкил итә. Берләштерелгән хуҗалыкларда терлекчелек тә саклап калынган. Атап әйт­кәндә, Казанка бүлекчә­сендәге терлекчелек фермасы токымлы маллар үстерүгә махсуслашкан.
— Ничек кенә булмасын, бездә терлекчелек төп тар­макларның берсе булып кала, — ди “Раевский” җәмгыяте җитәкчесе Илнур Йосыпов. — Сөт җитештерү белән шө­гыльләнү зур гына табыш та китерә. Шуңа да тармакны янә үстерү ниятендәбез. Мал азыгы хәзерләүгә ныклы әзерлек белән килдек, техника җитке­лекле. Эш җитез темплар белән бара, печән хәзерләүгә дә, сенаж салуга да бертигез игътибар бирелә.
Казанка бүлекчәсендә хуҗалыкның баш агрономы Рәүф Галимов белән очраштык. Ул — районда басучылыкта иң тәҗрибәле белгечләрнең бер­се, бу өлкәдә 25 еллап хезмәт сала. Эшенең саллы гына нәтиҗәләре дә бар, әл­бәттә. Атап әйткәндә, “Раев­ский” җәмгыяте басучылыкта күптән югары уңыш күрсәт­кечләре белән киң билгеле. Үткән елда, мәсәлән, шикәр чөгендереннән иң югары уңыш “Раевский”да алынды. Фида­карь хезмәте өчен Рәүф Раян улы Башкортстан Республи­касының Мактау грамотасы белән бүләк­ләнде, аны район сабантуенда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тапшырды.
— Бүлекчәдә үлән басулары 1100 гектар тәшкил итә, аларның күпчелеген люцерна, эспарцет кебек культуралар алып тора, берьеллык үлән­нәрдән донникка өстенлек бирәбез, — ди баш агроном. — Әле үлән иң нык өлгереш чорында, шуңа да аның фай­далы матдәләрен саклап калу өчен аны тиз арада җыеп алу хәстәре күрелә.
45 гектарлы люцерна басуында өч техника эшли. Үләнне механизатор Радик Миңнегулов чапкан. Тезмә­ләрне Айдар Рахмангулов агрегаты әйләндерә. Кипкән үләнне җыю исә бу эштә тәҗрибәле белгеч Зинур Нигъмәтуллинга йөкләтелгән. Механизаторлар Дамир Әх­мәдиев белән Вәкил Вәлиев, әзер рулоннарны төяп, печәнне саклагычка ташу белән мәш­гуль.
Моңарчы мал азыгы хәзер­ләү звеносы костер басуында эшләгән, люцерна басуында эш тәмамлангач, күрше ялан­нарга күчәчәкләр. Әйтергә кирәк, үлән уңышы быел яхшы гына. Тәүге исәпләүләр күр­сәтүенчә, люцерна гектардан 30-40 центнер бирә. Кыска гына вакыт эчендә биредә 500 тонна печән тупланган.
Хуҗалыкның Красный Клин бүлекчәсендә дә мал азыгы хәзерләүгә керешкәннәр, сенаж салуны башлап җибәр­гәннәр. Тоташ хуҗалык буенча мал азыгы хәзерләүгә 15 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эссе җәйге көннәр кебек үк, басуларда да эш кызу.
Читайте нас: