+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2015, 20:16

Кыргыз-Миякә калачлары

Аларны Рафаэль Бикбаев җитәкләгән икмәк комбинатында пешерәләр.Элекке авыл мичләрендә оста куллы нәнәйләребез, әниләребез пешергән кебек, ашап туйгысыз хуш исле күмәчләрне миякәлеләр моннан ике еллап элек кенә күрде. Моңарчы алар Раевкадан яисә Стәрлетамак, Стәрлебаш якларыннан китерелүче икмәккә өстенлек биреп килде. Мондый зур көндәшлек чорында район кулланучылар җәмгыятенә караган бәләкәй генә пекарняда җитештерелгән уңар-уңмас икмәк белән бик ерак китәрлек түгел иде. Ябылу хәленә килгән пекарняны кулланучылар җәмгыяте моннан ике ел ярым элек “Миякә икмәк комбинаты” җитештерү берләшмәсе составына кертте. Үз эченә, пекарнядан тыш, туклану комбинатын, “Гранд” кафесын, үзәк базарны, аерым сәүдә нокталарын алып торучы “Миякә икмәк комбинаты” җәмгыятен заманча фикерләүче, җегәрле яшь белгеч Рафаэль Бикбаев җитәкли.

— Бар җирдә дә эшне тамы­рыннан үзгәртеп корырга, кадрлар мәсьәләсен дөрес хәл итәргә, төзекләндерү һәм яңа җиһазлар сатып алу өчен шактый зур кредитлар алырга туры килде. Шунда гына эш нәти­җәләре күзгә күренә башлады, — ди белеме буенча икътисадчы булган Рафаэль Ирек улы.
Үзгәрешләр, аеруча, пекар­ня эшчәнлегендә үзен тиз сиздерә. Аның яңа мөдире Алишер Кәримов эшне тәртип ныгытудан башлый: кирәк нокталарга тәүлек әйләнәсенә эшләүче күзәтү камералары куела, кулы тик тормаучылар белән шундук хушлашырга туры килә, эш сөючән һәм гадел хезмәт ветераннары янына яңа кадрлар җыела, икмәк пешерү технологиясе тамырдан үз­гәртелә, яңа алымнарны өйрәнү өчен Алишер Истам улы Бакуга кадәр барып җитә. Әйткәндәй, күзәтү камералары үзен бер ай дигәндә аклый – урлашуга юл калмаган пекарня, ниһаять, табыш китерә.
— Яңа технологияләр дигәне­без, кем әйтмешли, яхшы онытылган иске әйбер булып чыкты — колмак белән ясалучы ипи башы, сыйфатлы он һәм утын белән ягылган элекке мичләрдәге кебек тигез кызу­лык. Яңалык шул мичләрдә генә — тиешле кызулыкны компьютер программасы ярдә­мендә тотучы термокамералар кайтарып урнаштырдык. Калганы — коллективтагы бердәм­лек, тырышлык, катгый тәртип һәм гигиена, — ди Алишер Истам улы.
“Барысын да кадрлар хәл итә”, дигән электән киң билгеле сүзләр бу очракта да урынлы. Өч дистә еллап икмәк пешерүче хезмәт ветера­ны Гөлсинә Хәбибуллина, Рәсимә Би­к­баева, Зәния Муллабаева, Гөлсия Шамуратова, икмәкне кибетләргә ташучы экспедиторлар Камил Ситдыйков, Рөстәм Хәбибуллин, Азамат Шакируллиннар үз эшенә бик җаваплы карый һәм пекар­няның табышлы эшләвен тәэмин итә.
— Әлегә тәүлегенә 2 меңнән артык икмәк пешерәбез. Продукциябезгә ихтыяҗ бик зур. Сатып алучылардан безгә карата бер генә дәгъва — кибетләрдә күмәч җитми калу. Өстәвенә, географияне дә киңәйтергә омтылабыз — безнең икмәк районыбызның һәр зур авылында сатыла, күрше Бишбүләктә дә Кыргыз-Миякә калачларын көтеп алалар, күбрәк китерүне сорыйлар. Шуңа күрә, алда пекарня­бызның җитештерү куәтләрен арттыру бурычы тора, — ди Рафаэль Ирек улы.
Быел, шөкер, басулары­бызда мул уңыш өлгерә. Аны урып-җыючыларны данлап, басудагысы түгел — амбардагысы ашлык, дибез. Кресть­ян үстергәнне иң кадерле ризык итеп өстәлгә җит­керүче эш­кәртүче­ләре­безнең тырыш хезмәте, шулай ук, рәхмәткә, мактауга лаек.
Читайте нас: