Әйе, ике катлы матур бинада урнашкан белем учагының тәҗрибә участогында елына күрә уңыш яхшы гына күренә. Куаклар арасына кереп карлыган җыючы балаларның йөзләрендә исә җылылык һәм шатлык хисләре балкый. Ни дисәң дә, эш-хәрәкәткә җитез кыз һәм малайлар өчен балланып, тулышып өлгергән җимешне өзү күңелле шөгыль.
— Кичә күмәкләшеп бер чиләк карлыган һәм бер чиләк кура җиләге җыйган идек. Бүген дә шушы эшкә зур дәрт белән тотындык. Быел безнең бакчада чия дә уңган. Аны да көн саен бер чиләк җыеп алып керәбез, — дип сөйли төркем җитәкчесе, мәктәпнең инглиз теле укытучысы Алсу Рамил кызы Дәүләтшина.
Ул безне җәйге практикада эш күрсәтергә өлгергән укучылар белән таныштырды. Бертуган Виолетта һәм Антон Афанасьевлар Чуваш-Олкан авылында матур дөнья көткән күп балалы гаиләдә тәрбияләнә икән.
— Көз икенче сыйныфка укырга барам. Җәйге каникул күңелле үтә. Урманга җиләк-җимеш җыярга йөрибез, өйдә әти-әниебезгә булышабыз, — ди үзен тыйнак кына тоткан малай.
— Ә мин 7нчегә күчтем. Безнең авыл урманга терәлеп дигәндәй утыра. Шуңа табигать биргән җиләк-җимешне күп җыйдык, — дип туганының сүзен җөпли Виолетта. — Безнең шәхси хуҗалыгыбыз да зур гына. Әнием ике сыер сава. Шуның өчен дә мал, кош-корт карауда, бакча үстерүдә барыбызга да эш җитәрлек. Җәйге көннең үткәнен сизми дә калабыз.
Диана Килдиярова быел 4нче сыйныфны “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлаган. Ул җәйге ялында Шаран районының Ямадыбаш авылында яшәүче туганнарында кунакта булып кайткан. Әле җәйге практикада ул үзеннән чак кына өлкәнрәк, яңа уку елында 7нчегә барырга җыенган Гөлнур Шәфыйкова белән дуслашып алган. Ә инде күптән түгел район мәгариф идарәсе биргән путевка белән Йоматаудагы “Толпар” савыктыру лагеренда 21 көн сәламәтлеген ныгытып кайткан яңа ахирәтенең бүлешерлек тәэссоратлары күп. Күп балалы гаиләдә үскән бу кыз укуда да гел алдынгылар исәбендә икән.
— Тырышып карлыган җыючы Финат Шәфыйков та сеңлесе кебек мәктәбебезнең бер маягы булып тора, — дип сүзгә кушыла Рәмзилә Мөрсәлим кызы. — Бик тә сәләтле бала. Җыр-моңга да әвәс. Төрле конкурсларда актив катнаша. Өйләрендә дә әти-әнисенә ярдәмчел. Өстәвенә, аның оста яшь балыкчы дигән даны да бар. Алар яшәгән Атнагул авылы артында гына Нөгеш елгасы ага, малайлар кармакларын күтәреп шунда төшә. Ә инде Финатның бер көндә дә балыксыз кайтканы юк.
— Абыем Илнур белән бергә йөрибез, ул Туймазыдагы индустриаль техникумда укый. Безнең елгада кармакка күбрәк алабуга һәм табан балыгы эләгә, — ди Финат.
Каникул чорында да мәктәп хәстәре белән янып яшәүче директор урынбасары җәйге практикадагы балаларның эшеннән бик тә канәгать. Ә биредәге яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы 1,5 гектарны били.
— Мәктәп ашханәсе өчен бөтен төр яшелчә культураларын, бәрәңгене үзебез үстерәбез. Күрүегезчә, безнең бакчада җиләк-җимеш агачлары да күп. Уңышны югалтмый җыеп алып, кайнатма әзерлибез, шулай ук туңдырып та куябыз. Кышын ул бигрәк тә тәмле була. Быел шомырт һәм баланның да уңышы әйбәт. Безнең бакчада кара миләш һәм гөлҗимеш тә бар. Чәнечкеле шул куакның җимешен җыеп киптерәбез, кышын исә балаларга фиточәй эчерәбез. Бер сүз белән әйткәндә, безнең ашханәдә өстәлләрдән витаминлы ризыкларның өзелгәне юк. Уңышы мул булгач, инде күп еллар балаларны мәктәптә бушлай тукландырабыз, — ди Рәмзилә Петрова.
Шуны әйтергә кирәк, Татар-Олкан мәктәбе Туймазы районында алдынгы педагогик коллективлардан санала. Быел өлгергәнлек аттестаты алып чыккан барлык егет һәм кызлар да үз юлларын табып, югары уку йортларына кергән.
— Без бит күптән әйләнә-тирәдә база мәктәбенә әйләндек. Шуңа дәрәҗәбезне югары тотарга тырышабыз. Безгә балалар Кыска-Елга, Чуваш -Олкан, Бикмәт, Түбән Сәрдек һәм башка авыллардан килә. Аларны укуга ике автобус йөртә, — дип өсти Рәмзилә Мөрсәлим кызы. — Тагын бер куанычыбыз белән уртаклаша алам. Быел 1 сентябрьдә безнең мәктәптә 1нче сыйныфка 10 бала укырга төшә. Әле белем учагында агымдагы ремонт эшләре тәмамлануга таба бара. Җәйге ялларын күңелле һәм файдалы үткәргән балаларны яхшы әзерлек белән каршы алачакбыз.