+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2015, 22:06

Без беренче булырга тиеш!

Дәүләкән районында шундый максат куеп эшлиләр.15 августта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Дәүләкән районында булды. Ул урып-җыю эшләре барышы белән танышты, агросәнәгать комплексы предприятиеләрен, инфраструктура һәм социаль объектларны карады, шулай ук, район активы белән территориянең социаль-икътисади үсеш мөмкинлекләрен тикшерде.

Тәүдә республика җитәк­чесе Вперед поселогында Казангол тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Агропредприятиенең 6684 гектар авыл хуҗалыгы биләмәсе бар. Чәчүлекләр — 4818 гектар, шуларның 2890 гектарын бөртекле культуралар, 1072 гектарын техник культуралар били.
Хуҗалыкның генеральный директоры Сергей Заикин сүзләренә караганда, әлеге вакытта бөртекле культуралар 1474 гектарда чабылган һәм сугылган. 3821 тонна ашлык сугып алынган, уңыш гектарыннан 26 центнер тәшкил итә. Уҗым культуралары 1411 гектарда тулысынча җыеп алынган. Әлеге вакытта уҗым чәчү бара.
Сергей Заикин белдерүенчә, Казангол хуҗалыгы “Премиум Групп” холдингы составына керә. Ул 2011 елдан башлап хуҗалыкка 120 миллион сум инвестиция салган. Урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан автомобиль­ләр өчен яңа үлчәүләр урнаштырылган, ЗАВ-40 ашлык чистарту агрегатына реконструкция үткәрелгән. Соңгы өч елда 71,8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән тракторлар, чәчү комплекслары, комбайннар сатып алынган. Рөстәм Хәмитов, күпчелек техниканың чит илнеке булуын һәм өстенлекне үзебездә җитештерелгәнгә бирергә кирәклеген ассызыклады.
Генеральный директорның әлеге вакытта базар Русиядә җитештерелгән тракторларның киң ассортиментын тәкъдим итәргә әзер түгел дигән сүзләре белән килешеп, төбәк җитәкчесе Кытай капиталы катнашлыгында Башкортстанда гамәлгә ашырылырга мөмкин өстенлекле инвестицион проект турында хәбәр итте.
— Кытай вәкилләре республикада тракторларның кечкенәләрдән алып, К-700 классына кадәргесен җыюны тәкъдим итә. Без бу тәкъдимне тикшерәбез. Ул компания ышанычлы, заманча булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Башлыгы хуҗалыкның җитештерү процессын оештыру өлкәсендәге югары казанышларын билгеләде.
Район хакимияте башлыгы Илшат Фәйзрахманов республика җитәкчесенә “Дәүләкән” индустриаль паркы проектын тәкъдим итте. Яңа сәнәгать объектын гомум мәйданы 600 гектар тәшкил иткән М5 “Урал — Чишмә — Аксен — Кыргыз-Миякә” автомобиль юлы янында урнашкан 12 гектар җир участогында төзү планлаштырыла. Бу территориядән югары һәм түбән басымлы газ­үткәргечләре үтә һәм куәте 50МВт булган ярдәмче электр станциясе урнашкан. Коммуникацияләр үткәрү якынча 45 миллион сумга төшәчәк.
Индустриаль парк чимал базасы янында махсуслашкан тармак мәйданчыгы оештырырга, шулай ук, көн­дәшлеккә сәләтле җитештерү нигезендә территориянең тотрыклы һәм озайлы социаль-икътисади үсеше өчен шартлар булдыруга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ул ин­вес­торларның җитештерү объектларын урнаштыруга һәм бизнес үсешенә әзер заманча мәйданчыкларга ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.
Читайте нас: