+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2015, 22:17

Тиз дә, сыйфатлы да!

“Агро-Марс” җәмгыятендә җаваплы кампания барышында заманча техника һәм технологияләргә таяналар.“Агро-Марс” җәмгыяте игенчеләренең бер елда да сынатканнары юк. Монда быел да урак көйле бара. Тәүге нәтиҗәләр дә куандыра.

– Бүген барлык тырышлыгыбыз үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алуга юнәлтелгән, – ди җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафаэль Мусин. – Иген кырларында үзебезнең генә техника эшли. Соңгы елларда лизинг аша комбайннар паркын яңартуга ирештек. Ике “Нива”, модифи­кацияләнгән “Полесье” басу корабы сатып алдык. Югары җитештерүчәнле техника уракта эш темпын күтәрүгә булышлык итә. Быел яңа булмаса да үзйөрешле “Магдон” ургычы алып кайттык. Аны яшь механизатор Наил Нигьмәтуллинга ышанып тапшырдык. Ә ЖВП-6,4 ургычында Гомәр Маннанов эшли. Ул ашлык чабуда былтыргы кебек рекордлы күрсәткечкә ирешмәкче. Уракта тактиканы ел үзенчәлегеннән чыгып сайладык. Барлык басуларда да игенне тезмәләрдә ике-өч көн киптерәбез, шуннан соң гына комбайннар төшерәбез. Шундый тактика куллангач, ындыр табагына кайтарылган ашлыкның дымлылыгы 11-13 проценттан артмый. Озайлы вакытка саклауга салып куйганда да ул бозылмаячак.
“Агро-Марс”та сыйфатлы ашлык җитештерүгә, селекция һәм орлыкчылык эшен яхшыртуга игътибарны бермә-бер арттырганнар. Быел арпаның “Белгородский-100” дигән элита сортына басу түреннән урын биргәннәр. Гектар куәте 25 центнердан ким булмаган. Быел, шулай ук, бодай һәм карабо­дайның да тик элита сортларын үстергәннәр.
– “Икада-70” сортлы бодайны инде байтак еллар игәбез. Ләкин аның орлыгы 3нче репродукциягә әйләнгән иде. Шуңа Илеш районыннан шушы сортның элита орлыгын алып кайтып чәчтек, – ди Рафаэль Хатыйп улы. – Карабодайның сортын яңартып та оттык, уңыш ярыйсы гына күренә.
Игенчеләр безнең шартларда тотрыклы уңыш бирүче уҗым культураларын быел да зур гына мәйданда үстергән.
Читайте нас: