+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 август 2015, 21:01

Тырыш, эшлә, иренмә генә!

Миңнехановлар сөт продуктлары сатып кына да ай саен 25 мең сум акча кертә.Туймазы районының Түбән Сәрдек авылында эшчән һәм тырыш халык яши. Торган нигезләрен яңартып, якты һәм иркен йорт салып кергән Резеда һәм Тәлгать Миңнехановлар да — шундый матур гаиләләрнең берсе. Бүгенге җиңел булмаган заманда үзләренең лаеклы урыннарын тапканнары, дүрт балага гомер бүләк иткәннәре өчен дә авылдашлары аларны хөрмәт итә.

— Тормыш иптәшем мәктәп казанлыгында оператор булып эшли. Үзем — авылда социаль хезмәткәр, — ди хуҗабикә.— Балаларыбыз безне үзләренең уңышлары белән сөендерә. Олы кызыбыз Эльвира Туймазы медицина колледжында һөнәри белем алуын дәвам итә. Регина исә быел 7нче сыйныфны тәмамлады. 11 яшьлек Гөлнара да үзенең зирәклеге белән алдыра. Ул 5нче сыйныфка барачак. Ә Ләйсән яңарак дүрт яшен тутырды.
Шушы өйне төзегәндә без өч балалы гаилә идек. Хөкү­мәткә, район җитәкчелегенә рәх­мәт, максатлы федераль программага кертеп, безгә ул чакта йортны төзеп бетерү өчен 1 миллион 146 мең сум күләмен­дә субсидия бирделәр. Гөрләтеп өй туе үткәргәннән соң тагын бер бәбәй алып кайттык.
Авылга матур бер бизәк өстәгән, балаларның шат тавышлары яңгырап торган шушы күркәм йортның гомум мәйданы 140 квадрат метр. Үсмер кызларның, хәтта аларның картәниләре Фәйрүзә апаның да аерым үз бүлмә­ләре бар. Иркенлеккә өйрәнгән дүрт яшьлек Ләйсән өйдә самокатта җилдерергә ярата икән. Заманча җиһазланды­рылган аш бүлмәсендә үзлә­ренә дә, килгән кунакларга да урын җитәрлек. Гомумән, яңа йортларында алар бөтен коммуналь уңайлыклар белән файдалана.
Ишле булуларына карамастан, Миңнеханов­лар җи­теш тормышта яши. Алар шәхси хуҗалыкларын үстерүгә күп көч салган. Ихата тутырып мал һәм кош-корт асрый. Аларның савым сыерлары гына да өч баш.
— Йорт төзегәндә биш сыер сава идек, хәзер малларны ике башка киметтек,— ди Резеда Фәнил кызы. — Базар шартларында асраган малның файдасын күрә белер­гә дә кирәк. Без сөт продукциясен эшкәртеп, Туймазы шәһәренә алып барып сатабыз. Үз тәҗрибәбездән чыгып шуны әйтә алам, безнең өчен шулай алыш-биреш итү отыш­лырак. Шәһәрнең Мичурин урамындагы бер ихатада сатып алучыларыбыз безне көтеп тора. Сөттән тыш каймак, эремчек, катык, шулай ук авыл йомыркасын да алып барабыз. Кулланучыларның теләген искә алып, ә аларның күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр, сөтне банкаларга тутырабыз. Без хакларны да күтәрмәскә тырышабыз. Өч литрлы банкадагы сөтне мин 100 сумга сатам. Ә каймакның ярты литрын — 120, эремчекнең ярты килосын 40 сум белән генә алалар. Хәтта олырак кешеләргә сөт ризыкларын фатирларына мендереп үк бирәбез. Күрсәт­кән изгелегебез өчен тик рәх­мәт сүзләре ишетәбез. Шуннан кергән акча гаиләнең көндәлек ихтыяҗын каплауга җитеп тора. Шәһәрдән үзебез дә буш кул белән кайтмыйбыз, сәүдә үзәкләренә кереп, балаларга өс киемнәре алабыз. Бер барганда 3-4 мең сумлык продукция сатабыз.
Резеда ханым сүзләренә караганда, сөт продукциясен шәһәргә чыгарып сатудан аларның гаилә бюджетына аена 25 мең сум тирәсе акча кереп тора. Ә бит булдыклы Миңнехановларның кереме моның белән генә чикләнми. Алар иткә яшь мал симертү белән дә шөгыльләнә. Әйтүлә-ренчә, көзен биш баш сугымнан калмыйлар. Яхшы сыйфатлы ит җитештереп сатудан гына да 200 мең сумнан артыграк табыш алалар.
— Хәзерге шартларда шәхси хуҗалык та күп тармаклы булырга тиеш, — ди хуҗабикә. — Без байтак еллар инде умарталык та тотабыз. Тик менә Бикмәт авылы янында ясалма Нөгеш “диңгезе” пәйда булгач, бал җыю кимеде, чөнки чәчәкле болынлыклар су астында калды. Шулай да күчләрне 10 баштан киметмәс-кә тырышабыз. Үзебездән арткан балны сатуга да чыгарабыз.
Булдыклы йорт хуҗасы җәйге чорда үзенең “Беларусь” тракторы белән авылдашларына төрле хезмәт күрсәтеп тә акча эшли. Печән чабарга яки аны яланнан ихатага кайтарырга кирәк булсынмы — беркемнең дә үтенечен кире какмый. Әле ул КУН-10 төяге­чен сатып алу турында хыяллана. Ул чакта печән чорында эш тә җиңелрәккә төшәчәк.
— Абзарны ике ел элек яңарткан идек, — ди Резеда ханым. — Тик быел давыл түбәсен алып ташлады. Бүген авылдашларыбызга рәхмәт укыйбыз, икенче көнне үк килеп, яңадан профнастил белән ябарга ярдәм иттеләр. Тәлгать үзе дә ярдәмчел кеше булгач, безгә дә изгелек белән җавап кайтардылар.
Күпбалалы гаиләне хөкү­мәт тә үзенең ярдәменнән ташламый. Коммуналь хезмәтләр өчен аларга аена 1,5 мең сум күләмендә субсидия тәгаенлән­гән. Башка төр алган пособие­ләре дә 3 мең сумга якын җыела. Колледжда укучы Эльвирага социаль стипендия дә түләнә.
— Ул бик тә тырышып укый. Аның киләчәктә табиб булырга да уе бар, — ди әни кеше. — Авыл мәктәбенә йөргән кызла­рыбызның да төпле белем алырга омтылышлары зур. Регинаның биология фәненә кызыксынуы көчле, инглиз телен дә яратып өйрәнә. Гөлнара да тик “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Үзешчән сәнгатьтә дә аның тәүге уңышлары бар. Ул Татар Олкан авылындагы мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар бию студиясенә йөри. Быел көз нәни кызыбыз Ләйсәнне дә балалар бакчасына йөртә башларбыз, дип торабыз.
Өлкәнрәк балалар йортта әниләренең иң ышанычлы ярдәмчеләренә әверелгән. Эльвира белән Регина сыер да савалар. Ә кош-корт карауны күбрәк картәнисе белән бергә Гөлнара үз хәстәренә алган.
Тик без бәхетле әнине сөекле балалары белән фотога төшергәндә Регинаны өйдә туры китерә алмадык. Гаилә башлыгы да кызу эш көнендә тракторына тырма тагып печәнлеккә китеп барган.
— Хуҗалык зур булгач, барыбызга да эш җитәрлек, — ди Резеда Фәнил кызы. — Аның каравы, өстәлебез сыйлы. Әле менә умарталыктан бал суыртып алдык. Үзебез белән бергә балалар да шулай эшкә өйрәнеп, крестьян хезмә-тенең тәмен татып үсә. Дөнья-бызны төзек тоту, җитеш тормышта яшәү өчен һәркайсыбыз көченнән килгәнчә үз тырышлыгын сала.
Читайте нас: