+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 август 2015, 21:42

Егетләребез һөнәрле, “Джон Дир”лар иярле!

Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” отряды урып-җыюда актив катнаша.Бүгенге көндә отрядка 1300 студент җәлеп ителгән. “Колос” үзе төрле юнәлештә махсуслашкан 52 отрядтан тора. “Механикалаштыру” отряды – иң күпсанлысы. Йөздән артык кеше Башкортстанның төрле төбәкләрендәге хуҗалыкларга ярдәмләшә. “Колос” отряды командиры Азат Шәрәфетдинов белән Кырмыскалы районы Сихонкино авылына бардык. Көн яңгырлы булу сәбәпле, комбайннар басуга чыга алмаган. Егетләр техника карау белән мәшгуль иде.

– Комбайн штурвалы артына икенче ел рәттән утырам, – ди БДАУның өченче курс студенты Зөлфир Колбахтин. – Быел “Джон Дир” комбайнын ышанып тапшырдылар. Мондый алдынгы техникада эшләү, аны хезмәтләндерү нечкәлек­ләрен уку йортында өйрәттеләр. Монда белемнәребезне гамәл­дә сыныйбыз. Кабак авылында тулай торакта яшибез. Көнгә дүрт тапкыр ашаталар. Эш хакыннан тыш, югары күрсәт­кечләргә ирешүчеләргә премия дә вәгъдә итәләр. Шуңа һәр аяз көннең кадерен белеп, җиң сызганып эшлибез. 144 гектардан 4800 центнер бөр­тек­леләрне суктырып өлгердем. Нәтиҗәне яхшыртырга вакыт та, мөмкинлекләр дә бар.

“Колос” отряды әгъзалары Уфа районының “Алексеевка” совхозында 200 тонна бәрәңге уңышы җыеп алган. “Колос”ның “Айбо­лит”отряды Башкортстан төбәк­ләрендә 60 мең баш малны һәм кош-кортны вакци­на­цияләгән һәм 50 меңенә дәвалау-профилактикалау чаралары үткәргән. Бер төркем студентлар Кырымда “Инкерман” шәраб заводында һәм Анапада ял үзәгендә хезмәт салган.
Читайте нас: