+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 сентябрь 2015, 22:11

Сирәк тәтегән аяз көннәр кадере

Аны Илештә киң билгеле хуҗалык җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдинов яхшы белә.Синоптиклар яз башында җәйгә карата нинди генә фаразлар вәгъдә итмәсен, табигать, һәрвакыттагыча, барыбер үзенекен итте: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яумады. Үзенә кайчан кирәк, шунда исте дә, яуды да. Урып-җыю чорында исә кояшын да үзе теләгән кадәр генә күрсәтте. Һәм менә бүген, нәтиҗәдә, урак вакыты да гадәттәгедән соңлабрак килә. Башка елларда бу вакытта инде күп районнар рапорт бирсә, бүген республика басуларында күп кенә иген тезмәләре урып-җыела алмыйча ята.

Илеш районында гына түгел, хәзер инде Башкорт­станда да киң билгеле фермер Гыйлемҗан Гайнетдиновның басуларында да бар андый тезмәләр. Хәзер аларны суктырып бетереп баралар. Аяз көнне сап-сары алтындай балкып утыручы бодай басуларына да техника күптән түгел генә керде. Ләкин күңеле тыныч фермерның, ул әле көннәрнең ачылып китәренә, уңышны югалтусыз җыеп алу мөмкинлеге булачагына өметен өзми, Ходай насыйп итеп, ашлыкны өлгертеп җыеп алачакбыз, ди. Әнә шундый аяз көннәрнең берсендә ул безне, районның “Маяк” гәзите хәбәрчесе Илфира Нигъмәтҗанова белән икебезне, һәрвакыт горурлыгы дип санаган басулары буйлап үз машинасында алып китте.

Республикада бөр­текле һәм бөр­текле-кузаклы культуралар 1186 мең гектарда (барлык мәй­данның 68 проценты) урылган, 1155 мең гектарда (66 процент) сук­тырылган. Уртача уңыш бер гектардан 17,6 центнер тәшкил итә. Барлыгы 2031 мең тонна ашлык җыеп алынган.
Хәйбулла районы иген­че­ләре урып-җыю эшләрен тә­мамлап килә. Зилаер, Крас­нокама, Стәрлебаш, Шаран районнарында ашлык барлык мәйданнарның 80 процентында җыеп алынган. Чакмагыш һәм Мәләвез районнары басуларында уртача уңыш бер гектардан, шул ук тәртиптә, 28 һәм 27,7 центнер тәшкил итә. Мә­ләвез һәм Стәрлетамак районнарында барлыгы 100 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган.
Читайте нас: