+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь 2015, 22:25

Икмәк булгач, күңел көр

Күгәрчен районының “Иртөбәк”җәмгыятендә урып-җыю эшләре тәмамлану алдында.Уҗым культуралары, шулай ук нут, арпа һәм солы күптән җыеп алынган. Бодай басуларының соңгы гектарларында эш дәвам итә. Уңыш та югары: гектар куәте — 19 центнер.

Яхшы һава шартлары игенчеләргә булышлык итә. Бөтен көч диярлек басу эшләренә юнәлтелгән.
“КПС-5” үзйөрешле чапкычында Александр Кушнеров, Дмитрий Чуриков һәм Виктор Александров эшли. “Дон-1500Б” комбайннарында Раил Җәлилов һәм Салават Аткин иген ура. Аларны Павел Дрокин алмаштыра.
Икенче басуда Руслан Әбүбәкеров, Александр Паршин һәм Рамил Гыймранов “Енисей-1200-НМ” комбайннарында эшли. Игенне ындыр табагына тәҗрибәле водительләр Александр Колесников белән Фидан Кинҗәбаев ташый.
Җәмгыять җитәкчесе Олег Николаев әйтүенчә, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән тоткарлыклар юк. Килеп туган мәсьәләләр урында хәл ителә.
Читайте нас: