Хуҗалык игенчеләре бөртеклеләрдән елына күрә мул уңыш үстереп алган. Урак алдынгылары билгеле — алар арасында комбайнчылар Идрис Әхмәдуллин белән Илһам Сираҗев та бар. Ә ашлык хәзер амбарларда — киләсе ел чәчүенә таләп ителгән орлык эшкәртелеп, саклауга куелган. Моннан тыш, натуралата түләүгә каралган ашлык күләме дә быел зуррак. Иң мөһиме — хуҗалыкта быел терлекчелек тармагына җитәрлек фураж ашлыгы туплый алганнар.
Әйткәндәй, “Саламат” быел кышлатуга маллар санын шактый арттырып керә. Монысы инде аның “500 ферма” республика программасына кушылуы нәтиҗәсе. Көзге чорда хуҗалыкта сыер маллары 705 баш тәшкил итә, шулардан 312се — савым сыерлары.
— Маллар санын янә дә арттыру бурычы куйдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Әнвәр Зәйнуллин. — Монда инде үзебездә таналар әзерләүгә дә, шулай ук токымлы маллар сатып алуга да исәп тотабыз.
Маллар Трунтаиш һәм Идрис авылларындагы фермаларда асрала. Шактый искергән терлекчелек биналарында агымдагы ремонт ясалган, һәрхәлдә, алар кышлатуга яхшы әзерлектә керә. Хәзер исә төп игьтибар сусыл мал азыгы хәзерләүгә юнәлтелгән.
Күпьеллык үлән басулары 586 гектар тәшкил итә, шуңа да печән шактый мул тупланган. Моннан тыш, судан үләненнән сенаж салганнар. Үткән елдан хуҗалыкта кукуруз мәйданнары киңәйтелә башлады. Быел ул 267 гектарда үстерелде. Аны силослауга август азагында ук керешкәннәр иде. Шушы максатта 7 техника берәмлегеннән торган механикалаштырылган отряд оештырылды. Тырышлык бушка китмәде, кукурузны технология таләп иткән вакытта җыеп алдылар. Яшел массаның һәр гектардан чыгышы 250-300 центнер тәшкил итте. Монда инде мал азыгы хәзерләүдә җиң сызганып эшләгән механизаторлар Рамил Ишмәев белән Илдус Шиһаповның да хезмәт өлеше бар.