+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
7 октябрь 2015, 21:37

Күрсәткечләр югары, максат тагы да югарырак

2025 елга Русиядә ашлыкның тулай җыемын — 130 миллион, Башкортстанда 4-4,2 миллион тоннага җиткерү бурычы куела.Республикада басу эшләре тәмамлануга бара. Төбәк аграрийлары өчен ул элекке еллардагыдан шактый катлаулырак булды. Ил күләмендәге гомум икътисади хәл-шартлар һәм иртә яздан башланган табигать көйсезлеге авыл эшчәннәреннән тырышлык белән бергә сабырлык та таләп итә. Быел басу эшләре узган елдагы чыгымнар белән чагыштырганда 30-40 процентка кыйммәтрәк булды. Ул кредит, минераль ашлама, үсемлекләрне химик эшкәртү чаралары, запас часть, техника һәм башкаларга бәяләр күтәрелү белән бәйле. Әмма аграр тармак эшчәннәре сынатмады. Узган атна ахырына 3 миллион 148 мең тонна ашлык җыеп алынды. Калган 10 мең гектардагы үстерелгәнне җыеп алгач, быел Башкортстанда ашлыкның тулай җыемы 3,2 миллион тоннага якынлашачак. Уртача гектар куәте 18,1 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы урак кампаниясен нинди шартларда үткәрде? Аграрийлар алдында нинди бурычлар тора? Тармак министры Николай Коваленко журналистлар белән үткәргән матбугат конферен­циясендә шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап бирде.

Авыл эшчәннәре өчен агымдагы елны, чынлап та, катлаулы дияргә нигез бар. Язын яңгырларның гадәт­тәгедән иртәрәк һәм озайлы булуы, җәйнең һәм урак чорында көннәрнең тотрыксыз торуы, һичшиксез, тырышлык белән сабырлык таләп итте. Шулай булуга карамастан, уңыш начар түгел. Чакмагыш, Мәләвез һәм Стәрлетамак районнарында уртача гектар куәте 28-30,5 центнер тәшкил итте. Авыргазы, Чишмә һәм Илеш районнары алардан азга гына калышты. Гомумән, респуб­ликаның тугыз районы ашлыкның тулай җыемын йөзәр мең тоннадан арттырды. Әйткәндәй, табигый шартлар никадәр генә комачауласа да, аграрийлар узган елдагыдан 470 мең тоннага күбрәк ашлык җыеп алуга иреште.

— Авыл эшчәннәре үз проблемалары белән быел да ялгыз калмады. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка җаваплы кампания чорында аграрийларга тәгаен ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Тирә-як төбәк­ләрдә ашлама, техника ягулыгына бәяләр арткан бер вакытта Рөстәм Зәки улы басу эшләренә кирәк-ярак сатып алу мәсьәләләре буенча аларны поставкалаучылар белән шәхсән сөйләшүләр алып барды. Күп очракта бәяләр киметелде, түләү вакыты кичектерелде. Мондый ярдәм басу эшләре чорында бик мөһим һәм вакытлы булды, — диде тармак министры Николай Коваленко.

Ведомство башлыгы, якындагы елларда игенчелектәге игътибар перспектив культуралардан каты бодайга, кукурузны орлыкка үстерүгә, люпин һәм рапсны күбрәк чәчүгә биреләчәк, дип белдерде. Каты бодай сортына ихтыяҗ зур. Бүген аның тоннасы 17-18 мең сумга җитә. Киләсе елда аның мәйданнарын кимендә 40 мең гектарга җиткерү бурычы тора. Телгә алынган башка культураларга терлекчелек тарма­гында ихтыяҗ бар.

Шикәр чөгендере үстерү­челәрнең дә йөзләре кыза­рырлык түгел. Октябрьнең беренче атнасы ахырына татлы тамыр барлык мәйданның 51 процентында, ягъни 25,8 мең гектарда җыеп алынган. Уртача гектар куәте 251 центнер тәшкил итә. Кызганычка каршы, соңгы айларда көннәрнең нормадан бераз тайпылуы, чөгендергә масса җыярга мөмкинлек бирмәде. Сәүдә базарында шикәр бәясенең югары булуы да чөгендер игүчеләр файдасына.
Читайте нас: