— Әмир Галимович, җиргә беренче кар да төште, димәк, басу эшләренә дә берникадәр йомгак ясарга ярый торгандыр.
— Елына карата, без бик тә канәгать. Республика буенча игенчелек өчен язы да, җәе һәм көзе дә сынаулы булды. Гектар куәтенең бу күләмгә җитүе, минемчә, аграр хуҗалыкларда эшне нәтиҗәле оештыруга һәм техник мөмкинлекләрнең җитәрлек булуына бәйле булды. Хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нинди культураны күпме һәм ничек үстерергә өйрәтү кирәге юк. Икътисадны үстерү юнәлешен алар үзләренең бизнес-планына ярашлы билгели. Иң мөһиме — халыкка таратырга һәм фермаларда малларга җитәрлек ашлык тупланды. Җирдә җыелмыйча калган уңыш һәм көздән сөрелми калган мәйданнар юк. Төп йомгак шулардан гыйбарәт дип уйлыйм.
— Кырмыскалы соңгы елларга кадәр республикада татлы тамырны иң күп мәйданда үстерүче районнарның берсе иде. Быел шикәр чөгендерен алу һәм эшкәртүчеләргә озату нинди шартларда бара?
— Хәтерегездә булса, без элек бу культураны 7-8 мең гектарда үстерә идек. Хәзер плантацияләрнең гомум мәйданы 3200 гектардан артмый. Әмма бу хәл һич тә чималга ихтыяҗ булмауга, яки хуҗалыкларга табышы аз булуга бәйле түгел. Шикәр заводларының чөгендер үстерүгә махсуслашкан хуҗалыкларга мөнәсәбәте үзгәрү сәбәпче моңа. Алдан аванслау юк дәрәҗәсендә. Аннары, Карлыман шикәр заводы эшчәнлеге туктатылу да зур кыенлык тудыра. Чималны башка заводларга озатабыз. Техника җитешми. Вакыт уза. Ә бит шикәр чөгендере казып алынгач, кагатларда озак ятарга тиеш түгел.
Йөз гектардан аз гына күбрәк мәйданда казып аласы калды. Татлы тамыр, соңгы мәгълүматларга караганда, һәр гектардан 245 центнер тарта. Узган елда ул 340 центнер тәшкил иткән иде.
Шикәр чөгендерен үстерү елдан-ел катлаулана. Быел һава шартлары да бу культура өчен аеруча уңайсыз килде. Җәйнең һәм көз айларының чагыштырмача салкын булуы һәм артык дымлылык уңышны түбәнәйтә. Шулай булуга карамастан, рентабельлелек 70 проценттан ким булмас дигән өметтәбез. Үткән елда ул 47 процент кына иде. Бүген сәүдә базарында шикәр комының капчыгы 2,5 мең сум тора, ягъни килограммы 50 сумга җитте. Әле кайчан гына ул 25 сум иде.
— Шикәр чөгендерен алуда һәм аны озатуда проблемалар юк, дигән нәтиҗә ясарга буламы, Әмир Галимович?
— Проблема юк, дип әйтсәм, билгеле, авылда эш мәшәкатьсез дәвам итә дип уйлар идегез. Чималны казып алганда кыенлык кичермәдек. Әлбәттә, басудагы шикәр чөгендерен эшкәртүче заводларга озату өчен автотранспортның азрак бирелүе еш кына үзен сиздерде. Бу бигрәк тә уңышы югары булган хуҗалыкларда чагыла. Әйткәндәй, “Артемида”, “Шәйморатов”, “Башкортстан”, “Кустыгол” хуҗалыклары һәм “Үзәк” МТСы быел бу культураны 195-340 гектарда үстерде.
Шуны ассызыклап үтәсем килә: районда шикәр чөгендере алуда шәхси “БашАгроПродСервис” МТСының ярдәме зур булды. Аны биш ел элек Зөлфир Яхин оештырган иде. Әлеге предприятие карамагында 4 куәтле “Холмер” комбайны бар. Райондагы барлык шикәр чөгендеренең яртысын диярлек шушы шәхси МТС комбайннары алып бирә. Һәр “Холмер” моңа кадәр хуҗалыкларда эшләгән биш “РКС” комбайнын алыштыра, ягъни тәүлек әйләнәсенә утыз һәм аннан да күбрәк мәйданда чимал чыгара.
Кыскасы, бүген-иртәгә чөгендер алу төгәлләнәчәк һәм аны кабул итү пунктларына озатуны тизләтү чараларын күрәчәкбез. Тулай җыемны 81,6 мең тонна планлаштырган идек. Әмма һава шартлары көйсезлеге нәтиҗәсендә уңыш 75-78 мең тонна тәшкил итәчәк.
— Форсаттан файдаланып, көнбагыш урагы һәм хуҗалыкларда мал кышлатуга әзерлек барышы турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
— Көнбагышны 3130 гектарда үстердек. Аның 60 проценттан күбрәгендә уңыш җыеп алынды. Гектарыннан уртача 15 центнер майлы культура алына. Район буенча начар түгел. “Артемида” хуҗалыгында төшем 22 центнерга җитте. Гомум күрсәткечне “Үзәк” МТС мәйданнары киметә, чөнки анда күрсәткеч 6 центнердан артмый. Киләсе елларда безнең максат гектарларны арттыру түгел, ә уңыш алуны үстерү. Файдалы культура. Кереме зур. Әмма күп чәчү уңдырышлы җирләребезне ярлыландыра. Ә туфрак югалтканны тулыландыру өчен барлык хуҗалыкларның да ашлама алырга хәленнән килми.
Кышлатуга әзерлек белән кердек. Барлык 18 ферма да бу көннәрдә ел ахырына кадәр продукция җитештерүне тагын да арттыру максаты белән эшли. Район буенча һәр малга 34 центнер исәбеннән азык тупланды. Токымчылык буенча тәгаен эш алып барабыз. Ел ахырына кадәр көтүне утыз процентка яңарту бурычын куйган идек. Нәтиҗәләр яхшы. Әгәр быел кырмыскалылылар ашлыкны 1,5 тапкыр күбрәк үстереп алган икән, димәк, шәхси ихаталарның да, аграр предприятиеләрнең дә тылы ышанычлы дигән сүз.