+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 октябрь 2015, 21:13

200 хуҗалык аңа йөз тота

Раевка шикәр заводы быелгы сезонга нинди әзерлек белән килгән?Тәүлегенә 3 мең тонна чөгендер эшкәртү куәтенә ия бул­ган Раевка шикәр заводы 1984 елда файдалануга тапшырыла. Утыз елдан артык тарихында завод, бай хезмәт юлы үтеп, Раевка эшчеләр поселогын оештыручы статусындагы предприятиегә әверелде. 1998 елда республикадагы төрдәшләре арасында биредә беренчеләрдән булып чит илләрдән китерелгән шикәр камышын эшкәртү җайга салына. 2008 елда завод нигезендә “Раевсахар” җәмгыяте барлыкка килә, аның оештыручысы булып Башкортстан шикәр компаниясе тора. Завод эшләтелә башлаган чордан биредә 6,5 миллион тонна чимал эшкәртелеп, 1,5 миллион тонна шикәр комы җитештерелгән.

Район үзәгендә яшәүче­ләрнең күбесенеке кебек үк, Владимир Григорьевның да язмышы кече яшьтән Раевка шикәр заводы белән бәйле була. Хезмәт юлын биредә өйрәнчек сыйфатында башлап, ул гади эшчедән директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр һөнәри үсеш баскычлары үтә. Владимир Вениаминович билгеләвенчә, быел заводта 31нче чимал эшкәртү чоры башланган.

— 850 кеше эшләгән коллектив өчен заводны эшкә кушу — дулкынландыргыч вакыйга, чөнки җиһазларның көйле, тоткарлыксыз эшләве ахыр чиктә һәр гаиләнең матди хәлендә чагылыш таба, — ди директор урынбасары.— Җитештерү куәтләрен яңа чорга әзерләү исә яздан ук башланды. Күләмле ремонт эшләре үткәрелеп, байтак кына техник яңалыклар кертелде. Алар технологик чылбырның тоткарлыксыз эшләвенә генә түгел, продукциянең сыйфаты яхшыруга да булышлык итәчәк.

Чимал белән заводны республиканың бу төбәгендәге 13 районның шикәр чөгендере игүче 200дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе тәэмин итә. Әйткәндәй, үткән елда заводта 331 мең тонна татлы тамыр эшкәртелә, 50 мең тонна шикәр алына. Ә менә 2013 елда җитештерү күрсәт­кечләре буенча рекорд куела – эшкәртүгә ярты миллион тоннага якын татлы тамыр кабул ителә, 61 мең тонна продукция җитештерелә.

Быелгы күрсәткечләр элек­келәрдән берникадәр түбәнрәк көтелә. Белгечләр әйтүенчә, чөгендер уңышына һава шартлары сизелерлек үзгәрешләр керткән. Үткән елда, мәсәлән, зона буенча бер гектардан уртача 300 центнер тирәсе татлы тамыр казып алынса, быел — 250 цент­нер гына. Әлеге күр­сәт­кечләрдән чыгып, заводта 300 мең тонна чимал хәзерләүне планлаштыралар.

Шуңа карамастан, завод хәзерге вакытта тулы куәтенә эшли. 22 октябрьгә, мәсәлән, 116 мең тонна чөгендер эшкәртелеп, 17 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Элекке еллардан аермалы, быелгы чорның янә бер үзенчәлеге – кабул ителгән чөгендернең шикәрлелек дәрәҗәсе шактый югары. Әлеге вакытта ул 17 процент тәшкил итә. Бу инде азрак чыгымнар белән дә элекке күләмдә продукция алу мөмкинлеге бирә.

Соңгы елларда, көн таләбеннән чыгып, “Раевсахар” җәмгыяте эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерә. Атап әйткәндә, завод карамагында шикәр чөгендере игүгә махсуслашкан “Раевская”, “Красный клин” җәмгыятьләре оештырылды. Моннан тыш, завод канаты астында чөгендер үстерүнең тулы циклын башкарырга сәләтле заманча предприятие — “МТС-Агро” җәмгыяте барлыкка килде. Биредә югары җитештерүчәнле 10 чөгендер комбайны исәпләнә, хәзерге вакытта алар татлы тамыр уңышын җыюга җәлеп ителгән.

Тупланган чимал күләменә бәйле, заводта эшкәртү чоры декабрь урталарына кадәр дәвам итәчәк. Технология чылбырында тоткарлыклар юк, чыгарылган продукциянең сыйфаты тулысынча дәүләт стандартларына җавап бирә. Монысы инде тоташ коллективның – татлы һөнәр ияләренең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
Читайте нас: