Туксанынчы еллар башында республикада тәүге фермерлар эшли башлады. 1991 елда безнең районда да өч фермер хуҗалыгы оешты. Алар арасында гомер буе җаваплы вазыйфаларда эшләгән Мөҗәһит Ялалов та бар иде. Улы Флүн, кияве Камил белән һәркайсы иллешәр гектар җир алып, эшне башлап җибәрделәр. Алар, нигездә, иген үстерү һәм орлык сату белән шөгыльләнде. Тик Мөҗәһит абыйга бу эшне биш ел гына башкарырга насыйп булды: җитмеше тулырга берничә ай кала ул якты дөньядан китеп барды.
Әтисен җирләгән көннең икенчесендә үк район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләүче Фирдәвис миңа (мин ул вакытта идарә начальнигы вазыйфасында идем), эштән җибәрүемне сорап, гариза тотып керде. Яхшы белгеч булса да, “Әтинең эшен дәвам итәсем килә”, — дигәч, аның теләгенә каршы килә алмадым. Бу 1997 ел иде.
Шушы 18 ел вакыт эчендә Фирдәвис үзен чын мәгънәсендә булдыклы фермер итеп танытты. Әтисе карамагында булган 150 гектар җирне 1027 гектарга җиткерде, элита һәм оригиналь орлык үрчетүдә һәм сатуда махсуслашты. Быел ул, мисалга, бодайның 9 төрле сортына сынау үткәрде. Аларны Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Казаннан шул сортларның авторларыннан алып кайтты. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим, галимнәр чыгарган яңа сортларны үз хуҗалыгында сынау һәм үрчетү белән шөгыльләнүче Фирдәвис Ялалов Башкортстан, Татарстан, Ульяновск, Чиләбе, Белгород шәһәрләре авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары белән дә тыгыз бәйләнештә эшли.
Бүген Фирдәвис Ялаловның фермер хуҗалыгында җитештерелгән оригиналь һәм элита орлыкларны Татарстаннан, Ырынбур, Чиләбе өлкәләреннән генә түгел, Самарадан, Курганнан ук килеп алалар. Шунысы да аерым игътибарга лаек, Фирдәвис, туган җиренең чын патриоты буларак, яхшы сыйфатлы орлык белән, беренче чиратта, район, республика хуҗалыкларын тәэмин итә, алардан артканын гына читкә сата.
Илеш фермерының тагын бер мактаулы эше бар. Ул ел да авыл хуҗалыгы тармагын модернизацияләүгә 1,5-2 миллион сум инвестицияләр сала. Мисалга, соңгы вакытта гына Йонны авылы янындагы ашлык саклау складын тулысынча яңартты.
“Тырыш хезмәт китерер җимеш” диелә халык мәкалендә. Шушы көннәрдә Фирдәвис Ялаловка “Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Тантанада таныклыкны Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тапшырган. Әйткәндәй, фермерның тырыш хезмәте моңа кадәр дә Хөкүмәтебез тарафыннан лаеклы бәһаланып, 1999 елда аңа “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелгән иде. 2012 елда XIII “Алтын көз” Бөтенрусия агросәнәгать күргәзмәсеннән көмеш медаль алып кайттылар, 2011, 2013 елларда ул җитәкләгән “Рассвет” крестьян-фермер хуҗалыгы “Республиканың иң яхшы элита орлык җитештерүче хуҗалыгы” булып танылган иде.
Кайчандыр Фирдәвис әтисенең эшен дәвам иткән булса, бүген инде ул үзе өлкән улы Илдар белән фермер хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Димәк, буыннар бәйләнеше югалмый. Кем белә, бәлки, киләчәктә Илдарның улы Заһир да бабаларының һөнәрен дәвам итәр дә, алар кебек үк “Илеш игенчесе” данын еракларга таратыр.
Фирдәвис Мөҗәһит улын югары исем алуы уңаеннан барлык якташлар исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшендә һәм шәхси тормышында тик уңышлар гына теләп калабыз.
Фаил ГАСКӘРОВ,
Илеш районы Мәгълүмат-консультация үзәге директоры.