+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 ноябрь 2015, 21:44

Чөгендер үстерү – отышлы

Шаран районы фермеры Рафаэль Мусин шулай ди.Шаран районының Чалмалы авылында Рафаэль Мусин җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары татлы тамыр уңышын җыюда октябрьнең һәр матур көнен файдаланып калырга ашыкты. Без басуга килгәндә, караңгы төшә башлауга карамастан, эшнең иң кызган мәле иде. Чөгендер яфрагын кисү агрегатын хезмәтләндерүче Алексей Гәрәев, казу агрегатын эшләтүче Әхәт Әхмәтов белән Радик Нургалиев техниканы көйләргә дип тукталган. Хуҗалык җитәкчесе дә килеп җитте.

– Яңгыр туктавын көттек. Бүген иртәнге сәгать дүрттән басуга чыктык, төн уртасына кадәр эшлибез, – диде Рафаэль Мусин.

Өченче ел эшләп килүче хуҗалык эре терлек үрчетү, бөртеклеләр, шулай ук, чөгендер үстерү белән шөгыльләнә. Татлы тамырны баштагы чорда 150 гектарда үстерсәләр, былтыр мәйданнарны 200 гектарга җиткергәннәр. Уңыш җыюда читтән техника җәлеп ителми, барысы да үзләренеке. Чөгендер җирдән казып алыну белән Камазларга төялә. Алар татлы тамырны Чишмә шикәр заводына илтеп тапшыра. Гадәттә, көненә 10-12 рейс ясала икән.

– Чөгендер үстерү икътисади яктан бик отышлы. Без озаткан татлы тамырдан эшкәртелгән шикәрнең 60 проценты үзебезгә кайтарыла. Шикәрне, әлбәттә, сатабыз. Аның хакы, билгеле, арзан түгел, – диде җитәкче.

Без килгәндә татлы тамыр уңышы 140 гектарда җыеп алынган иде. Бу көннәрдә эшләрен төгәлләргә тора уңганнар.
Читайте нас: