– 1252 гектар чәчүлек җиремнең 400 гектарына уҗым культуралары чәчкән идем, – ди ул. – Арыш – гектарыннан 36, бодай 46 центнер уңыш бирде. Бодайдан мондый уңыш алу өчен зур көч салырга туры килде. Беренчедән, басуларны туңга сөрдем. Икенчедән, туфракны кәтүкләдек. Монысы орлыклар яхшы шытым бирү өчен мөһим. Өченчедән, үсентеләрне сыек, азотлы ашлама белән тукландырдык. Дүртенчедән, чүп үләннәренә каршы химик утау үткәрдек. Нәтиҗәдә, һәр башак 85-90 бөртек бодай белән сөендерде.
Әлбәттә, бу шартларны үтәү генә җитми. Мул уңыш алу өчен җирне, хезмәтне сөяргә кирәк. Шул чакта гына максатка ирешергә мөмкин. Шәхсән минем өчен авыл хуҗалыгы эш түгел – ул яшәү рәвешем. Иген шаулаган басуга сокланудан тәм табам, шуннан яшәү энергиясе алам. Райондагы фермерлар, хуҗалыклар белән дустанә мөнәсәбәттә яшим. Күп кенә хуҗалыкларны уңдырышлы орлык белән тәэмин итәм. Үзара һәрвакыт ярдәмләшеп эшлибез. Шуңа тәҗрибәмне район дәрәҗәсендә оештырылган семинарларда уртаклашам.
Альберт Муллагали улы былтыр 15 миллион сумга яңа техника сатып алган. Хуҗалыкта хезмәт салучы уңганнарны да ул мактап туя алмый. Механизаторлар Сергей Легаев, Михаил Гелев, эретеп ябыштыручы Валерий Легаев һәм водитель Виктор Гелев беркайчан да сынатмый.
Галим-агроном Альберт Муллагали улы кыю адымнары белән күпләргә үрнәк күрсәтә.