+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 ноябрь 2015, 21:22

Шәһәр фатирын... терлеккә алыштырган

Фәнүр Ибраһимовны авылга кайтырга нәрсә мәҗбүр иткән?Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә ел саен меңгә якын авыл юкка чыга. Моңа нәрсә сәбәпче соң? Сәбәп реформаларда гына микән? Бәлки, үз вакытында кешеләргә яшәешнең генә түгел, табигать һәм көндәлек тормыш кануннарына яраклаша белү дә җитмәгәндер? Колхоз төзибез дип хәлле крестьяннарның милке тартып алынды. Күмәк хуҗалыкларга берләшеп яши башлагач, янә дә байлык бүлешү, җир өләшү башланды.Фермерлык юлына басканчы Фәнүр Ибраһимовка да бу сораулар озак тынгы бирмәде. Үтәймулла авылы районда иң көчлеләрдән саналган Салават исемендәге колхозга карый иде. Бүленә торгач, аның туган авылы хуҗасыз торып калды. Аннары “Агростар” дигән кооператив оешты. Берничә ел элек анысы да банкротлыкка чыкты.

Үтәймулла — районда чагыштырмача зур авыллардан исәпләнә. Тәрәзәләре кадакланганнарны исәпкә алмаганда да йөз утызга якын шәхси ихата бар. Җирләре дә байтак иде. Ярыйсы гына мал асралган ферма да, табыш китереп, авыл халкын эшле-ашлы итте. Узган гасырның туксанынчы елларында биредә өч мең баш чамасы сарык асралганын мин дә хәтерлим. Хәзер боларның берсе дә юк. Әмма Үтәймулланың эшсөючән кешеләре калды. Күмәк хуҗалык таралгач, авыл халкы бераз икеләнебрәк калды. Чөнки, реформаларга сылтанып, уртак милек булдыру яклы түгел иде кешеләр.

Бәхеткә, биредә туып-үскән Фәнүр Ибра­һимов авылны саклап калуны үз өстенә ала. Армиядән соң колхозда бераз эшләгәч, Уфага, ул вакытта әйтелгәнчә, “озын акча” эзләп киткән кешеләрнең берсе ул. 17 ел гомерен Себердә үткәрә, электр монтеры булып эшли.

— Җан тартмаса да, кан тарта диләр бит. Туганнарым янына — Үтәймуллага кайттым. Башта, көндәлек эш булсын дип берничә баш сыер малы алдык. Безнең якта аларны күбрәк тә асрау өчен мөмкинлек җитәрлек. Итенә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Иренмичә эшләсәң, акчасы да була икән. Шул чакта фермер хуҗа­лыгы оештырырга, халыкны да эшле итәргә уйладым, — ди 46 яшьлек Фәнүр Хәмидулла улы.

Аның бу карарын хатыны Гүзәл дә хуплый. Беренче елны 2-3 айлык 96 баш бозау алып үстергән Фәнүр Ибраһимов, шәхси ихатасын тагын да зурайтып, киләчәккә матур уй-планнар кора. Кызганычка каршы, икенче елны яшь фермер көтелмәгән авырлыкларга тарый. 2010 ел төбәккә ифрат та коры килә. Мал азы­гы җитешми. Кышлатуга гына түгел, җәйдән көтүнең азыкка накыслык кичерүе мал санын киметү куркынычы тудыра.

— Күрше фермерлар ярдәмгә килде, — дип хәтерли Фәнүр. — Салам, фураж бирделәр. Терлек ишле иде дә бит, салкыннарга кадәр биналар салып өлгермәдек. Җир алып булмады. Күрше фермердан җир алып, ачык яланда стенасыз диярлек эшләнгән бөркәү-япма астында кышлады алар.

Бәхеткә “Агростар” кооперативын банкротка чыгарып, милкен сата башлыйлар. Фәнүр өлеш-ләп түләү шарты белән хуҗалыкның фер­ма биналарын сатып ала. Алтмыштан артык сыерын кабул итә.

— Колхозда да, Себердә дә болай көнне төнгә ялгап эшләмәгәнсеңдер бит, үкенми­сеңме? — дип кызыксынам.
— Без бит авылга Стәрлетамактагы фатирыбызны сатып кайттык, — ди Фәнүр. — Алда нәрсә көтәсен белә идек. Эш башлаганда сыерларны да үземә саварга туры килде. Авыр иде, әлбәттә. Ә авылда башкача ничек яшәп, дөнья көтеп була? Республика Хөкүмәтенә рәх­мәт, кече эшкуарлык белән шөгыль­ләнү­челәргә ярдәм күрсәтә. Безнең өчен дә ул бик вакытлы булды.

2012 елда Ибраһимовлар “Үз эшен башлаучы фермер” программасы кысаларында грантка дәгъва итеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгына документлар тапшыра. Шатлык озак көттерми. Алар 1,5 миллион сум күләмендәге грантка лаек була. Шул акчага иң тәүдә сөт саву аппаратлары сатып алалар. Ниһаять, үзен дә, тормыш иптәшен дә кул кө­че өстенлек иткән сыер саву мәшәкатеннән азат итә ул. Аннары техника, сөт суыткычка чират җитә. Фермерның бүген ике МТЗ-82 һәм ДТ-75 тракторы бар.

Фәнүр Ибраһимов терлекчелек тармагын сайлаган. Хәзер инде ул үзенең ялгышмавына ныклы ышана. Чөнки, фермасы булган авылның таралырга сәбәбе юк. Әлегә тармакта алты кеше эшли, Фәһим Моратов, Риф Сафиуллин, Айдар Йомагуҗин һәм Сергей Смирнов маллар карый, әни-кызлы Зифа һәм Зәлифә Хәсәно­валар — савучылар. Йөздән артык сыер савыла, симертүгә кырыктан күбрәк бозау бәй­ләнгән. Кайчандыр ташландык фермадагы маллар тавышы көннән-көн көррәк яңгырый.

— Барысына да эшли-эшли төшенәсең икән, — ди Фәнүр.—Үз җирең юк, икән димәк, мал азыгы да хәзерләп булмый. Хәзер 150 гектарга хуҗа­быз. Утызар гектарда кукуруз, солы һәм арыш үстердек. Калганы — күпьеллык үлән план­тацияләре. Киләсе елларда чәчүлекләр, пай җирләре тагын да зураячак. Атлар да иркенлек ярата. Быел аларның саны егермегә җитте. Ите өчен асрыйбыз. Уфа базарларында аны һәрвакыт көтеп алалар.

Көндәлек акча сөт сатудан керә. Бу көннәрдә 7-8 центнер озаталар. Стәрлетамак сөт комбинатыннан чималны килеп алалар.

— Илдәге үзгәрешләргә бигрәк тә авыл сизгер. ”Җилнең кайсы яктан исүен ул ныграк тоя. Бүген меңнәрчә авылларның таралуы табигый. Халыкның, элеккечә, колхозга, дәүләт “авызы”на карап яшәвенә бәйле шулай килеп чыкты ул. Элекке кебек хезмәт яратучы һәм җиргә тугры кешеләре белән авылларны саклап калырга телибез икән, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт игътибарын арттырырга кирәк. Юнәлеш һәм дәрт бирсәң, авылда булдыклылар барыбер күбрәк, — ди Фәнүр Ибраһимов.
Читайте нас: