+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 ноябрь 2015, 21:05

Сарайсада нигә эшсезләр юк?

Авылның бөтен матурлыгы, көч-куәте — анда яшәүче кешеләрдә, дип белеп әйтәләр. Стәрлебаш районының иң төзек, бай авылларыннан саналучы Сарайса да эшсөяр, хәстәрлекле уллары һәм кызлары белән дан тота. Йөздән артык яңа өйләр төзелә, башка чыгучы яшь гаиләләр арта. Шунысы шатландыра: авылда эшсезләр дә, эчкечелек белән мавыгучылар да бөтенләй юк диярлек. Биредә һәркем эш белән мәшгуль. Сарайсада сыер малларының саны, башка авыллардагы кебек, икеләтә-өчләтә кимемәгән, ә киресенчә, арткан. Җәйге айларда ике көтүдә 400 баштан артык сыер малы йөргән.

“Бу әле көтүдә йөргәннәре генә”, — ди өч бала әнисе Рима Әхмәдиева. Ире Ишбирде белән алар үз хуҗалыгында өч сыер сава (башка елларда бишәү булган), өч бозау һәм 6 үгез си­мер­тә. Күптән түгел суеп саткан бер башмактан 59 мең сум керем алганнар. Урамдагы матур йортларны, төзек коймаларны, бизәк­ле капкаларны күреп, күңел куана. Капка төбе саен автомобиль, йөк машинасы. Барлык тагылма кирәк-ярагы, арбалары булган “Беларус” тракторлары гына да биредә 30 берәмлек исәпләнә.

Әхмәдиевларның ут күрше­ләре Зәрия белән Рамил Сангу­җиннар да —тырыш, үрнәкле гаиләләрнең берсе. Алар 24 гектардагы пай җирләрендә эш итәләр икән.

— Мал азыгы белән проблема юк. Хәзер бөтен эш техника ярдәмендә башкарыла. Биш сыерны да аппарат белән савам. Җәйге айларда сөт көн саен 9-10 чиләк чамасы була. Дөрес, соңгы вакытта савым кимеде. Шулай да, көн аралаш Салават базарына барып, сөтен, маен, каймагын, эремчеген 3-4 мең сумлык сатам. Аена ул 40-45 мең сумга җыела, — дип елмая Зәрия ханым.

Әлбәттә, терлекчелек зур тырышлык таләп итә. Мал-туар белән шөгыльләнәсең икән, ди­мәк, ел буе ал-ял белми эшләргә тиешсең. Авыл җирендә, гадәттә, бу эшләрне башкаруда кул арасына кергән балалар да ярдәм­ләшә. Сангуҗиннар, мәсә­лән, үзләре кебек уңган өч бала үстергән. Яшьли физик эшкә өйрәнгән балалар туган йортка кайткан саен өс-башын алмаштырып, абзарга, мал-туар янына ашыга. Уллары Айнур Уфа нефть техник университетын һәм эчке эшләр министрлыгы мәктәбен тәмамлаган, Салават шәһәрендә эшли. Игезәк­ләр Юлия белән Галия дә Уфа нефть техник университеты студентлары.

Сарайсада мондый уңган, үз тырышлыгы белән мул тормышта яшәүче гаиләләр күп. Мәсәлән, Илгиз белән Альбина, Зөлфия бе­лән Фәнис Аканаевлар — нәкъ шундыйлар. Дүрт ул тәрбия­ләп үстергән Альбина белән Рөстәм Хәй­рул­линнар да — тынгысыз җан­нар. Аларның ишегалды тулы терлек, бакча башында — 200 баш умарта, урамда — үз кибет­ләре. Болар — тырышлык нәти­җә­се. Сарайса уңганнары бү­ген­ге мул һәм бәхетле тормышка үзләре ирешкән.
Читайте нас: