+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 ноябрь 2015, 22:40

Бөртеге дә югалмас

Борай катнашазык заводында кышкы чорда да кызу эш кайный.Быелгы урып-җыю кампаниясе авыр шартларда үтте: койма яңгырлар игенчеләргә киртә тудырды, ә басулардан кайткан ашлыкның дымлылыгы тиешледән күпкә югары иде. Яхшы сакланыш тәэмин итү өчен бөртеклеләрнең 95 процентын киптергеч җиһазлар аша үткәрергә кирәк булды, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. “Борай катнашазык заводы” җәмгыяте эшчәннәре дә урак чорында көнне төнгә ялгап хезмәт салды.

Быелгы урып-җыю кампаниясе авыр шартларда үтте: койма яңгырлар игенчеләргә киртә тудырды, ә басулардан кайткан ашлыкның дымлылыгы тиешледән күпкә югары иде. Яхшы сакланыш тәэмин итү өчен бөртеклеләрнең 95 процентын киптергеч җиһазлар аша үткәрергә кирәк булды, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. “Борай катнашазык заводы” җәмгыяте эшчәннәре дә урак чорында көнне төнгә ялгап хезмәт салды.

— Коллектив 15 кешедән тора, — ди завод директоры Илдус Гыйльмияров. — Киптерү җиһазлары аша көненә 100 тоннадан артык ашлык үткәрә алабыз. Завод амбарларында 6000 тонна ашлык саклау мөмкинлеге бар. Рапсны киптерү технологиясен үзләштерүебез дә заман белән бергә атларга тырышуның бер дәлиле.

Урак чорында завод Борай хуҗа­лык­ларын гына түгел, Калтасы, Яңавыл районнары игенчеләрен дә хезмәт-лән­­дерә.
Ашлык киптерүдән тыш, завод катнашазык җитештерә. Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләреннән дә, шәхси ихата хуҗаларыннан да заказлар кабул ителә. Тракторлары, йөк машиналары җиткелекле булган җәмгыять, продукцияне илтеп бирү мөмкинлегенә ия.

Коллектив бердәм, тату, шуңа алдыбызга куелган бурычларны һәрвакыт югары дәрәҗәдә үтибез, — ди Илдус Әмирҗан улы. — Кызу урак чорында ике смена эшләдек. Хәләл көч, тир түгеп үстерелгән игеннең бөртеге дә югалырга тиеш түгеллеген аңлыйбыз.

Илдус Гыйльмияров Борай катнашазык заводында 25 елга якын хезмәт сала, шуңа биредәге технологик процессларның бөтен нечкәлекләрен белә. Соңгы сигез елда җәмгыять директоры вазыйфасын башкара. Заман авыр дип зарланып, кул кушырып утыра торган җитәкче түгел ул: мөмкинлек табып, хуҗалыкка заманча җиһазлар кайтартыла, хезмәт хакы вакытында түләнә.
Читайте нас: