+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 декабрь 2015, 23:50

Ашаганда кыяр тәмле дә бит...

Ә аны үстерүнең мең төрле авырлыкларын яшелчәчеләр үзләре генә белә.Туймазы районы — теплицаларда яшелчә үстерү буенча республикада билгеле лидер. Башкортстанда теплицаларның гомум мәйданы 400 гектарга якын булса, шуның 300 гектарга якыны – Туймазы районы биләмә­ләрендә. Бүген районда 65 теплица хуҗалыгы исәпләнә. Теплицаларда үстерелгән кыяр белән помидор, республикабыздан тыш, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә, Санкт-Петербург шәһәрендә, Көнбатыш Себернең эре сәнәгать үзәкләрендә һәм Ерак Төньякта сатыла.

Күптән түгел Туймазы якларына юл төште һәм форсаттан файдаланып, теплицаларда яшелчә үстерүчеләрнең эше белән якыннанрак танышырга булдым. Алдан ук шуны әйтергә мәҗбүрмен, яшелчә үстерү күп чыгымнар таләп итүче бик авыр эш икән. Ни өчен дисезме? Тыңлагыз, алай булгач...

Иң беренчесе, теплицаны полиэтилен пленка белән каплыйлар. Ничек кенә яхшы итеп капларга тырышсаң да, ул бер сезонга гына чыдый икән. Анда да пленканың күптән түгел “табадан төшкәне” булса гына... Бер ел элек чыгарылып складта ятканы исә сезон уртасында ук ярылып бетә икән. Ә аның кайчан чыгарылуын берничек тә ачыклап булмый. Чөнки ул сөт түгел, бер тәүлек дигәндә әчеп чыкмый. Шулай итеп, пленка сатып алганда ук бик зур суммага алдануың ихтимал. Бер теплицаны каплау өчен күпме пленка таләп ителүен исәпләп чыгарырга мөмкин әле. Ә менә гомум мәйданы 15-20 гектарлы теплица хуҗалыгына ел саен күпме пленка таләп ителүен күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әле күп хуҗалыкларда нәкъ теплицаларны пленка белән каплау бара.

Икенчесе, орлык мәсьә­ләсе... Теплица хуҗалык­ла­рында элита орлык кына утырталар. Аны Мәскәүдән кайта­ралар икән. Очраклы сәүдә­гәр­ләрдән алсаң, ал­данырыңны көт тә тор! Чөнки сыйфатлы орлык кына мул уңыш белән куандырачак. Шуңа аны ышанычлы чыганаклардан гына алалар. Кыйммәт, әлбәттә. Ләкин орлык сатып алуга тотыл­ган чыгымның өчтән бер өлеше дәүләт тарафыннан компен­сацияләнүе күңелгә җылы өсти. Алга китебрәк булса да әйтергә кирәк, яшелчә үстерүчегә күр­сәтелүче дәүләт ярдәме шуның белән вәссәләм дисәң дә ялгыш булмас.

Орлык шытым биргәч, яшелчә­челәр өчен чын мәгънәсендә йокысыз төннәр башлана. Чөнки теплицада тәүлек әйләнәсенә даими температура һәм дымлылык сакланырга тиеш. Моның өчен газ һәм электр челтәрлә­ренең сәгать кебек төгәл эшләве мотлак. Ә без исә бу мәсьәләдә әлләни мактана алмыйбыз әле. Күп очракта “уникенең берсе юк” дигән сыманрак килеп чыга. Ә яшь үсенте, алда әйтел-гәнчә, яңа туган сабый тәрбиясенә мохтаҗ.

Без булган хуҗалыкта теплица­ларның гомум мәйданы 25 гектарга җи­тә. Анда эшләү өчен өстәмә рә-вештә 120 кеше таләп ителә. Теплицаларда эш сезонлы. Шуңа елның бер өлешен алар эшсез торырга мәҗ-бүр. Моңа кадәр “гастарбайтер”ларга карата фикерем бик яхшыдан түгел иде. Үз илендә эш табалмаган, безнең өчен дә әлләни кирәге булмаган, җәмгыятебез өчен “артык” кешеләр дип аларга кызганыбрак карый идем. Башкалар да шундый фикердәдер дип уйлыйм.

Ә алар... Ә алар исә теплица хуҗа­лыкларында төп эшче көч икән. Югарыда әйткәнемчә, уртача зурлыктагы теплица хуҗалыгына сезон вакытында 120 өстәмә эшче таләп ителә. Ә Туймазы районында барлыгы 65 теплица хуҗалыгы исәпләнә дидек. Ел саен уртача 4-4,5 мең сезонлы эшче таләп ителә дип аңлат­тылар әңгәмәдәшләрем.

Ә ни өчен үзебезнең халыкны теплицаларда эшкә җәлеп итмиләр? Беренчедән, район халкының күпче-лек өлеше Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләрендә эшли. Вахта ысулы белән Ерак Төньякка һәм Көнбатыш Себергә йөреп эшләүчеләр дә шактый. Ә инде эшсез йөрүчеләр беренче хезмәт хакы алу белән атна-ун көнгә “запойга” китә икән. Яшелчә бит ул сәрхүшнең айнып эшкә килгә­нен көтми, көн саен даими тәрбия таләп итә.

Шуннан соң теплица хуҗасы кемгә таянырга тиеш булып чыга? Теләсә дә, теләмәсә дә, “гастарбайтер”га! Беренчедән, алар сезонлы эштән бик канәгать. Чөнки сезон арасында туган илләренә кайтып килү мөмкинлеге бар. Икенчедән, анда аларны зур гаи­лә­ләре көтә, шуңа акчаның һәр тиене исәпле!

Менә шуның өчен “гастар­бай­тер”ларга биредә хөрмәт зур. Һәр теплица хуҗалыгында диярлек тулай торак, кайберләрендә хәтта ашханә дә бар. “Гастарбайтер”лар шунда яши һәм туклана. Шуңа алар ел саен бер үк хуҗага эшләүне өстен күрә икән. Күченеп йөрүчеләрне бик өнәп бетермиләр.

Сезон тәмамлангач, “гастарбайтер”лар кайтып киткән. Декабрьдә алар кире килергә тиеш. Тик күбе-сенең юллык акчасы юк. Бу мәсьәләне дә теплица хуҗаларына чишәргә туры килә. Алар юллык акча җибәрергә мәҗбүр. Чөнки “гастарбайтер”ың кил­мәсә, сезонны кем белән ачарсың?

Һәр “гастарбайтер” эшкә кереш­кәнче, Уфага барып, Федераль миграция хезмәтенең Башкортстан ида­рәсендә теркәлү үтәргә һәм патент алуга документлар тапшырырга, ә патент әзер булгач, аны барып алырга тиеш. Аларны җыеп, Уфада йөртеп кайтаруны, шулай ук, теплица хуҗасы оештыра.

Ә бу эшне Туймазының үзендә оештырып булмыймы? Күпләрнең күңелендә шундый урынлы сорау туачак. Була, әлбәттә. Туймазыда шундый үзәк ачылган. Тик шатлык озакка бармаган. Чөнки республиканың көнбатыш төбәген хезмәтләндерүче федераль Бердәм миграция үзәге, документлар кабул итеп, Уфадан йөртеп алып кайткан өчен генә “гастарбайтер”дан тәүдә – 2050, соңрак 1550 сум өстәмә түләү таләп иткән. Мондый хәл теплица хуҗаларында ризасызлык тудырган. Чөнки арендага автобус алып, “гастарбайтер”ларны үзең Уфада йөртеп кайтару күпкә арзанга төшә. Бу мәсьәләдә, әлбәттә, “алтын урталык”ны табарга кирәк.

Патент өчен “гастарбайтер” ай саен 2832 сум түләп торырга тиеш. Урыс теле һәм Русия тарихы буенча имтихан тапшыру өчен — 5000 сум, медицина тикшерүе — 1500 сум, ирекле медицина страховкасы өчен 1000 сум һәм тагын әллә нәрсәләр өчен түлә дә түлә! Кыскасы, “гастарбайтер” теплица хуҗасына бик кыйммәткә төшә. Ә бу сумма соңгы исәптә теплица хуҗалыгында җитеш­терелгән продукциянең үзкыйммә­тендә чагылыш таба.

Теплицалар газ ягып җылытыла. Аңа сәнәгать предприятиеләре өчен билгеләнгән тариф буенча түлиләр. Шуңа теплицада үстерелгән кыяр яки помидорның үзкыйммәтенең яртысы газ өчен түләүгә туры килә. 12-15 процент — электр энергиясенең өлеше. Рәсми мәгълүматлар буенча, соңгы 5 елда газга хак – 2,4 тапкыр, электр энергиясенә 2 тапкыр арткан. Шул ук чорда яшелчә бәяләре 20-30 процентка гына күтәрелгән.

— Узган гасырның 90нчы елларында, ягъни фермерлык хәрәкәте башланган чорда мин үз хуҗа­лы­гымда газ өчен айга 50 мең сум түли идем, ә хәзер 3 миллион сум түлим. Өстәвенә, элек кулланылган газ өчен дәүләт тарафыннан дотация түләнә иде, соңгы елларда ул да бетерелде, — дип ачынып сөйләде өлкән яшьтәге бер фермер.

Теплица хуҗалыгы елга бер тапкыр гына керем ала. Шуңа ел әйләнәсенә кредит исәбенә яшәргә мәҗбүр. Ә кредит өчен банк процентлары бүген чәчләрең үрә торырлык!

Дәүләтебез фермер хуҗалык­ларына бөтенләй ярдәм күрсәтми дип әйтү акны кара дип исбатлауга тиң булыр иде. Бу максатта төрле программалар кабул ителгән. Шушы көннәрдә хөкүмәттән 6 миллион сум ярдәм алып, сарык фермасы төзегән бер фермерны телевизордан күрсәт­теләр. Кызганычка каршы, ярдәм, нигездә, үз эшен башлаучы фермер­лар­га күрсәтелә. Ләкин бүген хөкүмәт­тән ярдәм алып оештырылган фермер хуҗалыгы 2-3 елдан бөлгенлеккә төшсә, ил алга китәрме соң? Минемчә, бүген төп ярдәмне гамәлдәге фермер хуҗалыкларына күрсәтергә кирәк! Югыйсә, газга, электр энергиясенә, ягулык-майлау материалларына, техникага хаклар даими артып торган шартларда әлегә алдынгы исәпләнүче фермер хуҗалыкларының да бөлген­леккә төшәчәге көн кебек ачык. Атка йөкне тракторга төягән кадәр салмый­лар бит! Дөньяның барлык илләрендә дә авыл хуҗалыгы дәүләт дотациясе исәбенә яшәвен онытырга ярамый.

“Туймазинец” крестьян хуҗалык­лары ассоциациясе рәисе Минзаһит Шәңгәрәев белдерүенчә, эшләр болай дәвам иткәндә, алдагы елларда фер­мерларның җирләре бөтенләй буш калуы ихтимал. Соңгы вакытта исә Башкортстанда яшелчә җитештерү 14 процентка кимегән.

Фән кушканча туклану өчен кешегә елга 120-140 килограмм яшелчә таләп ителә. Бездә исә бу күрсәткеч әлегә 80 килограммнан аз гына артыграк. Республика халкын фән кушканча тукландыру өчен яңадан 160 мең тонна яшелчә таләп ителә. Ә Русиягә исә ел саен чит илләрдән 1 миллион тоннадан күбрәк яшелчә кертелә.
Туймазы районы яшелчә­челә­ренең эше белән танышканнан соң, күңелдә менә шундый фикерләр туды.
Читайте нас: