Тоташ алганда, быел Бүздәк элеваторы июль-октябрь айларында 15 мең тоннадан артыграк ашлык кабул иткән. Тапшыручы предприятиеләр арасында күпчелекне Бүздәк районы хуҗалыклары тәшкил итә. Атап әйткәндә, “Нерал-Бүздәк” җәмгыяте, “Бүздәк” агрофирмасы быел да элеваторның ышанычлы партнерлары исемлегендә, алар иң күп ашлык тапшыручылар санала. Күрше төбәкләрдән Чишмә, Кушнаренко районнары ашлык җитештерүчеләре дә Бүздәк элеваторын үз итә.
Әйткәндәй, ашлыкны файдалы шартларда урнаштыруга хәзер чикләр юк. Соңгы чорда, мәсәлән, ашлыкны Бүздәккә Казахстаннан китереп тә саклауга куялар. Элеватор директоры Алег Сакаев билгеләвенчә, ашлык хуҗалары өчен иң мөһиме – аның ышанычлы урында торуы, сыйфат күрсәткечләренең сакланышы. Ә бай тарихлы, техник мөмкинлекләре киң Бүздәк элеваторы әлеге таләпләрне төгәл үтәве белән аерылып тора.
Эшкәртүче тармак предприятиесенең эшчәнлеге табигать шартларына да нык бәйле. Быел, мәсәлән, сызма культуралардан көнбагыш мул уңыш белән куандырмады. Элек элеватор һәр елны 4-5 мең тонна көнбагыш кабул итсә, быел ул 937 тонна гына тәшкил итте. Аны, нигездә, район хуҗалыклары китерде.
Үзәк матбугат басмаларыннан белүебезчә, быел Русия чит илләргә зур гына күләмдә ашлык сатарга ниятли. Моның йогынтысы Бүздәк элеваторында да сизелә. Мәсәлән, хәзер ашлык, чын мәгънәсендә, хәрәкәттә, ягъни ул биредәге саклагычларда озак тоткарланмый. Атап әйткәндә, соңгы чорда бодай күпләп озатыла башлаган, аерым көннәрдә, графикка ярашлы, 100әр тонна төяп җибәрәләр хәтта. Шуңа бәйле, элеваторда мәшәкатьләр дә арткан. Аларның зур өлеше ашлык сыйфатын билгеләүче лаборатория коллективына төшә, әлбәттә.
Гомумән, эшкәртү тармагы предприятиесе лабораториядән башлана, диюләре дөрестер. Моның белән лаборатория мөдире Эльвира Ханнанова да тулысынча килешә. Быел ашлыкка хаклар ярыйсы гына күтәрелде, аны чит илләргә чыгару бигрәк тә отышлы. Сүз, әлбәттә, сыйфатлы ашлык турында бара. Ә аның хакында объектив белешмәне кулланучыларга лаборатория генә бирә.
Зур булмаган коллективка, моннан тыш, саклагычлардагы ашлыкның сыйфатына күзәтчелек тә йөкләтелгән. Шуңа да даими рәвештә анализлар алына, аларның нәтиҗәләре җентекле өйрәнелә һәм чаралар күрелә. Коллективта күпчелекне тәҗрибәле белгечләр тәшкил итә. Лаборантлар Гөлсирин Мәүлетова, Мәрьям Кунафина һәм Светлана Сәфәргалина — нәкъ шундыйлардан.
Республикадагы төрдәшләре арасында Бүздәк элеваторы үзенең ярма заводы белән дә киң билгелелек казанды. Элегрәк, атап әйткәндә, совет чорында, аның продукциясе тулысынча дип әйтерлек СССР Кораллы Көчләренең хәрби частьларына озатыла иде. Хәзер Бүздәк ярмасының бу юнәлештә кулланылыш даирәсе шактый тарайды, әлбәттә. Шуңа да карамастан, аңа ихтыяҗ шактый зур. Завод октябрьдә эшкә кушылгач, шушы вакытта 718 тонна арпа ярмасы чыгарылган. Бу урында шуны да билгеләп үтик: ярма заводының җитештерү мөмкинлекләре шактый зурдан. Тулы куәтенә эшләткәндә, ул тәүлегенә 120 тонна продукция бирергә сәләтле. Хәзерге вакытта исә бер сменада эшли, көненә 25-30 тонна ярма җитештерә. Продукция Башкортстан төбәкләренә, шулай ук, Тольятти, Чиләбе һәм Санкт-Петербургка җибәрелә.
Элеваторның баш бухгалтеры Зәлифә Исхакова әйтүенчә, коллектив үзенә йөкләтелгән бурычларны намус белән үтәп килә. Әлеге вакытта район үзәгендә иң эреләрдән саналучы предприятиедә алтмыштан артык кеше эшли.