– Агымдагы елның ун ай нәтиҗәләре буенча хуҗалыкта 13 мең 372 центнер сөт, тереләй авырлыкта 1 мең 137 центнер ит җитештерелде. Әлеге күрсәткечләр, һичшиксез, Зәйтүнә һәм Минзәлә Әһлиуллиналар, Гөлнур Мортазина, Татьяна Манзурова, Лариса Никифорова кебек алдынгы савучыларның, Фәрит Фәйзуллин, Рәсим Йосыпов, Михаил Никифоров, Кадыйр Хамматов, Владимир Слепушкин кебек үз эшенә үтә дә җаваплы караучы терлекчеләрнең хезмәт нәтиҗәсе булып тора. Әйтик, югарыда телгә алынган савучылар һәркайсы шушы чорда 130 тоннадан 150 тоннага кадәр сөт савып алды. Ир-атлардан бердәнбер савучы Ильяс Хамматов та алар үкчәсенә басып килә һәм эшчәнлек күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта бара. Кыскасы, әфарин һәм зур рәхмәт аларга, – диде бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Хәер, хуҗалыкта продукция алу күрсәткечләренең шушы рәвешле елдан-елга, айдан-айга яхшыра баруы очраклы түгел. Хуҗалык, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән республикада тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылып, санаулы гына вакыт эчендә ике терлекчелек фермасын да нигездән төзекләндерде. Аларда уңайлы хезмәт шартлары булдырылды, заманча җиһазлар урнаштырылды, токымчылык эше тагын да яхшырды. Янә дә шул: хуҗалыкта елның-елында мал азыгы 1,5 еллык запас белән хәзерләнә. Быел, мәсәлән, катнашазыктан тыш та һәр баш малга 40 центнер исәбеннән азык хәзерләнгән. Ә маллар саны хуҗалыкта 1520 башка җитә, шуларның 500е – савым сыеры.
Мал азыгы хәзерләүгә җитди караганлыктан, көзге-кышкы чорда да хуҗалыкта савым күрсәткече тотрыклы саклана. Мәсәлән, мул сөт чорында тәүлегенә 5 тонна чамасы сөт савып алынса, әлеге вакытта да ул 3 тоннадан түбән төшми. Моңа, әлбәттә, токымчылык эшен системалы рәвештә алып бару исәбенә дә ирешелә. Сыерлар барысы да бер вакытта ташлатып, бер вакытта бозауламаганлыктан, сөт җитештерүдә өзеклеккә юл куелмый. Мәсәлән, бүгенге көнгә хуҗалык фермаларындагы сыерларның 30 процент чамасы бозаулаган. Әйткәндәй, агымдагы елдан биредә токымчылык эше яңа баскычка чыккан. Таналарны ясалма орлыкландыру эшенә гыйльми нигездә биотехнолог Малик Бакиев алынган. Ул башкарган эшчәнлек тә терлекчелек тармагы үсешендә югары нәтиҗәләр белән билгеләнер дигән ышанычталар хуҗалыкта.
Бер сүз белән әйткәндә, республикадагы алдынгы хуҗалык, терлекчелек продукциясе җитештерүдә соңгы елларда ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, тагын да югарырак максатлар куеп эшли һәм, моның өчен ныклы җирлек әзерләп, аларны комплекслы нигездә гамәлгә ашыра. Димәк, әле үк ай саен ике миллион сумлык сөт сатучы хуҗалыкның өч, дүрт миллион сумлык һәм аннан да югарырак күрсәткечләргә чыгачагы алда әле! Алдынгы карашлы җитәкче Фәйруз Галиев рәислегендәге тырыш хезмәт коллективы, һичшиксез, монысын да булдырыр. Ә инде булдыклы рәиснең күптән түгел “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” мактау билгесе белән бүләкләнүен исәпкә алганда, республика һәм район җитәкчелеге дә мондый хезмәт омтылышын, күркәм башлангычларны һәрвакыт хуплап тора һәм аларны тормышка ашыруга һәрдаим ярдәм кулы суза. Кыскасы, яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын сезгә, фрунзелылар!