+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 декабрь 2015, 21:12

Фермер иңендә — авыл язмыш

Районның аграр җитештерүендә крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше елдан-ел арта. Фермерлар, нигездә, игенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Барлык сөренте мәйданнарның 10 процентын, ягъни 9 мең гектарга якынын, әлеге категориядәге хуҗалыклар били. Аграр җитештерүдә Рәфил Габидуллин, Илдар Котлыев, Фәнүр Ибраһимов, Рәйфә Газизуллина, Ринат һәм Илдар Әхмәтовлар яхшы уңышлары белән аерылып тора. Соңгы елларда фермерлар авылларның социаль-көнкүреш йөзен яхшыртуда һәм авыл биләмәләрендә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Дистәләгән фермер соңгы елларда федераль һәм республика программаларының грантларына ия булды.

Таштамак авылы фермеры Эмиль Сәйфетдиновның хуҗалыгы ерактан ук аерылып тора. Юк, биек койма белән уратып алынган ихатадагы йорты белән түгел. Әллә кайдан ук ишетелгән кешнәгән атлар тавышы, әледән-әле “үкереп алган” башмак-үгезләр биредә кем яшәвен әйтеп тора. Авылда башка фермер юк. Шуңа да ишле маллар асралган хуҗалыкны ферма белән дә бутый алмыйсың.

Әңгәмәне гади генә сораудан башладым: “Ни сәбәпле фермер булырга уйладың?” Эмиль Муса улы сүзгә дә коры гына булып чыкты. Аңлашыла, колхозда эшләп алалмаган хезмәт хакы аны шушы адымга этәргән. Әлбәттә, фермер эшчәнлеген язмыш белән бәй­ләү дөресрәктер. Ни өчен ди­гәндә, үз хуҗалыгында үзал­лы җитештерү белән шөгыль­ләнү өчен фермер язмышын аңларга кирәк. Ә аның яшәеше — иртәдән төнгә кадәр сузылган тынгысыз хезмәт.

— Үзем колхозда ферма мөдире идем, хатыным Рәзилә идарәдә бухгалтер булып эшләде. Соңгы елларда күмәк хуҗалыкларда эш хакы да кимеде. Ә өч баланы үстереп, аякка бастыру өчен иң башта акча кирәк. Уйлаштык та фермер хуҗалыгы оештырдык. Авылда барыбер малсыз яшәмибез бит. Һөнәрем дә шуңа бәйле. Дүртенче ел инде фермерлык юлындабыз, — ди Эмиль.

Сәйфетдиновлар әлегә читтән кеше җәлеп итәргә теләми. Балалары ярдәм итә. Рәзиләнең әтисе Радик та би­ре­дә “баш механизатор” вазыйфасын башкара. Дөрес, язгы-көзге мәшәкатьләрдә авылдан эшчеләрне җәлеп итә­ләр. Эш хакы белән бергә мал азыгы да тәкъдим ителгәч, эш сорап килүчеләр аз булмый.

Эмиль Муса улы терлекчелек белән шөгыльләнә. Утыз аты, кырыктан артык сыер малы бар аның.

— Мал асрап, авылда беркем дә, беркайчан да отылмады, — ди ул. — Иткә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Безнең тирә-як авылларда, кызганычка каршы, маллар шактый кимеде. Ел дә­ва­мында сугымга яисә симер­түгә мал сорап мөрәҗәгать итә­ләр. Эш нәтиҗәле булгач, күңел дә үсте. Киләсе елда гаи­лә терлекчелеген үстерү программасына кереп, акчасына бияләр алырга иде. Кымызга ихтыяҗның зур булуын аңладым. Бу эш безнең кулдан киләчәк.

Фермерның әлегә үз җирләре юк. Пайчылардан 150 гектар мәйданны арендага алган. Янә 400 гектар бирү­лә­рен сорап, район хакимиятенә мөрәҗәгать итмәкче ул. Ярдәм итәчәкләренә ышана, чөнки Эмиль ул басуларда ашлык үстер­мәкче. Димәк, авылда янә дә ташландык хәл­гә җитүче 400 гектар­ның чын хуҗасы булачак.

Саннар телендә: Сәйфет­диновның фермер хуҗалыгы ел саен 10 тонна ат ите һәм шул ук күләмдә сыер ите җи­тештерә. Фермер ихатасы продукциясен, ни­гез­дә, Казахстаннан һәм күрше Татарстаннан килеп алалар. Берничә алып­са­тарны исәпкә алмаганда, чималның бик азы гына урындагы сәүдә базарына чыга.

— Ышанып әйтә алам, фермерга җитештерү һәм сату белән берьюлы шөгыль­ләнү авыр. Ул аның берсен генә сайлый ала. Әмма шунысы да аянычлы — еш кына авыл иха­талары да итне юк кына бәя­гә алыпсатарларга бирергә мәҗбүр була. Шуңа күрә дә мин авылда кимендә тагын 3-4 фермер булуын те­ләр идем. Көндәшлек куркытмый, безгә кооперациягә керергә кирәк...
Эмиль хаклы. Коопера­ция­гә керү, әлбәттә, фермерлык хәрәкәтен үстерүгә зур этәргеч бирер иде. Техника проблема­сын гына алыйк. Куәтле комбайн, заманча җиһаз-корылмаларны бер фермерның үзе­нә генә алу кыйммәткәрәк төшә. Әлбәттә, Эмильнең ике “Беларус” һәм “ДТ” тракторлары бар. Шуңа да кредит алмаска, үз акчасына яшәргә тели.

Бу көннәрдә фермерның да мәшәкатьле чагы. Яңа елга сугымга маллар симертә ул. Ә зур булмаган цехта, кыш булуга карамастан, яз сулышы бөркелә, егетләр басуга чыгасы инвентарьны төзәтә. Фермер басуларының 90 гектарын күпьеллык үлән биләсә, калганында арпа, арыш, солы, бодай культуралары урын алачак. Быел һәр пай хуҗасына өчәр центнер ашлык һәм берәр тонна салам биргәч, үз пайларын тәкъдим итүчеләр тагын да арткан. Димәк, Таштамак авылының нигезе таралмаячак.
Читайте нас: