-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 декабрь 2015, 21:34

“Алга” һәрвакыт алда

Хакимият башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Динис Биков сүзләренә караганда, 9 ай йомгаклары буенча Краснокама районында 1 миллиард 377 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 117 процент. Бөртеклеләрнең гектар куәте 18,3 центнер тәшкил иткән. “Агро-Мен”да арпа уңышы гектарыннан — 37, “Заря”да бодайның уңышы 31 центнерга җиткән. 8,5 мең тонна орлык салынган. 12 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән, 13,2 мең гектар мәйдан туңга сөрелгән. Хуҗалыкларда ел ярымлык мал азыгы запасы тупланган. Район терлекчеләре 2970 тонна ит (узган ел белән чагыштырганда – 108 процент), 12224 тонна сөт (120 процент) җитештергән.

Соңгы 4 елда районның 8 хуҗалыгы “500 ферма” программасына кушылган. Бу хуҗа­лыклар югары сортлы сөт сата, сыерларның продуктлылыгы 21 процентка арткан һәм һәр сыердан 3700 килограмм тәшкил итә. 18 мал абзары, 3800 тоннага исәпләнгән 2 сенаж базы файдалануга тапшырылган. Киләсе елда “Восход”, “Колос”, “Маяк” агрофирмасы, “1 Май”, “Кама” һәм “Заря” хуҗалык­ларында “500 ферма” программасы буенча эш дәвам итәчәк. Мал абзарларын модерниза­цияләү һәм 400 башка исәп­ләнгән яңала­рын төзү планлаштырыла.

Без республикада беренчеләрдән булып “500 ферма” программасына кереп, башкаларны да артыннан ияртүче “Алга” токымчылык заводына юлландык.

Рифкать Хәтмуллин ун елдан артык биредә рәис булып эшли. Хуҗалык 2006 елда – токымчылык репродукторы, 2009 елда токымчылык заводы статусын алган. “Алга” эшчән­легенең төп юнәлеше – терлекчелек, сөт җитештерү, район һәм республика хуҗа­лык­ларына токымлы маллар үстереп сату. Шулай ук хуҗалык бодай һәм арпа орлыгы җитештерү белән дә шөгыль­ләнә. Бүген хуҗалык­ның дүрт фермасында 2300 баш мал, шул исәптән 680 баш савым сыеры асрала.
— “Алга”да даими 160 кеше эшли. Хуҗалыкта барлык белгечләр дә бар. Соңгы елларда эшкә яшь белгечләр алдык. Баш бухгалтер Альберт Вострецов әле 4 ел гына хезмәт сала, үзен һөнәр остасы итеп күрсәтте. Баш зоотехник Марсель Зарипов ике ел эшли, баш инженер Артур Әхмәтов та яшь белгеч, — ди Рифкать Кави улы. – Бу белгечләргә яшьләр программасы буенча 100 мең сум “подъемный” бирелде һәм алар ай саен өстәмә рәвештә 7 мең сум хезмәт хакы ала. Алар өчесе дә, җир алып, өй төзиләр. Гомумән алганда, соңгы елларда хуҗалыкта хезмәт салучылар ике дистәгә якын яңа йорт төзегән.

Югарыда әйтүебезчә, хуҗа­лык республикада берен­челәрдән булып “500 ферма” программасына кергән. Өч елда ун мал абзарына реконструкция үткәргән­нәр, заманча җиһазлар куйганнар, биредә хәзер кул көче кулланылмый. Алар, әлбәттә, эшне җиңеләйтеп кенә калмый, күрсәткечләрне дә яхшырта. Хуҗалык ел саен 90 баш кара-чуар токымлы сыер малы сата. Токымлы малга ихтыяҗ зур. Бүген көн саен Бәләбәй сөт заводына 8,5 тонна продукция тапшыралар. Ху­җалык җитәкчесе алдынгы сыер савучылар Ирина Әхмә­това, Әнисә Мәрхәмет­динова, Назлия Әхкәмова, Рәмилә Газетдинова, Евдокия Сатылбаева, Лидия Стараеваны мактап телгә алды.

Токымчылык заводы тер­риториясенә 13 авыл керә, биредә 6 меңнән артык кеше яши. “Алга”ның авыл хуҗа­лыгы биләмәләре 9 мең гектардан артык, чәчүлек 5 мең гектар тәшкил итә.

“Алга” хуҗалыгының техникасы һәм механизаторлары җитәр­лек. Хезмәт хакы вакытында түләнә, ул уртача 16-17 мең сум тәшкил итә. Хуҗалык яңа техника сатып алуга зур игътибар бирә. Соңгы елларда ике ашлык комбайны, бер мал азыгы комбайны, Т-150 тракторы һәм авыл хуҗалыгы машиналары алганнар. Техника көзен кыр эшләре тәмамлану белән үк ремонтлап куела. Язын чәчү агрегатларын, культиватор һәм тырмаларны көйлисе генә кала.

— Без һәр елны 1,5-2 еллык мал азыгы хәзерләп куябыз. Яңа елга кадәр былтыргысы җитә, — ди Рифкать Хәт­муллин.
Читайте нас: