“Бездә — үзәкләштерелгән поставка”
Кибетләрдә, һаман да шул читтән кайтарылган яшелчәләр. Шул ук вакытта авыл кешесе бакчасында үстергәнне кайда куярга белми. Әйе, базарлар бар, әмма эш кешесе көн саен анда бәрәңге сатып утыра алмый. Көз айларында ярминкәләр булып тора, әмма бу да бөтен кешене колачлый алмый, алар хуҗалыклар, күпләп җитештерүчеләр өчен уңайлы. Ә гади бакчачыга үзенең гаиләсеннән артып калганны сату мөмкин түгел диярлек, элекке кебек яшелчә кабул итү пунктлары юк. Супермаркетлар аны халыктан кабул итми, “бездә үзәкләштерелгән поставка”, дип кенә җаваплый.
Быел җәй, кәбестә дә, кишер дә, суган да, бәрәңге дә уңды. Һәр бакчачы үзеннән артып калганын сатып, җәй буе тырышып эшләгәненең акчалата файдасын күрергә риза булыр иде. Әмма кайда тапшырырга? Тегендә сугыласың, монда барасың да, аптырагач, яшелчәне туганнарга, таныш-белешләргә бушка таратасың, малы булган кешегә бирәсең.
Статистика буенча, республикада 600 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар, аларның 97 проценты — бәрәңге, 79 проценты яшелчә, 60 проценты сөт, ит һәм башка төр продукция җитештерә. Хөкүмәткә халык өчен шушыларны сатарга шартлар гына тудырырга кирәк! Уйлап карасаң, төрле программалар кабул ителеп тора. Әйтик, 2012 елда Башкортстанда алдагы сигез елга авыл хуҗалыгын үстерү һәм азык-төлек базарын көйләү турында закон кабул ителгән иде, шулай ук халыктан һәм кече җитештерүчеләрдән арткан продуктларны кабул итүгә грант бирүче республика программасы да булдырылды. Инде 2015 ел тәмамлана, хәл әле дә уңай якка үзгәрмәгән. Хөкүмәт шәхси ихаталарның үсешенә, аларда җитештерелгән азык-төлекне сатып алу системасы булмавы комачаулый дигән нәтиҗәгә килде, әлбәттә. Шушы гап-гади әйберне аңлар һәм таныр өчен еллар кирәк булды, инде проблеманы хәл итәргә күпме вакыт таләп ителер — билгесез.
Ә бит халыктан яшелчә-җимешне, ихатасында җитештергән итне, кош-кортны, йомырка, бал, сөтне сатып алу оештырылса, күпме проблема хәл ителер иде. Беренчедән, халык чагыштырмача арзан хакка сыйфатлы һәм экологик чиста ризык белән тәэмин ителер, икенчедән, боларны үстерүгә күпме көч һәм акча түккән авыл кешесе бераз булса да чыгымнарын каплатыр, шәхси хуҗалыкны арытаба үстерүгә матди ярдәм, стимул алыр иде. Авылларда да мәшгульлек мәсьәләсе хәл ителер, гаилә бюджетына бераз булса да акча керер иде. Югыйсә, бу зур хакка да төшми, бары тик суыткыч камералары белән җиһазландырылган кабул итү пунктлары гына кирәк. Берәүләр үзләреннән артканны шунда илтер, икенчеләре кирәген сатып алыр иде. Әмма әлегә...
Флизә Мусина Нефтекамада күпкатлы йорттагы үз фатирында яши. Гомергә бакча караган, юклык заманында да, кризисларда да ач утырмадык, барысы да үзебезнеке булды, иң авыр вакытларда да ярып пешерелгән бәрәңге белән тозлаган кыяр, кәбестә, помидор, салатлар өстәлдән өзелмәде, ди ул. Шуңа да, кайберәүләр кебек, бакчасын ташламады. Киресенчә, моннан дүрт ел элек пенсиягә чыккач, аны киңәйтеп тә җибәрде әле: күршедәге буш торган участокка да бәрәңге, кишер утыртты. Үзе әйтмешли, “җирне жәлләп”. Каралмаган җир бигрәк мескен булып утыра, ди ул. Җәй буе рәхәтләнеп бакча үстерде, тәрбияләп кенә торгач, түтәлләр дә аны юмарт бүләкләде: зур булмаган участогыннан йөз баштан артык кәбестә, бихисап күп кабак, суган, кишер, чөгендер җыеп алды. Хәзер исә нигә генә утырттым, кая гына куйыйм, дип аптырый. Аның үстергәне беркемгә дә кирәк түгел. “Магнит”, “Эссен”, “Монетка” кибетләренә, балалар бакчаларына, дәваханәләргә барып караган, тик беркайда да аның яшелчәсенә ихтыяҗ булмаган. Үзенең бу кадәр уңышны саклар мөмкинлеге юк, моңарчы кышкылыкка запасын туганнарының базына салып торган. Шәһәр фатирында аны кайда саклыйсың?
– Их, берәр кабул итү пункты булса, шунда гына илтеп тапшырыр идем дә бит! Башка болай күпләп утыртмам инде, акыллырак булырмын, – ди ул.
Уңуын – уңды да ул...
Краснокама районының Яңа Кабан авылында яшәүче Зөлфия Нәфыйкованың кабагы уңган. Хәер, кабагы гына түгел, бөтен яшелчәсе, бәрәңгесе зур уңыш биргән. Әмма нәкъ кабак хуҗабикә өчен баш бәласенә әйләнгән. Үзләренә калдырып, туганнарына, дус-ишләренә тараткач та, Зөлфия ханымның өч тоннадан артык кабагы артып калган. Бәрәңгенең якынча 10 центнерын сата алдым, ә менә кабакка ихтыяҗ юк, аны кая куярга да белмибез, ди ул.
Хуҗабикә Интернеттан Бөре шәһәрендә консерва заводы булуын, анда кабакның килограммын 50 сум белән кабул ителүен белгән. Әллә дөрес мәгълүмат, әллә юк, дөрес булган очракта да кабакны алып барырга транспорт кирәк. Техника яллау кабакны сатудан кергән акчадан кыйммәтрәк булуы да бар. Зөлфия Мозакир кызы “бәлале” уңышның килограммын 5 сум белән дә биреп җибәрергә риза, әмма алырга теләк белдерүче юк. Менә шулай итеп бакчачының тырышлыгына бәя юк – үстергән уңышны кая куярга да белмисең. Югыйсә, бу кешеләр бит үз хезмәте өчен әллә нинди хак та сорамый, Зөлфия ханым, мәсәлән, бүгенге көндә эшсез, шуңа да артып калган уңышны сатудан кергән акча бик урынлы булыр иде.
Кузгау авылында яшәүче Дания Хафизованың ихатасында берничә баш эре мал, кырыклап сарык бар. Балалары, оныклары белән җыйнаулашып мал чөгендере алганнар. Чөгендер уңган, малга кышкылыкта печән белән чиратлаштырып бирергә менә дигән азык, дип шатлана хуҗабикә. Билгеле, биредә артык бәрәңгене, чөгендерне кая куярга дигән сорау тумый. Сорау башкача яңгырый: итне кая куярга? Сугым вакыты җитсә, шул мәсьәлә калкып чыга. Сарык ите базарда дефицит, шунлыктан бик яхшы үтәр иде дә, әмма, узган ел кабул ителгән законга ярашлы, шәхси ихатада мал чалырга һәм сатарга ярамый. Ә сыерны, сарыкны чалу урыннарына алып бара калсаң, суыткычы булган махсус машина ялларга, чалган өчен түләргә, алып кайтырга, кыскасы, бик күп чыгымнар, мәшәкатьләр аша үтәргә кирәк.
Ә чит илнекен сатып алабыз!..
Гомер буе үз хуҗалыклары белән яшәгән кешеләр аптырашта: уңыш булмаса – әйбәт түгел, булса – тагы да начаррак, аны кая куярга белмисең! Кайсы гына ихатаны алма, үзләреннән артып калган бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә – барысы да тулып ята! Болардан тыш, авылларда ит, сөт, май, йомырка, кош-корт та бар, сыйфатлы азык кына ашатып үстерелгән тавык, үрдәкләр, казлар җитеште. Ә проблема ел саен бер үк: җитештергәнне кайда сатарга һәм ничек аз гына булса да акча кертергә? Чөнки малны үстерер өчен, билгеле булуынча, көч кенә түгел, чыгымнар да хәтсез китә.
Бер генә нәрсә, чынлап та, башка сыймый. Нигә барысын да чит илдән сатып алырга, ник үзебездә үстермәскә? Русиягә каршы игълан ителгән санкцияләрдән соң Кытай җиң сызганып безнең ил өчен “антоновка” алмаларын үстерергә тотынды. Ә нигә соң шул алмаларны җитәрлек күләмдә үзебездә, Краснодар краенда, Кубаньда, Әстерхан өлкәсендә, Кырымда җитештермәскә? Без бит ялкаулар иле түгел. Шул вакытта безнең сөренте җирләрне яшь агачлар, чүп баса. Барысы да, әлеге дә баягы, халык җитештергән азык-төлекне кабул итеп, куллана белмәүдә. Югыйсә, безнең фермерлар илне туйдыра алмас идеме? Бары тик кибетләргә юл гына ачылсын, анда авыл киңлегендә бодай, бәрәңге генә ашап үскән каз, тавык итләре, нитратсыз кишер-чөгендер, кәбестә-шалканнар, бәрәңге пәйда булачак. Хәзер безнең шартларда слива, шәфталу, груша да җитешә, чит ил җимешләренә мохтаҗ да түгелбез. Ә инде авокадо белән папайясыз ничек тә яшәргә тырышырбыз. Бары тик тармак тәртипкә салынсын иде. Югыйсә, авылларда бәрәңгене, кишерне кая куярга белмәгәндә, мегаполиста яшәүчеләр читтән кертелгән бәрәңге ашый.