Уңган ир белән хатын оештырган өмәдә без дә булып кайттык. Хуҗабикә эшкә тотыныр алдыннан ярдәмчеләрен тәмләп чәй эчерде, коймак белән сыйлады.
— Ярдәмчеләремнең өлкән яшьтә булуына гаҗәпләнмәгез. Мин социаль хезмәткәр булып эшлим. Минем карамактагы кешеләрнең күбесе — ялгыз апалар, шуңа күрә бер-берсе белән сирәк күрешәләр. Без казларны үзебез дә эш итә алыр идек, бу бәйрәм — алар бергә җыелышып сөйләшсен, яшьлек елларын искә төшерсен, шатлансын дип, әбекәйләрне җыярга бер сәбәп, — ди Рәмилә.
Алар өмәгә иртән-иртүк әзерләнә башлаган: казларны суярга урын, мамыгын йолкырга, канатларын аерырга махсус савытлар әзерләгәннәр, мунча якканнар.
Ул арада өмәдә катнашучылар эшкә тотынды. Ирләр казларны суйды, ә хуҗабикә ярдәмчеләре белән аларны өйгә кертә башлады. Каз йолкучы әбекәйләрнең кулларына күз иярми, шундый җитезләр.
— Бәй! Без яшьләрдән уздырабыз әле! — дип шаярта Мәдинә әби Вәлишина.
Менә баянчы Мәгъдән Галимуллин да килеп җитте һәм сыздырып уйнап җибәрде. Борынгы көйне ишетеп, апалар, әбекәйләрнең йөзләренә елмаю кунды. Авылларда ата-бабаларыбыздан килгән йолалар онытылмый икән, димәк, буыннар бәйләнеше дә өзелми!
Рәмилә Фазылҗановадан рецепт:Кара җимеш белән каз
Түшкәне тоз белән ышкырга, эченә кара икмәкнең йомшагы белән аралаштырылган кара җимеш тутырырга. Түшкәне астан-өскә кадәр тегәргә һәм табага куярга. Духовкада ике сәгать тоткач, агып төшкән каз маен вакыты-вакыты белән өстенә сибәргә.