-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 гыйнвар 2016, 02:00

Җирдән аерылырга ярамый

Аграр тармак үсешенә кагылышлы һәр карар эзлекле тикшерелеп кабул ителергә тиеш.Узган елның көзендә миңа Стәрлебаш районы хуҗалык­ларында булырга туры килде. “500 ферма” программасы буенча ярыйсы гына уңышларга ирешкәннәр.

Мисал өчен, җаваплы­лыгы чикләнгән “Прав­да” хуҗалыгында сөтче­лек фермасында яңартып кору эшләре тәмамланып килә иде. Сыерларны саву, аларга су эчерү, тирес чыгару, мал ризыгы тарату тулысынча механикалаштырылган. Һәр оператор 80 баш сыерны хезмәт­ләндерә. Фермага югары токымлы таналар алып кайтканнар. Алар фәкатъ ясалма ысул белән орлыкландырыла. Савыл­ган сөт, суыткыч аша үтеп, сәүдә челтәрләренә озатыла. Фермада 430 баш савым сыеры тупланган, киләчәктә аларның саны 750гә җитәчәк. Әлбәттә, мондый комплекста терлекчеләрнең эш хакы да, хезмәт итү теләге дә югары дәрәҗәдә.

Ни аяныч, мондый хуҗалыклар илдә дә, республикада да теләгәнчә күп түгел. Аграр тармакның нәтиҗәле үсешенә нинди киртәләр аяк чала һәм биредә нәрсәләр мотлак игътибарга алынырга тиеш?

Кызганычка каршы, ил җи­тәкчелеге ХХ гасырда авыл хуҗалыгында булган тарих сабакларыннан дөрес нәтиҗә ясый алмый ахры. Әйтик, узган гасырның 60нчы еллары башында бәләкәй авыл­ларның киләчәге юк, аларны бер җиргә тупларга, тер­лекчелектә зур комплекслар төзү кирәклеген ул вакыттагы ил башлыгы Н. С . Хрущев күтәреп чыкты. Никита Сергеевичның әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә: “Авыл халкына сыер түгел, ә аның сөте һәм ите кирәк. Ул про­дукцияләрне кирәк кадәр зур комплекслар авылда яшәү­челәрнең капка төпләренә илтеп бирәчәк. Ә авыл эшчәннәре колхоз, совхоз производствосында тырышып эшләячәк. Югыйсә, алар җәмәгать эшләренә, үз өйләрендә эшләп арыгач, ял итәргә генә бара”.

Аннары Хрущев, авыл хал­кының колхоз, совхоз эшләрендә актив катнашуын теләп, аларның шәхси хуҗалыкларында булган мал санын, җир мәйданнарын кыскарту юлына басты. Аның боерыгы буенча бер авыл гаиләсе 3 баш сыер малы, 5 баштан артмаган кәҗә-сарык, 15 сутый гына җиргә хуҗа булу таләбе куелды. Мондый сәясәтнең авылда яшәгән кешеләр өчен генә түгел, ә бөтен совет халкына зур зыян китерүе турында хәзер яхшы билгеле — күп меңләгән, “киләчәге булмаган” авыллар юкка чыкты, аларның кешеләре шәһәрләргә күчәргә мәҗбүр булды, анда азык-төлекне талон аша бүлә башладылар.

Үз халкы фикерен түгел, ә Америка Кушма Штатлары киңәш­челәренең сүзен тыңлап эш иткән Б. Н. Ельцин һәм аның иярченнәре Советлар Союзы таркалуда, авыл хуҗалыгында зур авырлыклар, корбаннар аша оештырылган колхоз, совхозларны юк итүдә бөтен халык алдында чиксез гаепле. Бер дә онытырга ярамый: АКШ башка илләрнең алга китүен теләми, тик аларның уңай тәҗрибәсен үзләрендә оста куллана. Ә файда китер­мәгәннәрен көндәшлек булырлык илләргә тәкъдим итәләр. Мәсәлән, СССР авыл хуҗалыгы тармагында зур предприятиеләрнең югары уңышларга ирешүен күреп, үзләрендә дә аларга охшаган хуҗалыклар оештыралар, күп тармакларда эшне алдан кабул ителгән план буенча алып баралар. Ә безнең илдә, киресенчә, үз тәҗрибәбезне юкка чыгарып, эре хуҗалыкларны таратып, аларның мөлкәтен, җирләрен вак фермерларга хосусый милек итеп бүлеп бирү юлына бастылар. Крестьянны, йөзә белмәгән кешене суга ыргыткан кебек, үз карамагына калдырдылар. Янәсе, сатуга чыгарган продукциягә базар үзе гадел хак куячак. Ельцин 90нчы елларда: “Ел ярым, ике ел чамасы бер урында таптанырбыз да көндәшлек, хосусый милек ярдәмендә алга китәчәкбез”, — дигән иде. Күреп торабыз, аның хыяллары, 20 елдан артык вакыт үтсә дә, тормышка аша алмады. Шуңа күрә, авылда төрле үзгәртүләр кертер алдыннан, моңа кадәр булган хаталарны кабатламыйча, җирдә яшәүче халыкның уй-фикерләрен исәпкә алып эш итү мөһим.

Әйтик, узган гасырның 90нчы елларына чаклы уңышлы эшләп килгән Чишмә районының “Луч”, Миякә районының “Дружба,” Мәләвез районының Мәҗит Гафури исемендәге колхозларында һәм башка хуҗалыклардагы дуңгызчылык, Кырмыскалы районындагы “Карлыман”, Бакалы районындагы “Яңа Маты” совхозларында эшләп килгән зур комплекслар нинди сәбәп белән тар-мар ителделәр соң? Мондый аяныч хәлгә килүнең төп сәбәбе — авыл халкы саткан продукциягә гадел хак булмавында. Мәсәлән, соңгы 20 елда бер килограмм икмәкнең уртача бәясе 3-4 сумнан 20 сумга күтәрелсә, бер литр дизель ягулыгыныкы 1,5-2-дән 35 сумга җитте. Әлеге көндә авыл халкыннан 1 литр сөтне 8-9 сумга җыеп, кибетләрдә 35-40 сумга саталар...

Хәзерге базар икътисады шартларында эшләүче Германия, Япония, Голландия, Бельгия, Финляндия һәм башка илләрдә крестьян саткан продукциягә хакның кибетләрдәге бәя белән тыгыз бәйләнештә булуын аларның хөкүмәтләре тәэмин итә. Ягъни авыл хуҗалыгы проду­к­циясенең хакы сатудагының кимендә 60-65 процентын тәшкил итәргә тиеш. Мондый пропорцияне саклау өчен бу илләрнең хөкүмәте үз казнасыннан крестьянга аерым финанс ярдәме (дотация) күрсәтә, ә Русия Хөкүмәте бу иң мөһим мәсьәләне, кызганычка каршы, хәл итәргә ашыкмый.
Бүген авыл хуҗалыгында төрле үзгәреш кертүдә, зур төзелешләр башкаруда җитәкчелек халык фикеренә таянып эш итәргә тиеш. Әйтик, күпчелек авыл халкы, зур малчылык комплекслары төзү белән генә мавыгырга ярамый, дип саный. Кыска вакыт эчендә халкыбызны югары сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азык-төлек белән тәэмин итүгә фермер, шәхси, гаилә хуҗалыклары да зур өлеш кертә ала.

Гади генә мисал. Мактанып әйтмим, 18 елдан артык хаклы ялда булсам да, хатыным Роза белән 7 сутый җиребездә үстергән бәрәңге, төрле яшелчә, җиләк-җимеш белән өч гаиләне тәэмин итәбез. Аларның югары сыйфатлы булуы турында сөйләп торасы да юк. Без Дәүләкән, Мәчетле, Хәйбулла районнарында озак еллар эшләү, яшәү дәверендә абзар-курабызда гаи­ләбезне ел әйләнәсенә ит, сөт, йомырка белән тулысынча тәэмин итәрлек мал-туар асрадык. Өч балабыз да аларны карауга, башка өй эшләрен башкаруга җәлеп ителде, ягъни хезмәт аша тәрбия алдылар.

Әгәр озак вакыт электр энергиясенә өзеклек булса, маллар өчен бу аеруча куркынычлы. Йогышлы чир килеп чыкса, эре комплексларның нинди хәлдә калачагын күз алдына китерүе дә авыр. Үземнең тормыш, хезмәт тәҗрибәмнән чыгып, күп район җитәкчеләре һәм белгечләре, гади авыл эшчәннәре белән фикер алышканнан соң шундый нәтиҗәгә килергә була: илебез халкын үзебездә үстерелгән азык-төлек белән тәэмин итү өчен, авыл халкы үз җирләрендә эшләсен һәм яшәсен, дип телибез икән, түбәндәге проблемаларга игътибар итәргә кирәк.
Беренчедән, Русия Хөкүмәте үз төбәкләренә ел башында ук алардан күпме күләмдә, нинди хак белән азык-төлек продукциясе сатып алачагы турында хәбәр итәргә тиеш. Крестьяннан алган продукциягә нинди хак булырга тиешлеге турында әйтеп үткән идем. Биредә тик Русия Хөкүмәте тарафыннан финанс ярдәме таләп ителә. Икенчедән, республика җитәкчелеге кабул итәргә тиешле чаралар арасында авыл халкы җитештергән продукцияне вакытында җыеп алу, аны эшкәртү һәм сату, төрле милек формасындагы хуҗалыкларга техник һәм башка төр ярдәм күрсәтү (элек алар “Райсельхозтехнка” дип атала иде) предприятиеләрен тергезү кирәклеген ассызыкларга телим. Әгәр Русия Хөкүмәте продукциягә гадел хак түләсә, аны фермер, шәхси хуҗалыклардан барып алуны оештырсалар, азык-төлек җитеш­терүчеләрнең саны көннән-көн артачак. Кызганычка каршы, авыл ихаталарында җитештерелгәнне җыю, аны эшкәртү предприятиеләре, пунктлары челтәрен киңәйтү сүлпән бара. Киресенчә, элек уңышлы эшләп килгәннәре дә сафтан чыга. Мәсәлән, Илеш, Мәчетле, Карлыман сөт эшкәртү заводлары, Акъяр, Дувандагы һәм башка иген кабул итү предприятиеләре күптән ябылды. Өченчедән, авыл хуҗалыгында уңай нәтиҗәләргә ирешү юлының тагын бер юнәлеше — һәр авыл районында продукция җитеш­терүчеләр, аны җыючы, эшкәртүче, сатучы, авыл халкына техник һәм башка ярдәм күрсәтүче предприятиеләр үзләренең бердәм оешмасын төзү. Ул оешма берлек, кооператив, ассоциация дип аталырга мөмкин. Бу оешма эшне үзенең Уставы, үзара килешү нигезендә, һәрберсенең мәнфәгатен искә алып барырга тиеш.

Авылда үзгәртеп коруларны халык фикеренә таянып башкару зарур. Үткән елларда Н. С. Хрушев һәм Б. Н. Ельцин җибәргән зур хаталарны башка кабатламаска кирәк. Авыл халкын үз җирләрендә саклап калу, аңа уңайлы яшәү, эш шартлары тудыру бүген көн кадагындагы проблема. Шәһәрдән авылга кайтып тормыш корырга теләүчеләргә җирне авылларны киңәйтү исәбеннән бирергә кирәк. Ул очракта электр, газ үткәрү һәм халык өчен кирәкле башка эшләрне башкару да арзангарак төшәчәк. Шуңа күрә кешенең табигать баласы икәнен бер дә онытмыйча, аны җирдән аерырга ярамый.

Зәки Кадиков,
Башкорт АССРы авыл хуҗалыгының
атказанган хезмәткәре,
Башкортстан Республикасының
Иҗтимагый палатасында
Аксакаллар советы әгъзасы.
Читайте нас: