+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 гыйнвар 2016, 02:00

Көнбагыштан — май, ә майдан... акча сыгалар

Стәрлебаш районында күмәк хуҗалыклар соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Авылда кече һәм урта малтабарлык берәмлекләренең елдан-ел артуы күзәтелә. Ике ел элек, мәсәлән, аларның саны 333 булса, узган ел ахырына 420гә якынлашты. Шунысы мөһим: хуҗалык итүнең яңа юнәлешләрен максатлы үстерүгә район хакимияте дә зур игътибар бирә. Чөнки авылда малтабарлык шөгыле, беренчедән, эшсезлекне киметергә булышлык итсә, икенчедән, алар район казнасын баетуга сизелерлек өлеш кертә. Түбән Ибрай авылындагы “Сабирҗанов” шәхси предприятиесе — шуларның берсе.

Стәрлебаш якларында элегрәк иҗади командировкада ешрак булырга туры килә иде. Дистәләрчә ел дәвамында төбәктәге үзгәрешләр, уңыш­лары белән хәбәрдармын. Шунысы да күңелдә нык уелып калган: узган гасырның туксанынчы еллары ахырыннан ук биредә хуҗалык җитәкчеләре булдыклы ир-егетләрне шәхси ихаталарда өстәмә шөгыль табарга өнди иде. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, авыл кешеләрен сәүдә итәргә өйрәттеләр. Колхоз түләгән хезмәт хакына гына дөнья көтеп булмый бит инде! Инде күмәк хуҗалыклар таркала башлагач, өлгерләре техника булдырылды, терлек биналарын арендага алды. Әйтергә кирәк, кече һәм урта малтабарлык берәмлекләренең дә бүген 400дән артуына шул чорлардагы аграр предприятие җитәкчеләренең дә алдан күрә белүчәнлеге, хәстәрлек күрсәтүе ярдәм итми калмагандыр.

Илнур Сабирҗанов та 1999 елга кадәр “Чулпан” колхозында баш инженер булып эшли. Аграр реформалар башлангач, “җилнең кайсы яктан искәнен” тоеп, үз эшен ачарга була. Башта теплицада яшелчә үстерә, старт капиталы туплый. 2005 елда көнбагыш мае сыгу эшенә тотына. Бу продукциягә ихтыяҗ зур, үтемле. Эре шәһәрләрнең районга янәшә булуы да файдага. Өч ел авылдашы белән бер түбә астында эшләгәч, үз бизнесын алып, “башка чыга”. Түбән Ибрай авылы читендәге бинаны хәзер олы завод белән чагыштырырга да була.

— Әлеге бинаны дүрт ай эчендә ялангач басу читендә күтәрдек, — дип хәтерли Илнур Әхтәм улы. — Гомум мәйданы 600 квадрат метрдан арта. Биредә чимал саклыйбыз, арырак — май сыгу цехы. Капчыкларга тутырылганнарын күптән түгел кайтардык. Әзер продукция дә озак ятмый, үзебезнең сатып алучыларыбыз бар.

— Ни өчен “Сабирҗанов” шәхси предприятиесенең продукциясе башкала сәүдә нокталарында күренми? Әллә авыл малтабарын читкә тибәләрме?

— Ә нигә безгә Уфага кадәр барырга? Ырынбур, хәтта Чиләбедән кадәр үзләре килеп алалар без җитештергән көнбагыш маен. Мактанып әйтмим, Стәрлебаш маен күрше төбәкләрдә яхшырак беләләр. Аннары, Уфада сату үзебезгә дә кыйммәткә төшә.

Шәхси малтабарның көнбагыш мае сыгу цехында ел саен 500 тонна чимал эшкәртелә. Якынча исәп­ләгәндә, бу кимендә 150 тонна яхшы сыйфатлы продукция дигән сүз. Ә чимал табу проблема түгел. 15-20 чакрымдагы Ырынбур өлкәсе авылларында аны күпләп үстерәләр. Илнур кышка запасның күп өлешен алардан алганы белән туплый.

Түбән Ибрай авылыннан алты кешене эшле иткән ул. Узган ел йомгаклары буенча, аларның уртача айлык эш хаклары унар мең сумнан да ким түгел. Ничек кенә булмасын, вакытында түләнелгән хезмәт хакы бүген авылда алтын бәрабәренә тиң.

Цехта бүген эшнең кызган чоры. Май сыгучы операторлар Инсаф Әскаров һәм Наил Гатауллин корылмаларның ватылмыйча эшләвен тәэмин итә. Илдар Вәлиуллинга продукцияне савытларга тутыру йөкләтелгән.

— Без чистартылмаган, ягъни рафинадланмаган май җитештерәбез. Бер, өч һәм биш литр сыйдырышлы савытларга тутырылганчы продукция алты эшкәртү циклы аша үтә. Сыйфатын даими тикшереп торалар. Яңа елдан соң беренче партияләрне Казахстанга һәм Чаллыга озатабыз. Ә район сәүдә нокталарына үзебезнең “ГАЗель” машинасы тарата, — ди Илдар Вәлиуллин.
Читайте нас: