– Хәзер Фазыл Сабир улы үз үрнәгендә башкаларны эшкуарлык серләренә өйрәтә, – ди авыл хакимияте башлыгы Әгьзам Фатыйхов. – Хуҗалыкны үстерүдә дәүләт ярдәмен дә белеп файдалана. Фермерлыктан тыш, иҗтимагый тормышның уртасында кайнап яши. Былтыр авылдашлары аңа зур ышаныч күрсәтеп, урындагы вәкаләтле органга депутат итеп тә сайлады.
Төмәнәк фермерының ел ярым элек “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” федераль программасына керүе турында ишеткән идем. Тәҗрибәле фермер үзенең яңа бизнес-проектын тормышка ашыруда күзгә күренерлек тәүге нәтиҗәләргә ирешкән.
– Мин, иген игүдән тыш, токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә башлаган идем. “Прекос” нәселле вак малны 400 башка җиткерергә өлгердек. Ләкин үз көчем белән генә сарык фермасын төзеп бетереп булмады. Бурычың шактый җыел-ган, дип банклар кредит бирүдән баш тартты. Алар нигәдер бездә җитештерү базасы начар булмаганлыгын исәпкә алмады. Аның каравы, хуҗалыкның үсеш перспективасын районда күрми калмадылар һәм ярдәм кулы суздылар. Әле без катнашкан максатлы федераль программа шул ягы белән отышлы, ферма төзүгә, токымлы маллар кайтаруга тотынылган чыгымнарның 60 проценты дәүләт субсидиясе белән каплана, калган 40 процентын үзебез табарга тиеш. Шуның 10 процентын мин бизнес-проектны яклаганда ук әзерләп куйган идем. Программада каралганча, былтыр көз 5 миллион 700 мең сум күләмендә сертификат бирделәр. Ферма төзелешендә без ул акчаны ике-өч ай эчендә үзләштереп бетердек. Хәзер 100 һәм 60 метр озынлыгындагы ике кураны да файдалануга тапшырдык, дип әйтергә була. Быел хуҗалыктагы вак маллар да шунда кышлыйлар.
Яхшы нәселле 200 баш сарыкны фермер Галимов Самара өлкәсендәге “Дружба” токымчылык заводыннан алып кайткан. Моның өчен аларга 1,5 миллион сум тирәсе субсидия акчасын күчерергә туры килгән. Ит токымлы бер сарыкның бәясе 7600 сумга төшкән.
– Зоотехника таләпләренә ярашлы, бәрән сарыкларны 18 айга кадәр үстерергә кирәк, шуннан соң гына тәкәләрне көтүгә кушарга була, – ди Төмәнәк фермеры. – Без дә белгечләрнең шушы киңәшен тоттык. Менә ике ай элек кенә яшь үрчем ала башладык. Шул вакыт эчендә 100 баштан артык үрчем алып куандык. Шуның өчен дә кураларда мал кышлату безнең өчен бик тә җаваплы чор. Гомумән, кышкы айларда кимендә 200 баш үрчем алырга исәп тотабыз. Ә бизнес-проектта язылганча, якын киләчәктә фермада 1500 баш сарык асрарга ниятлибез.
Ә инде күпләп мал үрчетү өчен “Галимов” хуҗалыгында азыкка кытлык юк. Чөнки авыл эшкуары үзенә беркетелгән 240 гектар җирне нәтиҗәле файдалана. Шуның 140 гектарында печән хәзерләү өчен күпьеллык үләннәр үстерә. Ул аксымга бай кузаклы культуралар – кәҗә үләне, люцерна, эспарцет чәчүгә өстенлек бирә. Җир мәйданы иркен булгач, иген фуражын да үзе җитештерә. Былтыр хуҗалыкта 100 гектардагы арпа һәм солы басуыннан да мул уңыш җыеп алганнар.
Хөкүмәтнең финанс ярдәмен файдаланып, “Галимов” крестьян-фермер хуҗалыгында техника паркын да яңартуга тотынганнар. Былтыр яз лизингка “МТЗ-82” тракторы сатып алганнар. Яңа техниканың бәясе 920 мең сум булса, шуның 600 мең сумын алты ел эчендә бүлеп түләячәкләр.
– Хәзер дәртләнеп, алдыбызга якты максатлар куеп эшлибез, – ди Фазыл Сабир улы. – Озакламый “Россельхозбанк”тан 2 миллион сум тирәсе кредит алырга җыенам. Ни өчен дисезме? Беренчедән, тагын бер яңа “Беларус” тракторы алырга кирәк, чөнки хуҗалыктагы шундый техниканың берсе искерде. Икенчедән, сарык фермасын киртәләп алырга иде. Сарыкларны күпләп үрчетә башлау белән хуҗалыкның эшчән-леге дә киңәячәк. Әле үк бәрәннәрегезне сатмыйсызмы, дип сорап киләләр. Без тәкәләрне көзгә генә иткә тотына башлаячакбыз. Хуҗалыкта вак мал күбәйсә, тагын 2-3 кеше өчен эш урыны булачак. Шуны алдан күзаллап, ферма янында ике фатирлы йорт салып куйдык. Мал җанлы кешеләр безгә гаиләләре белән эшкә урнаша алачак. Бүген менә шундый якты өметләр белән яшибез.