“Авыл хуҗалыгы исәбен алу – киләчәгебезне кайгырту ул”
Башкортостанстат”ның авыл хуҗалыгы һәм тирә-як мохит статистикасы бүлеге җитәкчесе Нурия Хафизова алда торучы мөһим кампания турында шундый фикердә.Һәр илнең иминлеге, якты киләчәге авыл хуҗалыгы үсеше белән дә бәйле. Үз иленең халкын азык-төлек белән тәэмин итү һәр дәүләтнең стратегик әһәмияткә ия максаты санала. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен авыл хуҗалыгының хәлен, агросәнәгатьне борчыган мәсьәләләрне белү мөһим. Быел Русиядә 1 июльдән 15 августка кадәр үткәреләчәк Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу шушы максатка да хезмәт итә. Башкортстан мөһим кампаниягә ничек әзерләнә? Алда нинди бурычлар тора? Әңгәмәдәшебездән без шул хакта да сораштык.