1992 елда Бикмаевлар фермер хуҗалыгы оештырырга була һәм 32 гектарда 4 пай җире бүлүләрен сорап, колхоз идарәсенә гариза яза.
– Колхозлар бу чорда көрчеккә килеп терәлгән иде, – дип хәтерли бүген Насрулла Гайнулла улы. – Акча юк, һәркайда бартерга алыш-биреш хакимлек итә, ягулык бәяләре көнләп түгел, сәгатьләп арта, банк кредитларының процентларын күргәч, акылдан язарга мөмкин. Мондый шартларда искечә, колхоз кысаларында яшәү мөмкин булмавын аңлап, үз эшебезне ачарга булдык.
Хәер, беркем дә аларны колач җәеп көтеп тормый. Колхоз идарәсе дә гаризаны карауны алты айга суза. Аннан соң йортларыннан 24 чакрым ераклыктагы басудан 16 гектарлык 2 пай җире бүлә. Аны рәсми рәвештә теркәү өчен Бикмаевларга йөз төрле бюрократик каршылыклар аша үтәргә туры килә. Өстәвенә, халык аңында эшкуарларга карата совет системасы тарафыннан сеңдерелгән кире мөнәсәбәт, аларны “кулак” дип гаепләү хөкем сөрә. Фермерларга ярдәм итү түгел, күпләр аларны урап уза, хәтта исәнләшми дә. Кыскасы, колхоз системасыннан чыгып, яңача яшәргә җөрьәт иткән авылдашларына карата чын бойкот игълан ителә.
Насрулла Бикмаев, аграр белемгә ия булса да, башы белән авыл хуҗалыгы китапларына чумып, җир эшкәртү, яшелчә-җимеш үстерү серләренә төшенә. Өстәвенә, дәүләт органнарында хисап тоту өчен аңа салым, исәп-хисап системасын да өйрәнергә туры килә. Бикмаевлар, җир сөрүнең традицион алымнарыннан баш тартып, туфракны яссы итеп кисеп эшкәртә башлый, орлыкларның элиталы сортларын сатып ала. Шулай итеп, фермер хуҗалыгы җиде ел дәвамында 16 гектар җирдә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешә. Аларның үрнәгенә башкалар да ияреп, күпләр фермерлык эшенә тотына.
Бүгенге көндә Бикмаевлар 200 гектардан артык җир эшкәртә. Шунысы мөһим: алар яшелчә-җимеш үстерүдә химикатлар файдаланмый, биологик ашламалар куллана, җирнең буыннан-буынга күчәчәк изге мирас, халык байлыгы булуын яхшы аңлый.
Берничә ел элек Фәүзия Бикмаева Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча республика программасына кушылып, дәүләттән 300 мең сум акча ала. Бу суммага алар 30 сутый мәйданда яңа теплица төзи, газда эшләүче җылылык пушкалары, элиталы кыяр орлыклары сатып ала. Әлегә теплица иртә яздан кара көзгә кадәр генә эшли, ләкин фермерлар киләчәктә кышын да яшелчә үстерергә ниятли. Хыялларында – якын-тирә шәһәрләрдә яшелчә-җимеш сату нокталары ачу. Бикмаевлар төрле күргәзмәләрдә катнашып, яңа технологияләр белән таныша, аларны үз эшендә файдаланырга тырыша.
Бикмаевлар дәүләтнең эшкуарларга мөнәсәбәте уңай якка үзгәрүен билгели. “Хәзер инде безгә алыпсатарларга караган кебек карамыйлар, ә җитештерү өчен бөтен шартларны да тудырырга тырышалар, – ди Насрулла Гайнулла улы. – Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Мәсәлән, яшь эшкуарларны арзан кредитлар белән тәэмин итү эшен җиңеләйтү кирәк. Шулай да уңышка ирешүнең иң мөһим шарты – тынгысыз хезмәт”.
Бикмаевлар фермерлык хуҗалыкларын кооперативларга берләштереп, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм халыкка сату эшен арадашчыларсыз, берлектә алып барырга хыяллана. Моның өчен элиталы орлыклар, биологик өстәмәләр сатып алуны системага салырга, яшелчә эшкәртүче мини-заводлар төзергә һәм әзер продукцияне сату белән шөгыльләнүче кибетләр челтәрен җәелдерергә кирәк. Шул рәвешле, җитештерүче һәм кулланучы арасында бәйләнеш барлыкка килеп, бәяләр дә күпкә түбәнәер иде. Илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү шуннан башка мөмкин түгел.