Дәүләт ярдәменең зур өлеше — 874 миллион сум үсемлекчелек тармагына юнәлтеләчәк. Аерым алганда төп өстенлек ашлыкка кукуруз, шикәр чөгендере, ачык һәм ябык грунтта яшелчә, рапс һәм люпин үстерүгә биреләчәк. Әлеге культуралар буенча ставкалар башкаларга караганда югарырак булачак. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу “аграрийлар базарда ихтыяҗ зур булган һәм үстерүдә шулай ук зур чыгымнар таләп иткән культуралар белән шөгыльләнсен өчен эшләнә”.
Аграр ведомствода агымдагы елда яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга чыгымнарны субсидияләү тәртибе дә үзгәрә дип ышандыралар. Атап әйткәндә, министрлыкта техника сатып алуга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең заявкаларын тикшерү буенча махсус комиссия төзелгән. Хәзер субсидия теге яки бу предприятиенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвеннән, җитештерү күрсәткече һәм хезмәт хакы үсешеннән чыгып биреләчәк, диләр аграр ведомствода.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга субсидияләү ставкасы Урал аръягы районнарына һәм республиканың төньяк-көнчыгыш төбәгенә — 50 процент, калган районнарга 40 процент күләмендә булачак. Биогаз корылмаларына җиһазлар сатып алганда да Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнарына — 35, калганнарга 30 процент субсидияләр биреләчәк. Янә килеп авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү өчен Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнар 45 процент субсидия алганда, ул исемлеккә кермәгән башка районнар 40 процент ташлама белән канәгатьләнәчәк. Дөрес, ашлык комбайннары сатып алганда барлык аграрийларга да — 60 процент, мал чалу цехлары технологик линияләрен кайтартканда 50 процент күләмендә субсидияләр каралган.
Мәгълүм булуынча, 16 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов агросәнәгать комплексының узган елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм алда торган язгы басу эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышта чыгыш ясап, республикада гомум авыл хуҗалыгы продукциясенең 60 проценты 15-18 база районнары хуҗалыклары тарафыннан җитештерелүен сызык өстенә алды. Кемнәр соң алар? Бу җәһәттән, Рөстәм Хәмитов игенчелек өлкәсендә әйдәп баручы алты районны атады. Мәсәлән, Чакмагыш районы игенчеләре былтыр һәр гектардан — 29 центнер, мәләвезлеләр — 27, стәрлетамаклылар — 24, кырмыскалылылар — 23, авыргазылылар — 22 һәм иглинлеләр 21 центнер уңыш үстереп алуга ирешкәннәр. Моңа бәйле Башкортстан Башлыгы шушы рәвешле игенчелек өлкәсендә әйдәп баручы районнар санын ким дигәндә 15кә җиткерү бурычы куйды. Ни гаҗәп, дәүләт ярдәме күрсәткәндә өстенлектән файдаланучылар исемлегендә әлеге территорияләр юк.
Арытаба Рөстәм Хәмитов терлекчелек тармагы, атап әйткәндә, сөт җитештерү юнәлешендәге эшчәнлеккә йомгак ясады. Биредә дә алдынгылар сафында Чакмагыш, Авыргазы, Тәтешле, Учалы, Стәрлетамак, Дүртөйле һәм Мәләвез районнары телгә алынды. Аларның һәркайсында узган елда һәр сыердан 6245 килограммнан 5053 килограммга кадәр сөт савып алынган. Күренүенчә, бу юнәлештә дә аерым өстенлекләрдән файдаланмаучы территорияләр әйдәп бара.
Әйткәндәй, шушы ук киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов финансларга бәйле мәсьәләнең никадәр җитди торуын сызык өстенә алып, алга таба дәүләт ярдәменә фәкать акчаны суга салмыйча, нәтиҗәле эшкә кушып, югары уңыш-казанышларга ирешүчеләр генә өмет итә алачагын кисәтте.
— Әлбәттә, дәүләт ярдәме булачак. Әмма, тәү чиратта, аграр бизнесны нәтиҗәле оештырып, актив эшләүче һәм зур уңышларга ирешүче хуҗалыкларга ярдәм итәчәкбез. Анализ күрсәтүенчә, тармактагы предприятиеләрнең 30 проценты нәкъ шундый алдынгылар. Янә дә хуҗалыкларның 40 проценты уртача темплар белән бара. Калган 30 процент — “икеле капчыклары”, артта сөйрәлүчеләр. Дәүләт акчасын суга салып, техниканы юкка чыгаручылар. Нәкъ алар безне артка сөйри. Үзләренә үпкәләсеннәр, андыйларны финанслау минималь күләмдә булачак, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
Ә чынбарлыкта нәрсә килеп чыга? Ни өчен авыл хуҗалыгы техникасы, биогаз корылмаларына җиһазлар, янә килеп авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү өчен субсидияләр өстенлекле рәвештә игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә әйдәп баручыларга түгел, күрсәткечләре түбәнрәк булган территорияләргә бирелә? Бу гаделме? Мондый өстенлекне авыл хуҗалыгы продукциясенең төп өлешен җитештерүче үзәк, төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнары хуҗалыкларына күрсәтү, һич тә югы дәүләт ярдәмен тигез күләмдә бүлү гадел һәм күпкә нәтиҗәлерәк булмас идеме? Һәрхәлдә, аграр юнәлештә республика Башлыгы билгеләгән стратегиядә, безнең аңлавыбызча, төп дәүләт ярдәмен нәтиҗәле хуҗалыклар, авылча әйтсәк, эшләгән кеше алырга тиеш.