Илдә фермерлык хәрәкәте туксанынчы елларда башланды. Хәер, Столыпин реформалары заманында ук җирдә хезмәт салган кешегә уңайлы икътисади шартлар тудырырга, аны югары уңыш белән кызыксындырырга кирәк дигән сәясәт башланган булган, әмма ул тормышка ашмый калган. Дөньяда исә әлеге хәрәкәт Англиядә башланып, Америка Кушма Штатларында зур үсеш алган.
Финляндиядә 1905 елда барлыкка килеп, бүген 8800 фермерны берләштергән “Валио” концерны, Яңа Зеландиядәге берүзе дөнья базарындагы сөт продуктларының 45 процентын җитештерүче “Фонтерра” сөт кооперативы тәҗрибәсе игътибарга лаек. Әмма, бүгенге шартларда безнең фермерларга мондый уңышларга ирешү турында уйларга иртәрәк. Нәрсә җитми?
– Башкортстан фермерлары 700 мең гектарга якын җирдә эшли, сарыкчылык, елкычылык, яшелчәчелек, кошчылык, басучылык, умартачылыкта ал бирми, – ди бу хакта Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиев. – Ләкин бездә бердәмлек, кооперация юк. Әйтик, Мәләвез районыннан бер фермер сөт җитештереп сата, аның 1 литры 30 сум тирәсе. Әгәр фермер хакны аннан да төшерсә – “яна”. Әмма аның янында тагын бер фермер эш башлаган, ул җитештергән сөт – 26 сум. Әлбәттә, сатып алучылар аңа чиратка тезелә. Күршесе бөлгәч, ул шунда ук сөт хакын күтәрүе бар. Мондый хәл булмасын өчен кооперацияне тәэмин итәрлек сәясәт мөһим. Әлбәттә, фермер хуҗалыкларына берләшүне беркем дә тыймый, әмма кооперациядә эшләр өчен аларга шул ук элеватор, яшелчә саклагыч, он эшкәртү цехлары һәм башкалар кирәк.
Күптән түгел Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында оештырылган Авыл хужалыгы товарлары җитештерүчеләр берлеге җыелышында төрле районнардан килгән фермерларның да фикерләре яңгырады. Ярмәкәй районыннан Виктор Николаев – әлеге хәрәкәтнең башында торучылардан. Ул туксанынчы елларда ук “Николаев” крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра. 1020 гектар җир эшкәртеп, башлыча, бөртекле культуралар үстерә. Узган елда 100 гектарда шикәр чөгендере үстереп, гектарыннан 283 центнер уңыш алган.
– Әлбәттә, тәүге елларда җир алып, эш башлау авыр булды, – ди ул. – Туксанынчы елларда хөкүмәт ярдәменә дә өмет итәргә түгел иде. Хәзер хәлләр яхшыга үзгәрә.
Аның фикерен, шул ук, районнан Сөнәгать Ильясов та куәтләде.
Фермерлар, шәхси эшкуарлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар республика авыл хуҗалыгы сәнәгатендәге продукциянең өчтән икесен җитештерә. Соңгы 5 елда биредәге үсеш темпы, тармактагы белән чагыштырганда, 3 тапкырга артты.
Республикада фермерлык хәрәкәте шәхси ярдәмче хуҗалыклар исәбенә тулыландырыла. Бүген һәр районда аларның 5 проценты аягында нык басып тора – күпләп мал үрчетә, базасын ныгыта. Грант алып эш башлаган фермерларның 70 проценты нәкъ шушы өлкәдән. Кызганычка каршы, кайбер очракта фермерлар янә ярдәмче хуҗалыкка әйләнеп кайта. Моңа урындагы власть органнарының эшләп җиткермәве, кайчакта эшкә түгел, “тешләшергә торган тешкә” каравы, ягъни эш башлаучының ярамсыклана белмәве дә сәбәпче булып китә. Чынында исә фермерлар район түрәләренә тәлинкә тотарга түгел, ә үзләренең хокукларын, дәүләттән нинди ярдәм алырга хаклы булуларын, яңа проектлар хакында белергә, шушы белемгә таянырга тиеш. Моның өчен урыннарда фермерлар ассоциациясе булдыру мотлак. Әлегә алар республика районнарының яртысында, шул исәптән алдынгы дип саналганнарында да юк.
Республиканың авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко белдерүенчә, район хакимиятләре башлыкларының авыл хуҗалыгы буенча урынбасарларына фермер хужалыклары оештырырга теләүче һәркемгә җир, буш торган биналарны алуда бернинди тоткарлык булдырмау бурычы йөкләтелә. “Эшләү теләгенә беркем дә каршы килергә тиеш түгел!” – ди ул.
Русия кулланучылар базарына бүген 9 миллион тонна сөт, 2 миллион тонна ит җитешми. Әлеге шартларда кайбер район җитәкчеләренең эре предприятиеләр таркалганнан калган ферма, башка биналарны шушы җирдә эшләргә теләүчеләргә түгел, бирегә вакытлыча килеп, халык мәнфәгатьләреннән бигрәк, үзенең кесә калынлыгын хәстәрләүчеләргә бирү ягында булуы башбаштаклык кына микән?