—Язгы басу эшләрен тиешле агротехник срокларда, оешкан төстә үткәрүебез мәсьәләгә ни дәрәҗәдә җитди килүебезгә бәйле. Шуңа да оештыру эшләре иң җитди игътибар үзәгендә булырга тиеш, — диде утырыш эшендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Ирек Мөхәммәтдинов.
Язгы басу эшләренә әзерлек турында төп доклад белән авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, бүген республикада тракторлар паркының әзерлеге 91 процент тәшкил итә. Ягъни 15 мең 500 тракторның 14 меңе сафка баскан. Шуны да җиткерик, язгы чәчүне вакытында башкарып чыгу өчен республикада җәмгысы 11 мең трактор таләп ителә.
Чәчкечләрнең һәм туфрак эшкәртү корылмаларының әзерлеге исә 97-98 процентка җиткән. Дизель ягулыгы 7150 тонна тупланган. Әлегә бу кирәкле күләмнең 18 проценты гына.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдар Насыйров чәчү структурасы, анда быел булачак үзгәрешләр хакында сөйләде. Быел республикада чәчү эшләре 3157 мең гектар мәйданда башкарылачак. Бу узган елдагы күләмнән 100 мең гектарга күбрәк. Аерым алганда, иген культуралары мәйданы 34 мең гектарга артып, 1808 мең гектарга җитәчәк. Орлыкка кукуруз мәйданнары 20 мең гектарга артачак. Шулай ук люпин һәм рапс мәйданнарын арттыру да күздә тотыла. Мал азыгы культуралары да күбрәк чәчеләчәк.
Шул ук вакытта чыгышта билгеләнүенчә, уҗым культураларының торышы борчылу тудыра башлаган. Карның күп, кышның җылы булуы, җирдә боз катламы барлыкка килүе сәбәпле, 10-12 процент уҗымнарның юкка чыгу куркынычы бар. Көчле ташкын булып, аларның ярыйсы өлеше су астында калырга да мөмкин. Бу очракта югалтулар тагы да күбрәк булачак. Җәмгысы уҗым культуралары 496 мең гектар мәйданда чәчелгән.
Утырышта уҗым культураларын тукландыруга иң җитди игътибар бирү бурычы куелды.
Орлык белән тәэмин ителешкә килгәндә, ул җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Әлеге вакытта шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә орлыклары сатып алу дәвам итә. Минераль ашлама һәм үсемлекләрне саклау чараларын сатып алу да быел күпкә оешканрак төстә бара.
Язгы кыр эшләрен финанслау мәсьәләләре хакында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Нуриәхмәтов җиткерде.
— Язгы басу эшләрен үткәрүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 1,455 миллиард сум юнәлтү планлаштырылган. Бүген шуның 656 миллон сумы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җиткерелде. Бүген-иртәгә процент ставкасын субсидияләүгә акча бүленә башлаячак.
Кредит акчаларына килгәндә, әлегә планлаштырылган 2,5 миллиард сумның 1,090 миллиард сумы бүленгән. Әлеге сумманың зур өлеше — 1,060 миллиард сум — “Россельхозбанк”ның төбәк учреждениесенә туры килә, — диде атап әйткәндә Рамил Нуриәхмәтов.
Утырыш ахырында Ирек Мөхәммәтдинов җитәкчеләрне янә бер тапкыр чәчү эшләренә бәйле һәр мәсьәләгә иң җитди игътибар бирергә һәм аларны тиз арада хәл итәргә чакырды. Бу җәһәттән ул һәр юнәлеш буенча анык күрсәтмәләр бирде.