Моңа кадәр җәмгыять 7 меңгә якын гектарда чәчкән булса, быел “Родина” хуҗалыгы җирләренең дә бер өлешен үзләштереп, аның сөрен-теләре 8894 гектарга җитәчәк. Бу күләм дә “Азат”лыларны һич кенә дә куркытмый. Яңа техника сатып алуга һәм булганнарын сакчыл тотынуга җитди игътибар бирүче хуҗалыкта язгы кыр эшләрен иң кыска вакытта, ягъни тиешле агротехник срокларда башкарып чыгарга исәп тоталар.
— Март туганчы ук 19 трактор, шул исәптән ике — К-700, дүрт — Т-150, ике — ДТ-75 һәм унбер “Беларус” төзекләндерелеп, әзерлек сызыгына бастырылды. Тагылма инвентарь һәм башка корылмалар да җитәрлек һәм барысы да төзек. Орлык, ашлама, ягулык, язгы чәчүне оешкан төстә үткәрү өчен башка кирәк-ярак та җитәрлек күләмдә тупланды, — ди “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкин.
Аерым алганда, җир өлгерүгә быел хуҗалык басуларына бер “Агромастер”, дүрт “Омичка” агрегаты, СЗ-5,4 чәчкече һәм көнбагыш чәчү өчен биш агрегат чыгачак. Бу җәһәттән “Азат” җәмгыяте быел гына үлән чәчү өчен СЗТ-5,4 агрегатын, “Омичка” агрегатына биш чәчкеч, бер агулау корылмасы, бер культиватор, бер “Дон-680” мал азыгы хәзерләү комбайны, ике “Акрос” ашлык уру комбайны сатып алган.
— Уҗым культуралары 2320 гектарда чәчелде. Сабанашлык 2510 гектарны биләячәк. Янә килеп 350 гектарда — арпа, 400 гектарда — солы, 720 гектарда — көнбагыш, 185 гектарда — карабодай, 400 гектарда ашлыкка кукуруз, 400 гектарда — суданка, 800 гектарда берьеллык һәм 860 гектарда күпьеллык үләннәр чәчеләчәк. Быелгы чәчү эшләре тулысынча традицион ысул белән башкарылачак. 2017 елда исә быел әйләнешкә кертеләчәк “Родина” хуҗалыгы басуларында якынча 2 мең гектар мәйданда җирне ноутил ысулы буенча эшкәртүгә күчәчәкбез. Моның өчен якынча 20 миллион сумлык махсус техника сатып алу таләп ителә. Ел уңай килеп, көзгә безнең мондый мөмкинлек булыр, дигән ышанычтабыз. Дөньяда киң таралган әлеге ысул безнең шартларда да үзен тиешенчә аклаган очракта, әлеге тәҗрибә бөтен хуҗалык буенча таратылачак, — ди Рәфис Сәетгәрәй улы.
Үсемлекчелек белән бергә терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә дә “Азат” җәмгыяте колачлы эшчәнлек алып бара. Биредә сыер маллары саны 1900 башка җиткән.
— Быел республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылдык. Аның кысаларында Югары Явыш авылында 200 баш сыерга һәм “Родина” хуҗа-лыгы базасындагы шул ук куәттәге ферма бинасы реконструкцияләнәчәк, — ди Рәфис Дашкин.
Хәер, бүген үк хуҗалыкта һәр сыердан уртача 14,5 килограмм сөт савып алалар. Бу былтыргы күрсәткечтән 800 граммга күбрәк. “500 ферма” программасы кысаларында терлекчелек биналарын реконструкцияләгәннән һәм яңа базада сыерларны токымлыга алыштырганнан соң әлеге күрсәткечнең тагы да сизелерлек артуы көтелә.
Гомумән, Фрунзе исемендәге хуҗалык белән ел саен беренче-икенче урыннарны бүлешүче, соңгы чорда гына техника паркын 60 процентка яңарткан, җитештерү куәтләрен бермәбер арттырган, сөрентеләрен исә 9 мең гектарга җиткергән “Азат” җәмгыятен районда кайчандыр республика, ил күләмендә дан тоткан “Пугачевский” совхозына тиңлиләр. Хәер, зур тәҗрибәле хуҗалык җитәкчесе Рәфис Дашкин да нәкъ шундый максат куеп эшләүләрен яшерми.
— Бүген ил җитәкчелеге дә, республика җитәкчелеге дә авыл хуҗалыгында эре җитештерү комплекслары булдыру бурычы куя. Бу — гаять дөрес, аек акыллы һәм икътисади яктан ныклы акланган сәясәт. Без дә алдагы чорда шушы югарылыкка күтәрелеп, районның һәм республиканың аграр тармагын билгеләүче куәтле предприятиеләрнең берсенә әверелү максаты куябыз. Иң мөһиме моның өчен бөтен шартлар бар. Куәтле проектларны тормышка ашыру өчен анык дәүләт ярдәме күрсәтелә, район җитәкчелеге һәр башлангычны хуплап, уңайлы җирлек тудыра. Шуңа да киләчәккә зур өмет-максатлар белән карыйбыз, — ди Рәфис Дашкин.
Агымдагы елда Федоровка районы аграр конференциясе “Азат” җәмгыятендә үтәчәк. Бу җәһәттән бире-дәге алдынгы тәҗрибә белән танышу райондагы башка хуҗалыклар эшчәнлегенә дә яңа сулыш бирер дияргә кирәк. Үз чиратында “Азат” җәмгыяте районга киң билгеле “Пугачевский” совхозының данын да, һичшиксез, кайтармый калмас!