+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 апрель 2016, 02:00

Үзәктә – язга әзерлек һәм халыкның аһ-зары

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Дуван һәм Мәчетле районнарында эш сәфәре белән булды.Сәфәр барышында республика Башлыгы агросәнәгать комплексы эше белән танышты, җитештерү, социаль һәм инфраструктура объектларын карады.

Дуван районының Мөлкәт авылында республика җи­тәкчесе “Урал-Тау” авыл хуҗалыгы предприятиесенең “500 ферма” максатлы программасында катнашучы сөт­челек фермасы һәм машина паркы эшчәнлеге белән танышты.

Хуҗалык директоры Таһир Зарипов сүзләренә караганда, программа кысаларында 400 баш сыерга һәм 250 баш бозауга исәпләнгән өч абзар рекон­струкцияләнгән, мең кубометрга силос-сенаж тран­шеясе төзелгән. Әлеге вакытта хуҗалыкта 2152 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 552 сыер, шулай ук, 5296 баш дуңгыз һәм 312 ат асрала. Узган елда 1618 тонна сөт һәм 1139 тонна ит җитештерелгән. Тәүлегенә һәр сыердан 4192 килограмм сөт савып алына. Агымдагы елда “500 ферма” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 800 баш терлеккә исәпләнгән ике абзар төзү, шулай ук, мал симертү мәйданын җиһаз­ландыру планлаштырыла.

“Урал-Тау” предприятиесе язгы чәчү эшләренә дә актив әзерләнә. Чәчү мәйданы 11 мең 401 гектар тәшкил итә. Аның 5998 гектары – бөртекле һәм кузаклы, 2615 гектары – уҗым, 2077 гектары мал азыгы культураларына биреләчәк. Узган елда бөртеклеләрдән 116 905 центнер уңыш җыеп алынган, гектар куәте 19,3 центнер тәшкил иткән.

Дуван авылында Башкортстан Башлыгы республиканың төньяк-көнчыгыш районнары өчен авыл хуҗалыгы белгеч­ләре әзерләүче күппрофильле колледжда булды.

Белем бирү учреждениесе директоры Талип Фазлаев әйтүенчә, колледжда җиде һөнәр һәм дүрт белгечлек буенча белем алалар. Өстәмә һөнәри белем бирү прог­раммасы гамәлгә ашырыла. Әлеге вакытта биредә 1957 студент, шул исәптән, 267се читтән торып белем ала. Ел саен колледж 750гә якын белгеч әзерли. Аның филиаллары Ярославка, Югары Кый­гы, Малаяз, Яңа Балакатай, Олы Устьикин авылларында урнашкан.

Рөстәм Хәмитов ветеринария лабораториясе һәм практик дәресләр үткәрү өчен тәгаенләнгән машина цехы белән танышты. Биредә тракторлар, комбайннар һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары, шулай ук, йөк һәм җиңел автомобильләр бар. Талип Фазлаев билгеләвенчә, колледж “Төньяк-Көнчыгыш” машина-трактор станциясе һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү шартларында эшли.

Арытаба төбәк җитәкчесе урындагы халык белән фикер алышты, алар, үз чиратында, торак пунктына бәйле проблемалар турында сөйләде. Аерым алганда, авылдагы дәваханә авария хәлендә, ә пенсионерлар һәм ветераннарга район үзәгенә йөрү ерак. Моннан тыш, 2010 елда искергән мәдәният йорты сүтелгәч, тамашалар кулайлаштырылган биналарда оештырыла. Республика Башлыгы бу мәсьәләне тикшерәчәген белдерде.

— Сүзне дәваханәдән башлыйк. Бу мәсьәләне мотлак тикшерәчәкмен, — диде Рөстәм Хәмитов һәм район башлыгына дәваханә төзү вариантын уйларга кушты. — Монда калынлыгы ике метр булган стеналардан торган бина кирәкми. Ни өчен сез модульле фельдшер-акушерлык пунктларыннан баш тартасыз? Алып кайтыгыз һәм җыегыз. Без ярдәм итәчәкбез.

Рөстәм Хәмитов Дуван районында Петр һәм Павел чиркәвендә булды, әле анда төзекләндерү эшләре бара.

Соңыннан республика җитәкчесе район үзәге Мәсәгутьтә урнашкан “Төньяк-Көнчыгыш” машина-трактор станциясе предприя­тиесендә булды. Ул банкротлык хәлендә. Узган елда зыянга эшләү күләме 44,3 миллион сум тәшкил иткән. Пред­прия­тиенең генеральный директоры Юрий Сафонов белдерүенчә, авыр финанс хәленә бәйле быел язгы чәчү эшләрен 9511 гектарда гына үткәрә алалар, бу чәчү мәйданнарының 63 процентын тәшкил итә. Мәйданнарны саклап калу өчен җирләрнең 4202 гектарын арендага бирү турында килешүләр төзелгән. Бу чыгымнарны 26,1 миллион сумга киметергә һәм 16,4 миллион сум керем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәчетле районының Олы Кызылбай авылында Рөстәм Хәмитов 2009 елда оештырылган “Кызылбай” җәмгыятенең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге белән танышты.

Предприятиенең чәчү мәйданнары 3430 гектар тәшкил итә. Узган елда урып-җыю эшләре 1259 гектарда башкарылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы — 25 888 центнер, гектар куәте 20,6 центнер тәшкил иткән. Директор Әлфит Әюпов белдерүенчә, 2014 елдан башлап җәмгыять Мәчетле тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының элекке җирләрен (1500 гектар) эшкәртә башлаганнар. Ашлык саклау склады, үлчәү бинасына капиталь ремонт үткәрелгән, бодайны киптерү комплексы ремонтланган, авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү буенча запас частьләр сатып алынган.

Предприятие “500 ферма” максатлы программасында катнаша. Әлеге вакытта 400 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә.

Әлфит Әюпов белдерүенчә, предприятие продукциясе чимал төрендә күрше төбәкләргә, шул исәптән, Свердловск өлкәсенә эшкәртүгә җибәрелә. Рөстәм Хәмитов продукцияне эшкәртүне урында оештыру өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең көчен берләштерү бурычы куйды.

Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Олы Устьикин авылында урнашкан 2000 елда нигез салынган “Вега” мебель фабрикасында булды. Әлеге вакытта биредә мебельнең 40 төре җитештерелә. Материаллар Уфа фанера комбинатыннан сатып алына. Быел 1444 гектар мәйданда урман участогын арендалауга килешү төзелгән һәм такта әзерләү эше оештырыл­ган.

Фабрика җитәкчесе Иван Скрябин сүзләренә караганда, предприятие ел саен 25 миллион сумлык продукция җитештерә. 2012 елдан производство “Сельхозхимия” предприятиесенең элекке остаханәсе бинасында 3 мең квадрат метр мәйданда урнашкан. Рөстәм Хәмитов цехлар белән танышты. Иван Скрябин бинаны реконструкцияләүгә һәм заманча җиһазлар сатып алуга 10 миллион сум акча тотынылуын белдерде. Бу эшчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга ярдәм иткән. Монда җитештерелгән мебель Олы Устьикин, Яңа Балакатай, Мәсәгуть авылларында һәм Свердловск өлкәсендә сатыла.

Республика Башлыгы район үзәге Олы Устьикинда Ык сусаклагычы янында урнашкан “Карагай” шифаханәсендә булды.

Учреждение 1969 елда “Сосновый бор” исеме астында оештырылган. 2000 елдан ул “Карагай” дип атала башлый. Биредә нерв, сөяк-буын системалары, сулыш алу һәм ашкайнату органнары авыруларын дәвалыйлар. Алты корпуслы шифаханә 227 урынга исәпләнгән. Узган елда биредә 6300 кеше сәламәтлеген ныгыткан.

Шифаханә директоры Фәрит Каев сүзләренә караганда, узган елда дәвалау процессын автоматлаштыру системасы кертелгән, биналарга һәм ял итү корпусларына, инженерлык челтәрләренә ремонт үткәрелгән, автомобиль паркы яңартылган, 24 урынга исәпләнгән машиналар кую урыны төзелгән, 5нче корпус территориясендә 16 урынга исәпләнгән ике катлы йорт төзелә башлаган. Алар өчәү булачак.

Арытаба Олы Устьикин авылында Рөстәм Хәмитов капиталь ремонт таләп ителүче “Светлячок” балалар бакчасын карады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1977 елда төзелгән ике катлы бинада урнашкан. Файдалануга тапшырылганнан соң аңа ремонт үткәрелмәгән.

Әлеге вакытта бакчага 145 сабый йөри. Анда логопед пункты, музыка залы, медицина блогы һәм методик кабинет эшли. Учреждение территориясендә физик культура дәресләре үткәрү өчен спорт мәйданчыгы булдырылган.
Соңыннан Рөстәм Хәмитов Мәскәү һәм бөтенрусия Изге Патриархы Кирилл белән очрашуга әзерлек кысаларында “Өч Изге” чиркәвендә булды.
Читайте нас: