+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2016, 02:00

Ялан батырлары җиң сызганды

Илеш районы игенчеләренә сабанда сайрашыр вакыт җитте. “Урал” җәмгыяте эшчәннәре, “ындырда ыңгырашмас” өчен язгы чәчү кампаниясенә яхшы әзерлек белән килеп, аны беренчеләрдән булып һәм оешкан төстә башлап җибәрде. Басуларда эш тулы куәтенә алып барылып, механизаторлар уҗым культураларын тукландыруны төгәлләп килә. Аларның һәр гектарына бер центнер исәбеннән карбамид кертелә. Бу эшне “Туман-1” агрегаты белән Рәсүл Мостаяпов башкара.

Күпьеллык үлән басуларында да кызу эш кайный, аларны Илдар Әхмәтов белән Азамат Камалов тырматалар. Биредә эш төгәлләнгәч, алар уҗым культуралары чәчүлек­ләренә күчәчәк. 482 гектардагы күпьеллык үләннәрне исә Ришат Нәбиев “ZАМ-1500” агрегаты белән өстәмә тукландыра. Бу участокларда да эш ахырына якынлашып килә. Ашламаны Илнар Әсәдуллин һәм Марсель Габдуллин ташып торалар.

Рсай авылындагы ындыр табагында да кызу чор — бодай, арпа орлыклары “ПС-10А” агрегаты ярдәмендә агулана. Бодайны эшкәрткәндә биопрепарат та кушыла. Азамат Гыймазов үзенә ышанып тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыша.

Мөһим кампаниядә катнашачак башка механизаторлар да басуларга кереп китәргә әзер, алар җир өлгер­гәнен генә көтә. Бөртекле, мал азыгы культуралары үстерелгән мәйданнар көздән яхшы итеп эшкәртелгән, сө­релгән. Уңышка нигез салганчы алар яхшылап тырматылып, культивация­ләнәчәк һәм, кәтүкләнәчәк. Бу агрочаралар өчен унбиш агрегат әзерләнгән һәм эш ике сменада оештырылачак.

Җир куенына элита һәм югары репродукцияле орлыклар салыначак. “Урал”лылар, яңалыкны беренчеләрдән күтәреп алучылар буларак, узган елда чәчү әйләнешенә ак люпинны керткән. Быел да бу эш дәвам иттерелеп, аның “Дега-2” сортын ун гектарда үстереп, орлыгын суктырып алачаклар.

— Бу культура — мал өчен файдалы, аксымга бай. Узган елда ул сынауны уңышлы үтте. Шуңа күрә агымдагы елда да үстереп, фураж өчен файдаланырга ниятлибез, — ди җәм­гыятьнең баш агрономы Рөстәм Хафизов.

“Урал”лылар үткән елда, бөртек­леләрнең һәр гектарыннан 28 центнер уңыш үстереп, районда икенче урын яулаган иде. Моңа, әлбәттә, басучылыкта технологияне төгәл үтәү белән беррәттән, чәчүлекләрне яхшы итеп ашлау да йогынты ясаган. Моны исәпкә алып, игенчеләр быел минераль ашламаны күбрәк алган һәм һәр гектарга аны 50 килограмм исәбеннән кертергә исәп тота. Кыскасы, ялан батырлары тармакта ирешелгәннәрне ныгыту, продукция җитештерүне арттыру максатында чәмләнеп эшли. Җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан исә тырыш хезмәткә рухландырырлык шартлар булдырылган, кызыксындыру чаралары эшләнгән. Басуда тир түгүчеләр ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә. Алар белә: тырыш хезмәтләре көзен һәр игенче бурасына мул ашлык булып кайтачак.
Читайте нас: