+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 апрель 2016, 02:00

“Азат” — “500 ферма”да!

Дәүләт программасы кысаларында быел хуҗалыкта ике терлекчелек комплексы реконструкцияләнәчәк.Мәгълүм булуынча, 7 апрельдә үткән “Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү” тапшыруында Рөстәм Хәмитов республикада берничә ел дәвамында уңышлы тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына да аерым тукталды.

— “500 ферма” — уңышлы программа. Аның кысаларында бүген 230-250 хуҗалыкта 350ләп бина төзекләндерелде. Иң мөһиме — җитештерүчәнлек артты, продукция сыйфаты, хезмәт шартлары яхшырды. Без бу программаны дәвам итәчәкбез, — диде ул атап әйткәндә.

Агымдагы елда “500 ферма” программасына кушылган хуҗалыклар арасында Федоровка районының “Азат” җәмгыяте дә бар. Әйтергә кирәк, әлеге алдынгы хуҗалык игенчелектә дә, терлекчелектә дә эшчәнлек күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта барып, районда даими рәвештә хуҗалык елы йомгаклары буенча тәүге урыннарны яулый. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылып исә “азат”лылар сөт терлекчелеген тагы да югарырак баскычка чыгаруны максат итеп куя.

— Программа кысаларында Югары Явыш авылында 200 баш сыерга һәм “Азат” җәмгыяте быелдан үз канаты астына алган “Родина” хуҗалыгында шундый ук куәттәге ферма биналары төзекләндереләчәк, аларда заманча корылмалар урнаштырылачак, хезмәт шартлары яхшыртылачак. Болар барысы сөт җитештерү күләмен сизелерлек арттыру мөмкинлеге бирер дигән өметтә торабыз, программа шартлары да шуны күз уңында тота, — ди бу уңайдан хуҗалык җитәкчесе Рәфис Дашкин.

Хәер, 1900 мөгезле эре терлек, шул исәптән 700 савым сыеры асралучы хуҗалыкта инде бүген үк һәр сыердан 15 килограммнан күбрәк сөт савып алалар. Моңа, әлбәттә, тәү чиратта, елның-елында мал азыгын мул хәзерләү һәм мәхлүкларны ел әйләнәсенә тиешенчә тәрбияләү нәтиҗәсендә ирешелә. Әйтик, биредә мал азыгын һәрвакыт ел ярымлык запас белән хәзерләргә күнегелгән. Үз чиратында, “запас”лы булу, “азат”лыларга күршедәге “Родина” хуҗалыгы фермасын да үз канаты астына курыкмыйча алу мөмкинлеге биргән. Хәзер биредә маллар тагы да көрәеп, аларның продуктлылыгы да арткан. Ә инде терлекчелек тармагының шушы рәвешле нәтиҗәле үсешүендә хуҗалык җитәкчелеге мал караучылар Тәлгать Дашкин, Таһир Дашкин, Фәйзиян Зарипов, Фәйрүз Мостафин, савучылар Гүзәл Яппарова, Наталья Хаматнурова, Әлфия Дашкина кебек алдынгыларга таяна.

— Алар — “500 ферма” программасында билгеләнгән югары бурычларны да, һичшиксез, тормышка ашырырга сәләтле, булдыклы, тырыш, уңган хезмәткәрләр. Гомумән, без иркен сулыш алып эшлибез. Республика, район җитәкчелеге тарафыннан аграр тармак үсеше өчен бөтен уңай шартлар тудырыла, алардан нәтиҗәле файдаланып, җитештерү куәтләрен арттырырга сәләтле көчле хезмәт коллективыбыз бар. Безнең хезмәткә шундый җаваплы мөнәсәбәт булганда яулыйсы үрләребез алда әле, — диде киләчәккә якты караш ташлап Рәфис Дашкин.
Читайте нас: