+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 Май 2016, 02:00

Чәчми калсаң, җир рәнҗер

“Саламат” җәмгыятендә җаваплы кампанияне вакытында башкарып чыгу өчен бөтен көчне салалар. Җаваплылыгы чикләнгән “Саламат” җәмгыятендә кыр эшләре алдыннан катлаулы хәл килеп туды. Эш шунда: моңа кадәр инвестор сыйфатында чыгыш ясаган оешма хуҗалыктан үзенең техникасын чыгара башлады. Әйткәндәй, моңа каршы килеп тә булмый, чөнки икеяклы килешү шартлары буенча, милекче техникасын үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга хокуклы. Әйе, базар икътисадының үз кагыйдәләре, әмма хуҗалык игенчеләренә генә моннан бер дә җиңел түгел.

“Саламат” җитәкчесе Әнвәр Зәйнуллин белдерүенчә, язгы чәчүнең өзелүе турында сүз дә булуы мөмкин түгел, кыр эшләренә хуҗалыкның үз техникасын җәлеп итәчәкләр. Дөрес, авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатларның күпчелеге шактый искергән, шуңа да аларны сафка бастыру өчен барлык чаралар күрелә. Бәхеткә дип әйтикме, элекке инвесторның техникасын да, мәсәлән, заманча чәчү комплексын, кыр эшләре башында файдаланырга өлгергәннәр. Нәтиҗәдә, сабанашлык мәйданнарының зур гына өлешендә бөртекле культуралар чәчелгән дә инде. Ә менә дым каплату, культивация үткәрүдә, нигездә, үзләренең техникасы эшли.

Кыр эшләре барышы белән якыннан таныштыру максатында баш агроном Рәфис Мортазин безне күпьеллык үлән басуына алып китте. Биредә 153 гектарда үткән елда донник чәчелгән, аны тырматуны хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Илдус Шиһапов алып бара, прицепчы Марат Саттаров — аның ярдәмчесе. Бу басуда эшне төгәлләү белән агрегат дым каплатуга керешәчәк.

— Үткән елдагыча, быел да кыр эшләрендә инвестор техникасына исәп тоткан идек, — ди баш агроном. — Ләкин өметләр акланмады. Халыкта шундый әйтем бар: чәчми калсаң, җир рәнҗер. Без дә авыр хәлдән чыгачакбыз, әлбәттә. Бөртеклеләрнең чәчү орлыгы җиткелекле, ул тулысынча кондицияле. Гомумән, игенчелек — бездә төп тармак. Былтыр уҗым культуралары 900 гектарда чәчелгән иде, шуның 480 гектары — бодай, калганы — арыш. Сабанашлык бодайны — 560, арпаны 340 гектарда чәчүне планлаштырдык. Тоташ алганда, чәчү әйләнешендә сабанашлык бөртекле культуралар 1500 гектар тәшкил итә.

Хәзерге чорда хуҗалыктагы барлык техник мөмкинлекләр әлеге бурычны үтәүгә юнәлтелгән. Баш агроном әйтүенчә, килеп туган хәлне дөрес аңлап, механизаторлар зур тырышлык үрнәге күрсәтә. Кыр эшләренең маяклары булып уңган механизаторлар Илнур Йомагуҗин, Редик Латыйпов, Илвир Фаткуллин тора. Алар көнне төнгә ялгап эшли.

Хуҗалыкта терлекчелек тармагы да үсеш алган. Шуңа да мал азыгы культуралары зур мәйданнарда игелә. Берьеллык үлән басуларын 300 гектарга җиткерү күздә тотыла, кукурузга 200 гектар бирелә. Сызма культуралардан көнбагыш 400 гектарда үстереләчәк. Бер сүз белән әйткәндә, “Саламат”та язгы чәчүнең уңышлы тәмамланачагына шикләнмәскә мөмкин.
Читайте нас: