Үсемлекчелек өлкәсендә дә, терлекчелек буенча да районда гына түгел, республикада да әйдәп баручылар исемлегендә булган “Урожай” хуҗалыгы программага 2012 елда ук тәүгеләрдән булып кушыла. Программа кысаларында 625 баш сыер малына исәпләнгән зур ферманы капиталь төзекләндерү буенча колачлы эш җәелдерелә. Атап әйткәндә, бина эчтән дә, тыштан да төзекләндерелә, заманча евротәрәзәләр урнаштырыла, яктылык үткәрүче материалны файдаланып, түбә профнастил белән ябыла, ферма тулысынча яңа корылмалар белән җиһазландырыла. Аерым алганда, 895 мең сумга ике саву корылмасы, 690 мең сумга сөт суыткыч, 652 мең сумга тирес чыгару җайланмасы сатып алына. Әйтергә кирәк, хәзер биредә кул көче кулланылмый да диярлек. Мәсәлән, шул ук тиресне генә алганда да, ул моның өчен тәгаенләнгән махсус урынга автоматик рәвештә чыгарылып, арытаба хуҗалык басуларына түгелә. Нәтиҗәдә, ферма яны да, чиста басулар да органик ашлама ала.
Гомумән, Борай районының авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә хезмәт күрсәтү максатында 2010 елда төзелгән Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Хәлил Минһаҗев белдерүенчә, “Урожай” җәмгыятендә терлекчелек комплексын реконструкцияләү 20 миллион 833 мең сумга төшкән. Аның каравы, савым күрсәткече хуҗалыкта елдан-ел арта. Мәсәлән, былтыр һәр сыердан уртача савым 4660 килограммга җиткән. Быел исә бу күрсәткечне тагы да арттыру максаты куялар, һәрхәлдә, ел башыннан булган саннар хуҗалыкның бу максатка ныклы адымнар белән баруы турында сөйли.
— Май урталарында җәйләүгә чыгачакбыз. Аңлашыла, яшел үләнгә чыккач, савым тагы да артачак. Шуңа да программа куйган таләпләр безнең өчен чик түгел. Әле җәйге лагерьларны төзекләндерү бара. Фермада да тәүлек әйләнәсенә диярлек кызу эш кайный, — ди бу уңайдан “Урожай” җәмгыятенең ферма мөдире Ленар Баһауов.
Янә дә шул: ферма мөдире белдерүенчә, бүген хуҗалыкта продукция җитештерү күләмен арттыру өстендә генә түгел, аның сыйфатын яхшырту буенча да максатлы эш алып барыла. Бу җәһәттән малларның азык рационы баетыла, токымчылык эше дә ныклы үсеш алган. Мал азыгы, дигәннән. Печән, салам һәм башкасын биредә һәрвакыт ел ярымга җитәрлек запас белән хәзерләргә күнеккәннәр. Үсемлекчелек тармагы да киң үсеш алганлыктан, катнашазык та маллар алдыннан бервакытта да өзелми. Шуңа да хуҗалыктагы 1992 баш мөгезле эре терлекнең, шул исәптән 625 баш савым сыерының, һәркайсы көр, авылча әйтсәк, елкылдап тора.
— Терлекчелек тармагында җәмгысы 40 кеше хезмәт сала. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсы эшкә җаваплы карый, йөкләтелгән бурычны намус белән башкара. Билгеле, хуҗалык та хезмәткәрләр турында ныклы хәстәрлек күрә. Хезмәт хакы вакытында акчалата түләнә, читтән килеп эшләүчеләр өчен тулай торак төзелде, анда яшәү дә, ашау да бушлай диярлек, икмәкне дә үзебез пешерәбез. Гомумән, хезмәткәрләр дә, без дә тормыштан, эш шартларыннан канәгатьбез. Аграр тармак турында шундый хәстәрлек күрүләре өчен республика, район һәм хуҗалык җитәкчелегенә чиксез рәхмәт белдерәбез, — диде, терлекчеләрнең теләкләрен җиткереп, Ленар Баһауов.
Әйтергә кирәк, 2012 елда “500 ферма” программасына кергән “Урожай” җәмгыяте бүген дә шунда кала бирә. Бу уңайдан фермага күтәртелгән бетон юл программа кысаларында муниципаль бюджет акчасына тәүге елларда ук салынган булса, быел аны киңәйтү карала. Моның өчен 500 мең сум юнәлтү күзаллана.
Кыскасы, “500 ферма” программасына тәүгеләрдән булып кушылган “Урожай” җәмгыяте, ул биргән мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып, җитештерү күрсәткечләрен арттырганнан-арттыра бара. Тырышкан — таба, дигәндәй, бу уңайдан “Урожай”лыларны алда тагы да югарырак уңыш-казанышлар көтеп торачагы шик калдырмый!