Башкортстан аграрийлары язгы чәчү эшләрен 1034 мең гектарда башкарды. Шуның 773 мең гектарына (планга карата 58 процент) – бөртекле һәм кузаклы культуралар, 33,8 мең гектарына (68 процент) – шикәр чөгендере, 141,6 мең гектарына (71 процент) – көнбагыш, 4,3 мең гектарына (22 процент) кукуруз чәчелде.
Республикада гомум чәчүлек мәйданнары агымдагы елда 3,157 миллион гектар тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 100 мең гектарга күбрәк.
— Басу эшләрен җир өлгерү белән, апрельнең икенче яртысында ук башладык. Аерым алганда, 870 гектардагы уҗым культураларына һәм күпьеллык үләннәргә гектарына 150 килограмм исәбеннән азот ашламасы кертелде. Әйткәндәй, быел кар күп булды, шуңа да уҗымнар яхшы кышлаган һәм алар зур уңыш вәгъдә итә. Сабанашлык та мул уңыш белән сөендерер дип ышанабыз, — диде эшләр торышы белән таныштырып Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев. Хәер, язгы культураларның да фрунзелыларны мул уңыш белән сөендерәчәге шик тудырмый. Һәрхәлдә, алар моның өчен ныклы җирлек булдырган. Мәсәлән, язгы бодай 1100 гектарны биләсә, шуның 50 гектарына Башкортстан Фәнни-тикшеренү институтында җитештерелгән “Экада-70” элита сорты чәчеләчәк. Фәйрүз Заһретдин улы белдерүенчә, уңай шартлар тудырылганда мул уңыш бирүче әлеге сорт алдагы елларда хуҗалык буенча чәчеләчәк.
Гомумән, элиталы орлыкларга йөз тоту — хуҗалыкта өстенлекле юнәлеш. Мәсәлән, 91 гектардагы арпа басуын быел фәкать аның элиталы сорты гына биләячәк. Әлеге культурадан гектарыннан 50 центнерга кадәр уңыш алырга исәп тоталар. 450 гектарга шулай ук көнбагышның бары тик элиталы орлыгы гына чәчелгән. Башка культуралар орлыкларына да сүз тидерерлек түгел, тиешенчә эшкәртелгән һәм ашланган.
— Бөртеклеләрне бишәр чәчкеч таккан өч К-700 һәм ике ДТ-75 тракторлары чәчә. Техник культураларны чәчүгә исә МТЗ-82 тракторлары җәлеп ителгән. Эш ике сменада бара. Басу хезмәткәрләрен ашату елдагыча тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дәртләндерү чаралары каралган. Ай башындагы кебек дүрт көнлек озайлы яңгырлар аяк чалмаса, чәчүне 15 майга тәмамлаячакбыз, — диде Фәйрүз Галиев.
Хуҗалык җитәкчесе бу көннәрдә тәүлек әйләнәсенә диярлек басуда эшләүче уңган хезмәткәрләрне дә мактап телгә алды. Әйтик, җаваплы чорда куәтле техника — К-700 тракторларын алмаш-тилмәш Мөдәрис Сабитов, Флүз Сабитов, Дмитрий Тишин, Андрей Егоров, Юрий Иванов хезмәтләндерсә, культивацияләүдә Михаил Фадеев алдынгылык күрсәткән. ДТ-75 тракторында эшләүче Виталий Иванов һәм Алик Кантимеров та сынатмыйлар.
— Кәефләр көр. Район һәм хуҗалык җитәкчелеге хезмәт кешесе турында искиткеч зур хәстәрлек күрә. Ходай насыйп итеп, без буразналарга чәчкән орлыклар да хуҗалык-дәүләт бураларына зур уңыш белән әйләнеп кайтыр. Орлык сыйфатлы, техника яңа һәм төзек, җир ашланган — димәк, югары уңышка ирешү өчен барысы да бар, — ди алар бу җәһәттән.
Без дә юраганнар юш килсен дигән теләктә калыйк!