+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 Май 2016, 02:00

Беренче буразна ничек – алда да эш уң барсын!

Беренче буразна бәйрәменә Шаран районының “Агро-Марс” хуҗалыгы механизаторлары, белгечләре киләчәк уңышка зур өметләр баглап чыкты. Яңгырлар туктап, кояш күңелләрне иркәләгән бу көн чын-чыннан бәйрәмгә әверелде.

– Орлыклар югары класслы, минераль ашламалар кайтарттык, ягулык мәсьәләсе дә хәл ителгән, – диде хуҗалык җитәкчесе Рафаил Мусин.

Биредә җәмгысы 1200 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчеләчәк, шуның 500 гектарын бодай һәм шул ук күләмдә арпа, 200 гектарын карабодай биләячәк. Шикәр чөгендере белән кукуруз үстерү дә планлаштырылган.

Борынгы йола буенча, буразнага пешкән йомырка тәгәрәтелде, аларны дәррәү җыеп алып авыз иттеләр.

Буразна бәйрәменә имам-хатыйб Ринат хәзрәт килде. Ул якташларына вәгазь сөйләп, Коръән сүрә­ләре укыды, Аллаһыдан яхшы һава шартлары сорады, игенчеләрнең тырышып эшләвен теләде.

Механизатор Рәдис Нургалиев МТЗ-1523 тракторына өр-яңа СС-6 чәчкечен тагып басуга чыкты.

– 108 гектарлы басуга бодайның “Экада-70” элита сортын чәчәбез, – диде баш агроном Фирдәвис Зарипов. – Минераль ашлама да кертәбез, шуңа күрә яхшы уңыш үстереп алырбыз, дип ышанабыз.

Алдынгы механизаторларның берсе, Әфганстан сугышы ветераны Фәүзир Ханнанов язгы чәчүгә 25нче тапкыр чыга. Быел да күтәренке кәеф, көч-дәрт белән басуга чыккан ул.

– Безнең Чалмалы, Дүрмән авыллары халкы бик тырыш, эшчән, бердәм. Барлык тиешле агротехник чаралар төгәл үтәлә, – диде Фәүзир Ханнанов.

Бу көннәрдә басуларда эшләрнең кызган мәле­. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә таянып, эшне өлкәннәр фатыйхасы белән изге сәгатьтә башлаган басу уңганнарының чәчүне кыска вакытта тәмамлаячагына ышаныч зур.
Читайте нас: