Биредә язгы басу эшләренә 15 апрельдә үк керешсәләр дә, һава шартларына бәйле, ул шактый озакка сузылды. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, ниһаять, хуҗалык механизаторлары язгы чәчүне тәмамлау алдында тора.
Руслан Әюпов өчен Бүздәк җирендә хуҗалык җитәкчесе сыйфатында бу — беренче чәчү. Дәүләкән шәһәрендә туып, Аграр университетны тәмамлаган егет тармакта ярыйсы гына тәҗрибә туплаган. Әлшәй районының Аксен элеваторында, аннары биредәге “Колос” агрофирмасында, Уфа янындагы “Урал-агро” җәмгыятендә җитәкче вазыйфалар башкарган. Агымдагы елның февраленнән – “Башкирагроинвест”ның Бүздәк бүлеге идарәчесе. Гомумән, яшь булса да, җитәкчелек дилбегәсен кыю тота егет. Бу сыйфаты инде әтисеннән — Дәүләкән төбәгендәге күптәнге танышым, биредә КПСС район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, аннары Казангол тәҗрибә хуҗалыгы директоры булып эшләгән Сәрвәр Әюповтан киләдер. Очрашып-танышкач та яшь җитәкче, озак сүз куертып тормыйча, басуга алып китте. Барышлый ук эшләр торышы, чәчү барышы белән таныштырды:
— Хуҗалыкның сөренте мәйданы 15 мең гектардан артык, — ди ул. — Язгы чәчү шуның 12 мең гектарында башкарылачак. Уҗым культуралары быел 1800 гектар били, шуның 520 гектарына арыш чәчелгән, калганында — көзге бодай. Бу басулар тулысынча ашлама белән тукландырылды, һәр гектар 150 килограмм химик матдә алды.
Сүз дә юк, гаять зур эш күләме бит бу, мәйданнар ким дигәндә уртача өч хуҗалыкка торырлык. Әмма монда югары җитештерүчәнле заманча техникага исәп тоталар. Шундый агрегатларның берсе — “Citan-12000” чәчү комплексы — без килгән басуда эш башларга гына тора иде.
— Агрегат кичә генә кайтты, — ди баш агроном Радмир Вәлиев. — Көйләп-сынап карадык, күз тимәсен, әйбәт эшли. Чәчкечнең киңлеге 12 метр, җитештерүчәнлеге зур, димәк. Мондый агрегат сменага 100 гектар чәчәргә сәләтле.
Әлеге 183 гектарлы басуда хуҗалык өчен яңа төр мал азыгы культурасы — люпин үстермәкчеләр. Аксымга гаять бай культура бу, 38 процент тәшкил итә. Моңарчы төрдәш культуралардан нут үстереп караганнар. Хәзер аңа алмашка люпин килә, димәк. Чәчү комплексына идарә итү бай тәҗрибәле механизаторлар Иван Гришин һәм Заһит Таһировка тапшырылган. Орлык белән тәэмин итү — алдынгы шофер Рим Диникеев иңнәрендә.
Гомумән, “Башкирагроинвест” җәмгыятендә икьтисади яктан файдалы культуралар игүгә юнәлеш күптән алынган. Алар арасында беренче урында, әлбәттә, шикәр чөгендере тора. Быел ул 2830 гектарда үстереләчәк. Аны чәчү, нигездә, тәмамланган. Гомумән, биредә кыр эшләре тәүлек әйләнәсенә алып барыла, шуңа да эшне тиз тоталар. Моңа инде механизаторлар Илмир Зөбәеров, Фәдис Галәвиев, Фәйруз Моратов һәм Рим Әхмәев тырышлыгы белән ирешелә.
Бөртеклеләрдән иң зур мәйданнар арпа өлешенә туры килә. Соңгы елларда төбәктә эре дуңгызчылык комплекслары эшли башлау белән, мал азыгы буларак, бу культурага да ихтыяҗ сизелерлек артты. Шуны күздә тотып, быел арпа басуларын 2360 гектарга җиткергәннәр. Әлбәттә, мул уңышка исәп тоталар. Әлеге максатта минераль ашламалар нәтиҗәле кулланыла. Атап әйткәндә, бөртеклеләрнең һәр гектарына — 100, ә чөгендер плантацияләренең һәр гектарына 200шәр килограмм исәбеннән химик препаратлар кертелгән.
Чәчү эшләре белән беррәттән, үсентеләр күтәрелгән басуларны химик утау да оештырылган. Димәк, быелгы уңышка нигез ныклы салынган.