— Үлән никадәр генә калын булмасын, җәйләүгә чыкканнан соң ким дигәндә ике-өч атна малларны өстәмә тукландырудан өзәргә ярамый. Бу аларның физик торышында да, продуктлылыкта да фәкать уңай чагылыш таба, — дип аңлатты безгә Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Ә инде малларның көннәр җылыну белән җәйләүгә чыгарылуына килгәндә, моның да үз сере бар. Эш шунда: кайсыдыр хуҗалыклар уҗымнарны өстәмә тукландыруны да зур проблема санаса, фрунзелылар быел гына сатып алган үзйөрешле “Туман” техникасы ярдәмендә көтүлекләрне дә тырматып чыгу һәм өстәмә ашлау мөмкинлеге тапкан! Шуңа да биредә, башка территорияләрдән аермалы буларак, көтүлекләрдә үлән әле май башында ук калын һәм куе булып дәррәү күтәрелеп килә иде. Аңлашыла инде, иртә яздан шундый витаминлы азык белән сыйланган, печән һәм катнашазык рәвешендә өстәмә тукландыру да алган малларның продуктлылыгы да җәйләүгә чыккач тагын да күтәрелгән.
— Мондый үлән, гадәттә, июльдә генә була. Маллар чат ябышып ашый, лагерьга да туеп кайталар. Иң мөһиме — савучылар канәгать, җәйләүгә чыкканнан башлап, савым көннән-көн артуга таба бара, — ди бу уңайдан алдынгы көтүчеләр Рамил Майнуров һәм Айдар Насретдинов.
— Хуҗалыкта 1500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 500 савым сыеры асрала. Мәгълүм булуынча, “500 ферма” программасы кысаларында без узган елларда ике ферманы да нигездән төзекләндердек. Программа шартларына ярашлы, биш җәйге лагерьда да тиешле төзекләндерү эшләре үткәрелеп, сөтүткәргечләр һәм сөт суыткычлары урнаштырылды. Әлбәттә, бу яңалыклар да савымның артуына булышлык итә. Мәсәлән, узган елның шушы чоры күрсәткечләре белән чагыштырганда, хуҗалык буенча һәр сыердан көнлек савым ике килограммга артты. Әле без ай саен 1,8 миллион сумлык сөт сатабыз. Мул сөт чорында бу күрсәткеч узган еллардагы 2 миллион сум үрен дә узып китәр дигән ышанычта торабыз, — диде, терлекчелек тармагында эшләр торышы белән таныштырып, Фәйруз Заһретдин улы.
Рәис терлекчелек тармагын алга әйдәүче бер төркем фидакарьләрне дә мактап телгә алды.
— Малларның югары продуктлылыгы, тәү чиратта, Рәсим Йосыпов, Тимергази Сәгъдиев, Фәрит Фәйзуллин, Михаил Никифоров, Сергей Чекмасов кебек алдынгы терлекчеләр көче белән тәэмин ителсә, савым күрсәткечләре буенча Зәйтүнә Әһлиуллина, Гөлнур Мортазина, Минзәлә Әһлиуллина, Татьяна Манзурова һәм Гөлчәчәк Иванова әйдәп баралар. Хуҗалык йөген мондый фидакарьләр җигелеп тартканда рекордлы күрсәткечләргә ирешәчәгебезгә өмет зур, — диде, киләчәккә якты караш ташлап, Фәйруз Галиев.
Терлекчелек тармагын яңа үсеш баскычына чыгару мөмкинлеге биргән “500 ферма” программасы, башка дәүләт ярдәме өчен дә республика, район җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле хуҗалык рәисе. Шул ук вакытта фрунзелылар үзләре дә, дәүләттән генә өмет итеп кул кушырып утырмый. Үзләрендә гыйльми лаборатория булдырып, тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкән хуҗалыкта үз көчләре исәбенә быел бозаулату фермасын һәм бозау абзарын нигездән төзекләндерү максатын куйганнар. Әлеге юнәлештә эш җәелдерелгән дә инде. Кыскасы, бу көннәрдә алдынгы хуҗалыкта һәр тармакта эш кайный.